Педагог исемен алу өчен көрәшүче мәктәп

Берәүгә дә сер түгел, мәктәпкә мәгариф идарәсеннән киләләр дигән хәбәр килеп ирешсә, андагы хәрәкәт үзеннән-үзе «бөтен җирдә тәртип булырлык итеп» тизлеген арттырып ала. Ә менә Әгерҗе районының 4 нче урта мәктәбе коллективына бу яктан тыныч, миңа калса. Юк, иң ерак мәктәпләрнең берсе булган өчен түгел, киресенчә, район мәгариф идарәсе белән ут күршеләр булып, бер түбә астында эшли алар.

Ягъни тәүлек буе бөтенесенең күз уңында бу мәктәп. Бер үк вакытта районда финанс грамоталылыгы буенча Ресурс үзәге булып тора икән әле ул. 2006 елдан бирле гуманитар юнәлештә белем бирүче мәктәптә бүген 686 укучы белем ала һәм укыту бер сменада алып барыла. «Кабинетларыбыз да, педагогик белемле укытучыларыбыз да җитеш. Аларның 65 проценты югары һәм беренче квалификация категориясенә ия. Укыту, нигездә, рус телендә барса да, һәр параллель классның берсендә укытуда – татар теленә, тәрбиядә татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруга күбрәк игътибар бирелә», – дип сөйләделәр безгә укытучылар үзләре.

– Бердәм дәүләт имтиханнары буенча да күрсәткечләре начар түгел. Укучылары рус теленнән уртача – 74, математикадан – 68, сайланган предметтан 70–80 балл җыялар, – дип, мәгариф идарәсе җитәкчесе дә аларны мактап алды.

Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллинаның мәктәпнең эшчәнлеген мактап торуы күрше булган өчен генә түгел, мөгаен. Моннан 14 ел элек әлеге коллективка директор урынбасары буларак килеп, хәзер директор вазифасына җигелгән Надежда Витальевна Тимирашева районның иң яхшы мәктәп директорларыннан берсе санала.

– Надежда Витальевна – хезмәт хокукларының бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче директор. Ул үз тирәсендә югары нәтиҗәгә, уңышка омтылучы коллектив туплады, – дип башлады үзенең сүзен коллектив белән якыннанрак таныштыруны Вәсилә Гарәфетдиновна. – Башлангыч классларда төпле, көчле укытучылар булу үзен нык сиздерә, чөнки баланың алдагы уңышларына шул чакта алган белем нигез булып тора. Элек тимер юл мәктәбе булганлыктан, алар үзләренең тарихи традицияләрен дә саклап киләләр. Бу уку йорты турында әти-әниләрдән даими рәвештә яхшы сүзләр генә ишетеп торабыз.

ПСИХОЛОГИК ҮЗӘК – КИРӘК ШӘЙ

Әлеге уку йорты базасында 2019 елдан психология хезмәте эшләп килә. Биредәге белгечләр, шушы мәктәп кысаларында гына чикләнмичә, килгән заявкалар нигезендә бала саны җитмәгәнлектән штатларында психолог, логопед, дефектолог булмаган авыл мәктәпләренә дә йөреп хезмәт күрсәтә.

– Безнең үзәк укытучыларны балалар белән аларның психологик үзенчәлекләрен искә алып эш итәргә өйрәтә, ата-ана – бала – укытучы өчпочмагындагы аңлашуны җайга салырга ярдәм итә, – ди беренче булып сүз башлаган психолог Наталья Сергеевна Затулина. Аның сүзләрен коллегасы Самарцева Галина Александровна да ныгыта:

– Безнең консультацияләр, практик шөгыльләр ата-аналардагы авторитаризмны җиңәргә булыша. Әйләнә-тирә дөньяга бала күзлегеннән карарга өйрәнсәң, кечкенә кешенең күңелен тизрәк аңларга була, дип аңлатабыз. Балага үз «тиңеңә» караган кебек карау, аны башка балалар белән чагыштырырга ярамаганлыгын аңлау, йөрәк парәңнең көчле һәм йомшак якларын күрә алу – болар барысы да ата-ана белән бала арасында очрый торган каршылыкларны җиңүгә юл булып тора.

– Баласы язмышы өчен борчылып, ярдәм сорап килгән ата-аналар булган кебек, безгә «өйдәгеләр мине ишетергә теләми» дип үз проблемасы белән ишек шакучы балалар да була. Ни кызганыч, тулы булмаган гаиләләрдә, яки ике ата, яки ике анадан туган балалар үскән семьяларда аңлашылмаучылыклар аеруча еш килеп чыга, – дип кушыла аларга мәктәп директоры. – Үз психологыбыз Наталья Фәритовна Серебрянникова һәм шушы үзәк психологлары белән бергәләп, барлык конфликтларны уңай чишәргә тырышабыз.

Надежда Витальевнаның мәктәптә психология хезмәтенә аерым игътибар бирүе гаҗәп тә түгел.Ул үзе тарих укытучысы белгечлеген Бирск социаль педагогика академиясендә алган. Шуңа күрә монда балалар һәм ата-аналарга психологик ярдәм коры сүзгә генә корылмаган. Мәктәптә психологик үзәк өчен берничә кабинет бирелгән. Анда коры бассейн, максатчан тренажёрлар, зур экранда тест рәвешендә бирелә торган кызыклы биремнәр, уеннар, пазллар… Телисең икән креслога ятып талгын музыка тыңла – менә дигән релаксация! Дәрес барышында үзләре ясаган рәсемнәрне күргәзмә сыйфатында диварларда күрү балаларда булган иҗади күәсне тагын да камилләштерергә, үз-үзләренә ышанычны арттырырга ярдәм итүе шулай ук бәхәссез. Нинди генә чаралар уйлап тапмыйлар биредә. Түгәрәк өстәлләр, тренинглар, практик дәресләр, төрле иҗтимагый һәм рәсми структура вәкилләрен чакырып уздырыла торган семинарлар – боларның барысы да бер максат – психологик ярдәм күрсәтүне нәтиҗәле итүне күздә тотып башкарыла торган гамәлләр.

Ә бу ярдәмнең район буйлап ни рәвешле таралуын диварга эленгән карта сөйләп тора. Анда кызыл тамга белән билгеләнгән торак пунктларның саны ике дистәдән дә артып китә, димәк, үзәк психологлары шулкадәр авыл мәктәбендә булып, андагы психологик фон белән танышырга, кирәк булганда, булышыр-
га өлгергәннәр. Виталия Сергеевна Затулинаның бер фикере аеруча күңелгә тиде. Кайбер чакта без баланың нигәдер киреләнүен, нәрсәнедер эшләргә теләмәвен балалык капризы гына дип кабул итәбез. Ә ул әнә ничек сөйли:

– Безгә килгән балалар арасында физик яктан сәламәтлекләре чикле булганнары да, ниндидер психологик чикләнгәнлеккә юлыкканнары да бар. Куркудан, депрессиядән котылу, эмоциональ кәефне яхшырту өчен төрле күнегүләр эшлибез, әкият, ком, арт-терапияләре кулланабыз. Коры бассейнның да файдасы әйтеп бетергесез. Бервакыт караңгы бүлмәдә үзе генә йокларга курка торган бер баланы алып килделәр. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә кечкенә чакта караңгылыктан, күләгәдән курка идем. Шуңа күрә дә андый җиргә мине һәрвакыт әти алып керде. Үсә төшкәч, үзем моңа әллә ни игътибар итмәсәм дә, барыбер башка кереп калган бит. Олыгайгач та, мин караңгы бүлмәгә кермәс булдым. Әлеге баланы сабый чакта «аң астында» барлыкка килгән шул куркудан коткару өчен аның белән шулкадәр тырышып эшләдем, нәтиҗәдә ул гына түгел, үзем дә балачактан килгән «йөктән» арындым.

Чыгарылыш имтиханнары алдыннан укучыларда тупланган эмоциональ киеренкелекне йомшарту аеруча мөһим. Нәкъ шул чорда мәктәпләрдән чакырулар еш килә икән. Үзәк психологлары мондый ярдәмнең БДИ алдыннан һәркемгә кирәклеген аңлап, аудитория алдында чыгыш ясыйлар. Ерак авыллардагы укучылар һәм адаптацияле программа буенча укучылар белән Zoom аша эшлиләр.

СОЛДАТ ИСЕМЕ БЕЛӘН РУХЛАНЫП

4 нче мәктәпкә аяк баскан һәркем аның диварындагы мемориал тактага игътибар итә. Ул канлы сугыш юлларын узып, Берлинга кадәр барып җиткән һәм Рейхстагта үз куллары белән язып, исемен калдырган гади совет солдаты – 1970 елдан Әгерҗе шәһәрендә яшәгән Геннадий Яковлевич Неупокоев истәлегенә куелган. Ул вакытта интернат саналган бу бинада ул директор урынбасары булып эшләгән. 2015 елдан Гомумроссия халык фронты оештырган «Мәктәпкә Герой исеме» проектында катнашкан 4 нче мәктәп коллективы үзләренең уку йортына Г.Я.Неупокоев исемен бирү инициативасы белән чыккан. Коллектив шул максаты белән бер яктан укучылар арасында хәрби-патриотик тәрбия рухын күтәрү максатын куйса, икенче яктан аның уе укучылар арасында педагог һөнәрен популярлаштыру булган. Аяныч, ул чакта коллектив теләге тормышка ашмый калган. Геннадий Яковлевич Неупокоевның исеме мәктәпкә рәсми рәвештә бирелмәсә дә, биредә һәркем аны үзе өчен Герой итеп таный. Ел саен май аенда аңа багышланган класс сәгатьләре уза, гади солдатның батырлыклары турында иншалар языла, шигырь бәйгеләре уздырыла. Укучылар, туганнары белән элемтәдә торып, солдат һәм педагог Неупокоев, аның сугышчан дуслары турында материаллар туплыйлар.

– Мәктәпнең укытучылары да, укучылары да актив. 2020 елда җиде укучыбыз Россия Президентының «Россия – зур мөмкинлекләр иле» проекты кысаларында узган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнашты. Шулар арасыннан Никита Филиппов финалга чыгып, 200 мең сумлык грант отты. 2021 елда ул тагын җиңүгә ирешеп, 1 млн сумлык грантка лаек дип табылды, – дип, чын горурлык белән сөйли Надежда Витальевна. Егетләрнең күбесе максатчан юллама белән Мәскәү тимер юл транспорты университетына укырга китә икән.

ЭЛЕККЕ ТӘҖРИБӘГӘ КАЙТУ

– Педагог өчен куанычлы хәл, әлбәттә. Әмма горурлык ике яклы шул ул. Бер яктан, педагогик коллектив үзләре белем биреп чыгарган укучыларның бишесеннән дүртесе Алабуга, Ижевск, Чаллы, Казан, Мәскәү вузларында укырга керүләренә куанса, икенче яктан, аларның күбесе Әгерҗегә эшкә кайтмавын уйлап, чын күңелдән көенә.

– Мәктәптә укытучыларның җитмәве аларны да борчый бит. Нәрсә эшләргә соң?

– Мин бу мәктәпкә эшкә килгәндә биредә педагогик класс бар иде. Хәзер кабат шул тәҗрибәгә әйләнеп кайтырга уйлыйбыз, – ди Надежда Витальевна Тимирашева. – Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының һәр районда педкласслар ачу турындагы йөкләмәсен үтәүгә киләсе уку елыннан ныклап тотыначакбыз.
Кем әйтмешли, «суда батучының котылуы – батучының үз кулында».

Расиха ФАИЗОВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.