Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогия  уку йортларын төзекләндерүгә 10 миллиард сум биреләчәк

Педагогия уку йортларын  төзекләндерү һәм  техник яктан җиһазлау мөһим  мәсьәлә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин  Федераль Җыенга  еллык юлламасында  белдерде....

Педагогия уку йортларын  төзекләндерү һәм  техник яктан җиһазлау мөһим  мәсьәлә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин  Федераль Җыенга  еллык юлламасында  белдерде. Алдагы ике елда  бу максатларда бюджеттан өстәмә рәвештә 10 миллиард сум   акча бүлеп биреләчәк. Ил күләмендә караганда, бу акчаның азмы-күпме икәнен, әлеге юнәлештә башкарылган эшләр төгәлләнгәч кенә әйтеп булачак. 
Үз чиратында Россия хөкүмәте педагогия югары уку йортларының матди базасын ныгытуга, киң профильле укытучы кадрлар әзерләп чыгаруга  җитди игътибар бирергә тиеш. Президентның бу мәсьәләгә игътибар юнәлтүе очраклы түгел, ул Россиянең киләчәген мәктәпләрдә нинди педагогик  белгечләр эшләвенә бәйле рәвештә карый.
Бу уңайдан республикабыздагы педагогия уку йортларының да яңартуга, матди базасын  ныгытуга мохтаҗлыгы барлыгын билгеләп үтәргә кирәк. 
                                                                                          Альберт ЗАҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ