Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрәчтән бәйрәм котлавы

Хәерле көн, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре! Сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә һәм шәхси тормышыгызда зур уңышлар телим. Сезне барыгызны да Укытучылар һәм остазлар елы белән дә ко...

Хәерле көн, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре! Сезне «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә һәм шәхси тормышыгызда зур уңышлар телим. Сезне барыгызны да Укытучылар һәм остазлар елы белән дә котлыйм. Чынлап та, сезнең коллектив бик күп еллар инде укытучыларның остазы булып тора. Без, укытучылар, шундый мәгариф басмасы булуы һәм анда эшләүче мәгариф хезмәткәрләре белән горурланабыз.
Рәхмәт сезгә мәгарифтәге эшчәнлегегезгә,
Рәхмәт сезгә методик ярдәмегезгә.
Горурланырлык шәхесләр күп «Мәгариф»тә,
Таратасыз педагогик тәҗрибәне, яңалыкны безгә.
Тән саулыгы,
Көч рухлыгы,
Бәхет-шатлык,
Тыныч күңел,
Зур уңышлар
Телим сезгә.
Мине 12  майда булып үткән авыл укытучылары форумына чакыруыгызга бик зур рәхмәт.
Бик тә файдалы, гомеремә истә калырлык чара булды ул. Мин бу чарада катнашуым белән бик тә бәхетле.
Сезгә эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар теләп,
Вәфия КӘРИМУЛЛИНА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ