Рүзәл Юсупов: «Әдәби телебезгә ревизия ясыйсы юк»

Казан шәһәре Идел буенда яшәгән милләтләр өчен элек-электән мәгърифәт учагы булган. Мондагы фән һәм мәгариф алгарышын ХIX гасыр башында ачылган Казан университеты югары дәрәҗәгә күтәрә. Соңрак университет йогынтысында һәм аның ярдәме белән оештырылган башка югары уку йортлары галимнәре Россия фәнен яңа биеклекләргә күтәрәләр. Элгәрерәк йөз еллыкларда төрки-татар филологиясен үстерү проблемасын алсак, анда һәркемгә таныш И.С.Хәлфин, А.К.Казембәк, К. Насыйри, Н.Ф.Катанов, В.В.Радлов һәм башка фамилияләрне очратырбыз. Ә менә XX гасырда фәннең бу өлкәсенә инде милләттәшләребез күпләп килә: Җ.Вәлиди, М.Фәйзуллин, Г.Алпаров, М.Корбангалиев, Г.Шәрәф… Соңрак аларның эшен дәвам иттерүчеләр арасында Татарстан Фәннәр академиясе һәм чит ил академияләренең академигы, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов та бар. Остазы Мирфатыйх Зәкиевтән соң күп еллар Казан дәүләт педагогия институтын җитәкләгән Рүзәл Абдуллаҗан улы – укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыручы гына түгел, икетеллелек өлкәсендә зур галим, тәрҗемә һәм сөйләм культурасы өлкәләренә караган күпсанлы монографияләр, фәнни-популяр хезмәтләр, дәреслек, кулланма, программалар һәм мәкаләләр авторы да. Аның соңгы елларда басылып чыккан гыйльми-популяр китаплары, журналистикадагы активлыгы, радио һәм телевидениедәге ялкынлы чыгышлары, татарча һәм русча газеталардагы күпсанлы мәкаләләре туган телебезне саклау һәм үстерүгә, милләтнең киләчәгенә карый.

Бу күренекле галим һәм күркәм шәхеснең биографиясе белән танышсаң, анда гыйбрәтле, үрнәк алырлык вакыйгаларга һәм күп игелекле гамәлләргә тап буласың. Язмыш Рүзәлгә җиңел тормыш әзерләп куймаган. Булачак галим һәм җәмәгать эшлеклесенең бала чагы Татарстанның Әтнә районындагы Кышкар авылындагы ишле гаиләдә уза. Бөек Ватан сугышы алдыннан туган бик күп яшьтәшләре кебек, аңа да тормышның ачысын-төчесен, авыр крестьян хезмәтен кечкенәдән үк татырга туры килә: биш малайлы гаиләдәге уртанчы уллары Рүзәл әнисе Лотфикамал апаның төп терәге була, өй эшләренең күбесе аның җилкәсенә төшә.

Укырга омтылышы кече яшьтән үк ифрат зур булганга, Рүзәл яшьтәшләреннән бер ел иртәрәк мәктәпкә йөри башлый. «Сабый гына әле, күңеле тиз сүрелер», – дип көткән олылар, аның һәрвакыт «бишле» билгеләренә генә укуын, мәктәпкә бик дәртләнеп йөрүен күреп гаҗәпләнәләр. Җиденче сыйныфны «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган Рүзәл Казан кооперация техникумына укырга керә. Өч елдан аны, унҗиде яше дә тулмаган егетне, Курган өлкәсендәге Усть-Уйка районына товаровед итеп эшкә җибәрәләр. Анда күргән кыенлыклар аның күңелендә нык уелып калган. Армиягә алынгач, Рүзәл Памир тауларында чик сакчысы гаскәрләрендә хезмәт итә. Бу чор аның өчен зур чыныгу мәктәбе була. Татар мәктәбендә укып үскән егетне рус телендә урта махсус белем алу, аннан соң чит җирләрдә эшләү, өч елга сузылган хәрби хезмәт төптән уйлап эшләргә өйрәтә. Шул тынгысыз өч елда Татарстан улы катгый карарга килә: Казанга кайтып, югары белем алырга, үз халкына, Ватанына файдалы гамәлләр кылырга. Педагогия институтына укырга керү бәхетенә ирешкәч, «бишле» билгеләренә генә уку өстенә, егет башы-аягы белән җәмәгать эшләренә чума. Ленин стипендиясе алып укучы Юсуповны тарих-филология факультетының комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куялар.

Индивидуаль план буенча укып, бишьеллык уку йортын дүрт елда кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгечне башта радиога тәрҗемәче итеп, аннары Казан телевидениесенә редактор итеп эшкә алалар. Анда берничә ел эшләгәннән соң, Рүзәл Абдуллаҗан улы Казан дәүләт педагогия институтының ул чактагы ректоры, профессор Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә диссертация язу өчен аспирантурага укырга керә. Башта фән кандидаты, соңрак филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәләр ала. Докторлык диссертациясен ул Мәскәүдә, СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтында яклый. Оппонентлары академиклар М. Шанский, Ә. Тенишев һәм башка мәшһүр галимнәр була. Рүзәл, югары уку йорты укытучысының барлык үсеш баскычларын үтеп, аспирант, докторант, ассистенттан алып профессорга кадәр үсә, кафедра мөдире, декан һәм 17 ел буе шушы уку йортында ректор булып эшли.

Р.А. Юсупов җитәкчелек иткән елларда Казан пединституты зур үзгәрешләр кичерә: аның матди-техник базасы ныгытыла, уку-укыту процессының сыйфаты күтәрелә, факультетлар, кафедралар, фән докторлары һәм профессорлар саны бермә-бер арта, заман таләп иткән яңа белгечлекләр ачыла, уку планнары да фән-техника казанышларына җавап бирердәй итеп үзгәртелә.

Узган гасырның 80–90 нчы елларын Казан педагогия институты (хәзер ул Казан федераль университеты составында) тарихында яңарыш чоры дип атарга мөмкин. Бу елларда, булачак белгечләрнең белемнәрен яңа дәрәҗәгә күтәрү, алдынгы халыкара тәҗрибәне үзләштерү максатыннан, АКШ, Англия, Германия, Франция, Кытай, Төркия һәм башка илләр белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырыла. Бу бигрәк тә 1996 елда, Россиядә беренчеләрдән булып, Казан педагогия институтының университет статусын алуына да бәйле. Хәер, уку йортының халыкара дәрәҗәдәге эш тәҗрибәсе аңа кадәр дә була инде. Бөек Ватан сугышыннан соң биредә берничә ел буена социалистик илләрдән килгән студентлар укый. Шул 90 нчы елларда ректор тырышлыгы белән югарырак баскычка күтәрелә. Аралашып эшләү, уку һәм укыту процессы берничә юнәлештә башкарыла. Шуларның кайберләренә генә тукталып китик.

Вузның Россиядә абруйлы саналган чит телләр факультетында, традицион рәвештә укытылып килгән инглиз, немец, француз телләренә өстәп, испан, төрек, гарәп, кытай, япон, һинд, фарсы телләре укытыла башлый. Аларны яхшы итеп өйрәтү өчен, чит илләрдән укытучылар чакыртыла һәм, студентларның белемнәрен ныгыту максатында, аларны шул илләргә стажировкага җибәрү тәртибе кертелә. Бу система буенча эшләү уңай нәтиҗәләргә китерә: чит телләр өйрәнүче студентлар югары сыйфатлы белгечләр булып әзерләнә. Аларны үзебездә дә, чит илләрдә дә бишкуллап эшкә алалар. 1996 елда Рүзәл Абдуллаҗан улы, Кытай Халык Республикасы Гуанси провинциясенең Гуйлинь педуниверситеты җитәкчелеге чакыруы буенча барып, Казан педуниверситеты өчен әһәмиятле килешү төзеп кайта. Шуннан соң, илебездә беренчеләрдән булып, вузның барлык факультетларында да яшь буынга белем һәм тәрбия бирәчәк укытучыларга музыка һәм хореография өйрәтелә башлый. Ул эшне махсус төзелгән музыка тәрбиясе нигезләре һәм хореография кафедралары башкара.

Университетның рус филологиясе факультетында, махсус кафедра ачып, әзерлек курсларында чит ил студентларын рус теленә өйрәтү эше башлана. Бу гамәл дә уңай нәтиҗәләрен бирә: чит ил студентлары рус теленнән төпле белем алгач, Татарстанның башка уку йортларына укырга керәләр.

Ул чорда барлыкка килгән тагын бер үзенчәлекле юнәлешне әйтми булмый: булачак укытучыларның алдынгы илләр мәгарифендәге уңай тәҗрибәне үзләштерүләрен максат итеп, аларның чит илләрдә стажировка узу тәртибе җайга салына. Үзе икетеллелек өлкәсендәге белгеч буларак, Рүзәл Юсупов узган гасырның 90 нчы ел урталарыннан башлап, югары белемле милли кадрлар әзерләү тарихында беренче тапкыр буларак, ике дәүләт телендә эшли алырдай укытучылар әзерләүне дә башлап җибәрә. Бераз тукталып торганнан соң, моңа хәзер кабат әйләнеп кайттылар.

Һич икеләнмичә әйтергә була, Рүзәл Абдуллаҗан улы җитәкчелек иткән елларда педагогия вузының дәрәҗәсе дә, аның ректорының абруе да искиткеч зур иде. Шуңа күрә дә күпчелек милләттәшләребез яшәгән институт төбәгендәге округтан Р. А. Юсуповның Югары Совет депутаты итеп сайлануына гаҗәпләнерлек түгел. Ул бит халык тавышы еракларга яңгырый торган 90 нчы еллар иде. Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турында Декларация әзерләү һәм кабул итүдә, башка милләтпәрвәр депутатлар белән рәттән, ул да башлап йөрүчеләр сафында булды. 1992 елда республика парламенты «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» закон кабул итте. Аны эшләүдә һәм тормышка ашыруда Рүзәл Юсупов, Дәүләт Советының комитеты рәисе буларак, аеруча зур тырышлык күрсәтте. Аңа сессия утырышында депутатлар каршында төп доклад белән ул чыгарга да, аны тормышка ашыруда гамәли эшләр башкарырга да туры килде. Шушы вакытта Казан педагогия университетында ректор Рүзәл Юсупов инициативасы белән, кабул ителгән законны тормышка ашыру йөзеннән, чуваш халкы белән дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, чуваш яшьләренә туган телләрен укытуда ярдәм итү максатында рус филологиясе факультетында чуваш теле һәм әдәбияты бүлеге ачылып, анда чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү эше башланды.

Мәгълүм булганча, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип игълан ителде. Дуслык төшенчәсенең мәгънәсе күптөрле. Татарстан Республикасында аның матур үрнәкләрен табып була. Бүгенге вазгыятьне исәпкә алганда, узган гасыр ахырында Рүзәл Юсупов һәм аның тарафдарлары нигез салган эшләрнең әһәмияте бәхәссез.

Рүзәл Юсуповның бәрәкәтле гамәлләре хәзер дә төрле юнәлешләрдә дәвам итә. Иҗтимагый-сәяси өлкәдә ул – Татарстанны республика буларак саклап калу, икетеллелекне үстерү, милләтне яклауда үз сүзен кыю һәм кистереп әйтә торган аксакал. Моның өчен аның белеме дә, абруе да җитәрлек. Профессор Р.А. Юсуповны чит илләрдә халыкара багланышлар, милләтләр дуслыгын ныгытуга караган эшләре буенча таныйлар. Халыкара конференцияләрдә һәм симпозиумнарда катнашып ясаган күпсанлы докладлары да Җир йөзендәге милләтләрнең үзара килешеп, аралашып яшәүләрен алга сөрергә ярдәм итә. Аңа фән, мәгариф, җитәкчелек һәм җәмәгать эшләрендә күрсәткән казанышлары өчен, 1997 елда Американың халыкара биография институты һәм Англиянең Кембридж халыкара биография институты тарафыннан «Ел кешесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Академик Р.А Юсуповның фәнни-методик эшләренең күбесе телебезне өйрәнү һәм өйрәтүгә, яклау һәм саклауга, аның сафлыгын-чисталыгын үстерүгә багышлаган булуы белән бүгенге көнебез өчен әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Аның андый хезмәтләре исә бик күп һәм саллы. Рүзәл Юсупов – гыйльми, фәнни-популяр, лингводидактика, публицистика юнәлешләрендә иҗат ителгән 800 дән артык (шуларның 100 гә якыны китап) басылып чыккан хезмәтләр авторы. Р.А. Юсуповның үз фәнни мәктәбе бар. Аның җитәкчелегендә 40 ка якын кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланды. Ул 25 елга якын телләрне чагыштырып өйрәнү буенча докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе вазифаларын башкарып килде. Аның күпсанлы шәкертләре фән өлкәсендә республикабызда һәм аннан читтә уңышлы эшлиләр.

Хәзерге вакытта Рүзәл Юсуповның телебезне куллануга караган җитешсезлекләрнең сәбәпләрен ачыклау, аларны киметү һәм бетерү өчен әһәмиятле эш-гамәлләр турында ихлас күңелдән борчылып язган хезмәтләрен туплаган «Горур булыйк» дип аталган яңа китабының кульязмасы нәшриятта басылырга әзерләнә. Автор анда, бик хәвефләнеп, болай дип яза: «Башка халыклардагы кебек, безнең әдәби телебез татар милләтенең барлык кешеләренә тигез хезмәт итә һәм аларны берләштерү чарасын үти. Төрле җирләрдә яшәүче татар кешеләре, көнкүрештә үз сөйләмнәренең үзенчәлекләре белән, үзләренә генә хас сүзләр, авазлар, грамматик формалар кулланып аралашсалар да, гомуми аудиторияләрдә – укытуда, җыелышларда һәм башка җәмәгать урыннарында, әдәбиятта, сәнгатьтә, матбугатта уртак әдәби телдән файдаланырга тиеш. Әдәби телнең бик әһәмиятле вазифаларыннан берсе – бердәм телдәге мәгариф, әдәбият, матбугат, радио-телевидение аша җирле диалект сүзләрен әдәби тел сүзләре белән алмаштыра бару».

Академик Р. А. Юсупов нәкъ шушы юнәлештә ифрат күп эшли: радио, телевидениедән дә, басылып чыккан хезмәтләре ярдәмендә дә тел мәсьәләсендә сак булырга өнди. Бу уңайдан инде телгә алынган китабындагы «Әдәби телебезгә реформа кирәкми» исемле мәкаләсеннән аеруча игътибарга лаеклы бер өзекне дә китерик: «Әдәби телебезгә ревизия ясыйсы юк: ул бик әйбәт. Аны яхшылап өйрәнергә, белергә һәм иркен, дөрес кулланырга гына кирәк. Татарларның яртысыннан күбесе үз телендә аралашмый, татарча китап, газета-журналлар укымый, татар мәктәпләренең саны елдан-ел кими, калганнарында да, хәтта авыллардагы татар мәктәпләрендә дә русча укытуга күчә баралар, рус мәктәпләрендә укыган күп меңләгән татар балаларына туган телләрен өйрәтү ярым-йорты гына башкарыла. Шуның өстенә иң хәтәре: татар халкының күбесендә милли рух, милли горурлык хисләре түбән яки юк дәрәҗәсендә. Менә шулар хакында күбрәк язарга һәм чаң сугарга кирәк». Элек тә, бүгенге көндә дә Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов шушы зур бурычны тормышка ашыруга бар белемен, тәҗрибәсен һәм тырышлыгын сала. Могтәбәр галим, күркәм шәхес Рүзәл Юсуповның бөтен күңелен биреп, милләтебезне, телебезне, мәгарифебезне кайгыртып башкарган игелекле эшләре бәрәкәтле булсын, милләт язмышы юнәлешендәге изге уй-фикерләре, тәкъдимнәре гамәлгә ашсын иде.

 

Фираз Харисов,
педагогика фәннәре докторы,
КФУ профессоры,
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,
Татарстанның атказанган укытучысы
Фото шәхси архивыннан

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.