Патшабикә кануннары

(хикәя)

Җәйге ялларда Әшнәк мәктәбе укытучылары,
дөньяның җәннәттәй кыйтгаларына барып, диңгездә коенып, ял итеп кайттылар. Сентябрь башында, ярыша-ярыша, хатирәләрен барладылар, якыннарына чит ил күчтәнәчләре бүләк итттеләр, фоторәсемнәрен күрсәтеп мактандылар… Моның ни гаҗәбе бар инде диярсез. Бөтен бәла шуннан килеп чыкты да инде!

Мәктәп директоры Энҗе Фарисовна иң текә илләргә сәяхәт кылырга ияләшеп китте. Шул сәяхәтләреннән соң мәктәптә кәмитләр башлана: барган илендәге гореф-гадәтләрне мәктәпкә кертергә тотына. Беренче мәлләрдә бу бик тә кызык булып тоелды, ләкин директорның йөрүе ешайды, мәктәптәге «кануннар» ел фасылларыннан да ешрак алмашынырга тотынды. Укучылар гына түгел, укытучылар да директорның бу гадәтеннән шүрли башлады, тик директор кадәр директорга кем каршы сүз әйтсен, ди!

Менә бу җәйдә хөрмәтле вә гыйззәтле директор Бөекбританиягә барган. Инде 1 сентябрьгә үк патшабикәләр сыман башына эшләпә киеп килгәнен күргәч, мәктәптәгеләр, эчтән генә «күрәселәр бар икән» дип, авыр сулап куйды… Беренче тантаналы линейкада, укытучы ханымнарга эшләпәләр таратып, яңа кануннарны җиткерергә ашыкты:

– Бу җәйдә гаҗәеп тә бай тарихлы Бөекбритания илендә булырга туры килде. Алардагы тәртипкә сок-
ланып туймаслык. Патшабикә Елизаветаның тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен җентекләп өйрәнә башладым менә. Безнең менталитет белән уртак яклары да шактый икән, шуңа да мәктәбебезгә яңа кануннар кертергә булдым. Бу сезнең укуыгызга да, эшегезгә дә һич кенә комачауламаячак!

Шушы көннән башлап мәктәп «патшабикә кануннары» буенча яши башлады. Белем йортында сәясәт, җитәкчелек турында бер генә тискәре сүз дә, хәтта фикер алышу да булырга тиеш түгел. Моның өчен яхшы гына штраф каралган. Штраф дигәне дә юк-бар гына түгел: 45 минут урынына сәгать ярымлык дәресләр. Аңлагансыздыр, бу штраф укучыларның гына түгел, укытучыларның да кәефен төшерде. Бер кеше кагыйдәне боза калса, бөтен мәктәп белән «штраф түлисе». Мәктәптә тынлык урнашты: авызлар ашаганда һәм дәрес вакытында гына ачыла башлады.

Селфи дигәннәрен онытырга, тыйнак дресс-код буенча киенергә боерылды. Бернинди көндәлек кием дә булырга тиеш түгел, хәтта кышкы зәмһәрир суык көннәрдә дә шәл уранып йөрү, свитер кию-
ләрне оныттылар. Бөтен укучыларга да бер төрле костюм-формалар тектерделәр, укытучыларның да килеш-килбәтен энәсеннән җебенә кадәр билгеләп куйдылар.

Бер-береңә карата кушамат яки исемне бозып әйтүне тыюлары аеруча кыен булды: гомер буе Чикерткә, Пәрәмәч, Озын колак һ.б. дип кенә йөртсеннәр дә, кинәт кенә исемең белән дәшә башласыннар, ди. Әнә җиденчеләрнең ачык авыз Шәмсие бер көндә ун тапкыр әлеге кагыйдәне бозды: бөтен мәктәп аның аркасында кичкә чаклы дәрес укыды.

Һәрьяклап камилләшү максаты белән мәктәптәгеләр биюгә йөри, күпләп китап укый, конференция-
ләрдә чыгыш ясый башлады. Атна саен һәр пункт буенча баллар куела, берсен булса да узмыйсың икән – штрафны көт тә тор!

Иң кызыгы: көтмәгәндә, мәктәптә бәрәңге, дөге, макарон ашауны бетерделәр. Имеш, патшабикәләр аларны ашамый икән. Алтмыш укучының ел буе кишер суырып утыра алмавын аңлагач, әлеге канун гамәлдән чыгарылды чыгарылуын. Анысын да зурлап җыелыш җыеп, куллар күтәрттереп, дәлилләр китереп хәл иттеләр. Канун Бөекбританиянең үзендә кабул ителде, диярсең.

Инде мондый «ярамыйлар»дан тәмам туйганнан соң, җиденче сыйныфлар бер бик тә яхшы план корды. Сыйныфны өлгереш ягыннан һаман артка өстери торган Шәмсинең әнисе Хәнифә апаның бөтен укытучыларны дер селкетә торган бик тә яхшы гадәте бар. Тотарга да үзенә төшеп хәлне аңлатырга кирәк: РОНОга да яза, министрлыкка да чыга бит ул.

Яңа кануннарның кырыслыгын, аеруча штрафның ни дәрәҗәдә катгый булуын җиткерсәләр дә, Хәнифә апа өметләрне акламады:

– Әзрәк тәртипкә өйрәнерсез, сезгә сәгать ярым түгел, бер дәресне биш сәгать укытсаң да, файдасы юк, – дип, бөтенесен куып чыгарды.

Икенче көнне әлеге әләк турында бөтен мәктәп белә иде. Бер ай буе тагы уптым илаһи «штраф түләделәр».

Шундый катгый кануннарга уфылдап яшәгән бер көндә директорның мәктәптән китәчәге турында сүз йөри башлады.

– Әнә завуч үзе сорады кайчан китәсез дип. Энҗе Фарисовна икенче атна башында диде. Кәефе дә бик юк иде бугай. Бәлки, берәрсе аның өстеннән, ниһаять, шикаять язгандыр, – дип классташлары
белән бүлешергә ашыкты бөтен мәгълүматтан хәбәрдар булган Алия.

Атна буе директор мәктәптә күренмәде, укытучылар да кача-поса нидер турында чыш-пыш килделәр. Мәктәпкә тиздән Казаннан кешеләр килә дигән хәбәр килеп иреште. Мөгаен, Хәнифә апаның кулыдыр бу дип сөенде җиденчеләр.

Икенче көнне иртәдән үк бөтен мәктәпне линейкага җыйдылар. Сәбәбе дә юк түгел: министр килгән. Ислемайлары минут эчендә мәктәпнең һәр почмагына сеңеп өлгергән министр сүзне кыска тотты:

– Җәмәгать! Сездән дә бәхетле кешеләр юк: директорыгыз ике-өч ай эчендә мәктәбегезне рес-
публикада иң яхшысы итеп танытты. Авыл мәктәбенең күрсәткечләре иң текә шәһәр уку йортларын да узып китте. Өлгереш тә, тәртип тә, төрле яклап үсеш тә – бөтенесе дә шаккатырлык. Әнә, бер укучыгызның әнисе, Хәнифә ханым бугай, мактап хат та язып җибәргән. Улым бер ай эчендә тәртәгә керде, дигән. Озын сүзнең кыс-
касы, директорыгызның кадерен белегез, ә без исә аны министрлык исәбеннән махсус квалификация үстерү курсларына Сингапурга җибәрәбез. Президент үзе грант бирергә кушты.

Укучыларның колагына «Сингапур» сүзе керү белән, дөньялары туктап калгандай булды.

Линейка тәмамлану белән, җиденчеләр дәрескә информатика кабинетына йөгерде. Компьютерны су урынына эчә торган Айдар ике минут эчендә Сингапур илендәге үзгә кагыйдәләрне җыйды да сыйныфташларын «сөендерергә» ашыкты:

– Җиргә төкергәнгә – штраф, җәмәгать урыннарында тартканга – штраф, чүп ыргытканга – штраф, гөлгә су сипкәндә чынаягында су калса – штраф, сагыз чәйнәгәнгә – штраф, туалетта су агызмаганга штраф…. – бу исемлекнең ахыры күренми иде. Җәй көне дә укыту программалары кертелә (димәк, каникул дигәннәрне онытырга туры килмәгәе), мәктәпләрдә укытучылар хәтта әти-әниең кебек «каеш ысулы»н куллана ала икән…

Шул рәвешле, патшабикә кануннарына тәмам ияләшеп беткәч кенә, м

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.