Рүзәл Юсупов: «Аек акыллы татар үз халкының юкка чыгуына риза булмас»

Дәүләт суверенлыгы турында декларация, яңа Конституция, Татарстан халыкларының телләре турында закон һәм республикабыз өчен хәлиткеч башка закон-карарлар чыгарылганнан соң чирек гасыр үткәч, туган телебезнең кулланылышы киңәясе, әһәмияте артасы, милли мәгариф алга китәсе урында татар халкының асылын тәшкил иткән бу иң әһәмиятле нәрсәләрнең язмышы көннән-көн катлаулана бара. Һәркайсыбызга мәгълүм: соңгы елларда татар теленең кулланылыш өлкәсе шактый тарайды, сыйфаты да түбәнәя, татарча укытыла торган мәгариф учреждениеләренең саны нык кимеде, һәм бу күренешләр дәвам итә. Шуның өстенә татар мәктәпләрендә дә русча укытуга күчә баралар. Бу шуның белән аңлатыла: милли мәктәп укучылары, Мәскәү кушуы буенча, Бердәм дәүләт имтиханнарын, рус мәктәпләрендәгечә, русча тапшырырга мәҗбүр. Югары уку йортларына шул Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча кабул ителгәнлектән, табигый ки, милли мәктәптә укыганнар өчен вузга керү мөмкинлеге кими, чөнки татарча укып, русча имтихан бирү, әлбәттә, балларның (билгеләрнең) түбәнәюенә китерергә мөмкин.

Туган телләрендә иркен һәм дөрес итеп сөйләшә белүче татар яшьләре азая бара. Бу күренешнең җитди сәбәпләренең берсе рус мәктәпләрендә укыган татар егет һәм кызларының (алар бөтен укучыларның яртысы чамасын тәшкил итә) туган телләрен яхшы итеп өйрәнеп чыга алмауда. Рус мәктәпләрендә күп еллар дәвамында татар теле нәтиҗәле укытылмады, аның методикасы дөрес түгел иде. Ул мәктәпләрдәге татар теле укытучыларының күбесе, укучыга төпле белем бирәсе урында, катлаулы күнегүләр, биремнәр эшләтеп, балаларның туган телләреннән гайрәтләрен чигереп, кайберләрендә хәтта аңа нәфрәт уятып килделәр. Рус мәктәпләрендә татар теле укыту, гомумән алганда, әле дә тиешенчә нәтиҗәле башкарылмый.

Татар мәктәпләренең үзләрендә дә туган телне укыту бик үк канәгатьләнерлек түгел: аларда да күнегүләр эшләтү, билгеләмә-кагыйдәләр ятлату өстенлек итә, җанлы, матур, дөрес сөйләмгә өйрәтү җитми. Бу мәктәпләрдә укып чыккан яшьләрнең татарча сөйләү һәм язуларының сыйфаты дәрәҗәсе шуны күрсәтә. Татарча газета-журналларның, радио, телевидение тапшыруларының телендә күпсанлы тупас ялгышлар булу мәктәпләрдә туган телне укытуда проблемалар барлыгы турында сөйли. Мәгълүмат чараларын укучы, тыңлаучы һәм караучылар сафларының көннән-көн сирәгәюе дә, татарча матур әдәбиятның тиражлары һәм аны укучыларның саны кими баруы да күпмедер дәрәҗәдә шуның белән аңлатыладыр дип уйларга мөмкин.

Рәсми дәүләт идарәсе органнарында, учреждение, оешмаларында, уку йортларында, җыелыш-утырышларда татар теле кулланылуның юк дәрәҗәсендә булуын, татар зыялыларының күбесенең туган телләрендә иркен аралаша алмавын, җәмәгать урыннарында, урамнарда татарча сөйләшкән кешеләрне очрату кыен икәнлекне дә исәпкә алсаң, бүгенге көндә телебезнең «кухня теле»нә әверелеп килүенә (әле монысы да барлык татарларга да карамый) инанасың.

Кыскасы, Татарстан халыклары телләре турындагы закон тиешенчә үтәлми, һәм татар теленең кулланылышы даирәсе күзгә күренеп тарая бара. Бу исә бик хәтәр күренеш: тел, кулланылыштан чыкса, бетүгә дучар була. Бу очракта бөек педагог К.Д. Ушинскийның мондый гыйбрәтле сүзләрен искә төшерү урынлы: «Халыкның теле бетсә, ул үзе дә юкка чыга, халык үзенең теле сакланганда гына яши».

Кайчандыр үзенең дәүләте булган, югары культуралы, камил әдәби телле, тырыш, уңган күп миллионлы халкыбызга югалу куркынычы якынаюына битараф булып торырга мөмкинме соң?

Аек акыллы татар кешеләренең берсе дә үз халкының юкка чыгуына риза булмас. Шул ук вакытта татар халкының киләчәгенә, аның теленең, мәдәнияте, матур традицияләре, гореф-гадәтләренең саклануына нинди куркыныч янавына һәркем төшенеп җитмидер дә әле. Зур тизлек белән барган вакыйгаларның шундый драматик нәтиҗәгә китерү ихтималы турында күп кешеләр уйланмыйлардыр да, бәлки.

Мондый хәл килеп чыгуга кемнәр гаепле соң һәм татар телен саклап калу, тернәкләндерү, димәк, татар халкының үзенең дә яшәешен, аның рухи һәм матди культурасын савыктыру, алга җибәрү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

Гаепле кешеләрне ачыклап торуның кирәге юктыр, алар уйлый белгән һәркемгә билгеле. Тик хикмәт шунда: телебезнең хәзерге хәлдә калуына үзәк хакимиятне генә гаепләп, моның өчен үзебезнең дә җаваплы икәнлегебезне танымасак, проблеманы уңай хәл итеп булмас. Бу мәсьәләдә Мәскәүдән ярдәм көтеп тору файдасыз.

Туган телебезне саклау, аны, камил әдәби тел буларак, югары дәрәҗәдә тоту өчен, нинди кичектергесез һәм хәлиткеч чаралар күрергә кирәк икән соң?

Моның өчен барыннан да бигрәк татар халкының үзенә һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә – Президентына, хөкүмәтенә һәм парламентына, мәсьәләнең үтә җитдилеген аңлап, зур тырышлык күрсәтү зарур. Бу тырышлык һәр ике яктан да килештерелгән һәм берсен берсе тулыландырырлык булырга тиеш.

Татар җәмгыятенең һәр кешесенең күрсәтелгән тел проблемасын уңышлы рәвештә гамәлгә ашыруы өчен иң әһәмиятле сыйфаты ул – аның күңелендә милли рух, милли горурлык хисләре һәм үз халкының лаеклы вәкиле булу ихтыяҗы. Бу исә – шушы халыкның, милләтнең асылын тәшкил иткән хасиятләрне, татар халкының күп буыннары аша килеп ирешкән тел, мәдәният, традицияләр, гореф-гадәт, белемнәрне үзләштерү һәм үстерү теләгенә ия булу дигән сүз. Кешеләрдә мондый сыйфатлар, миллилекнең нигезендә яткан әһәмиятле нәрсәләрне саклау һәм арттыру теләге булмаса, бу мәсьәләдә административ чаралар һәм законнар ярдәмендә генә уңышка ирешү булмастыр.

Бүгенге көндә исә татарларның шактый күбесендә нәкъ менә шушы сыйфатлар җитми. Бу шунда ачык күренә: безнең күп милләттәшләребез туган телләрен яки бөтенләй белми, яки начар белә һәм моңа балаларын да өйрәтми. Монда шунысы бигрәк тә аянычлы: төрле сәбәпләр аркасында үз вакытында туган телләренә өйрәнә алмый калган кешеләр, үзләре ата-аналар булгач, балаларын татарча өйрәтергә теләмиләр һәм тырышмыйлар.Тиешле шартлар була торып та, балаларын татар мәктәпләрендә укытырга һәм рус мәктәпләрендәге татар теле дәресләренә йөртергә теләмәгән ата-аналарда, татарча газета-журналлар, китаплар укымый, татар телендә радио-телевидение тапшырулары тыңламый һәм карамый, үзара татарча сөйләшергә яратмый торган татар кешеләрендә милли горурлык хисләре бар дип әйтеп булмый,әлбәттә.

Әмма шулай да, моның сәбәпләрен белми торып, татар халкын, милли аң, тиешле дәрәҗәдә милли горурлык хисләре булмауда гаепләү дөрес булмас иде. Мондый хәл килеп чыгуның нигезләрен ачыклау һәм шул җирлектә халыкның милли рухын савыктырырлык һәм ныгытырлык чаралар күрү хәерле булыр.

Безнең җәмгыять алдында үтә әһәмиятле бурыч – кешеләр аңына милли рух, милли горурлык һәм үзеңнең кешелек горурлыгыңны тою хисләрен сеңдерү һәм ныгыту бурычы тора.

Милли үзаң якын араларда гына үзеннән-үзе генә ныгып китәр дип әйтү кыен. Моны көтеп торырга ярамый. Шунлыктан бу мәсьәләдә дәүләтнең әйдәп баруы һәм уңай йогынты ясавы шарт. Моны ничек аңларга? Бу – димәк, дәүләт органнары, психолог һәм педагог галимнәр ярдәме белән, халыкта, бигрәк тә яшь буында, ватанпәрвәрлек белән бергә, милли горурлык хисләре тәрбияләү буенча нәтиҗәле идеологик эш башкарырга тиеш дигән сүз.

Уңышлы, бәхетле яшәешебез өчен зур әһәмиятле бу милли патриотлык хисләрен тәрбияләү гомуми тәрбия эшенең мөһим өлешен тәшкил итәргә һәм моны гамәлгә ашыру махсус программа нигезендә Татарстан дәүләте күләмендә һәм хөкүмәте җитәкчелегендә башкарылырга тиеш. Ул программага күптөрле җитди чаралар керер. Мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында Татарстан һәм татарлар тарихын, шулай ук аларның мәдәниятен өйрәтү, бу материалларны популяр формада мәгълүмат чараларында – матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында бәян итү, татар халкы һәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләре тормышының төрле өлкәләрендәге – мәдәнияттәге, сәнгатьтә, әдәбиятта, фәндә, спортта, хәрби өлкәдәге һ.б. дагы зур казанышларын, хезмәттәге, фронттагы батырлыкларын пропагандалау зарур. Бу изге эштәге төп бурыч – татарларның бай тарихлы, югары мәдәниятле, тәрбияле, әхлаклы, тырыш, максатчан, белем алуга омтылышлы халык булуын балаларның да, яшьләр һәм олыларның да зиһененә сеңдерү.

Һичшиксез, милли патриотлык, горурлык тәрбияләү эше нык уйлап, саклык белән, башка милләт вәкилләренең күңелләренә тимәслек, аларның да милли горурлык хисләренә кагылмаслык итеп, халыклар дуслыгын саклау һәм ныгыту шартларында башкарылырга тиеш. Бу эштә төп принцип шул: барлык милләт халыклары да, күп яки аз санлы булуларына карамастан, тигез хокуклы, сан ягыннан иң кечкенә, хәтта берничә йөз генә исәпләнгән халыклар да, җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары булып, үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә омтылып яшәргә хаклы.

Татарларның башка халыклар белән дусларча хезмәттәшлек итеп яшәү тәҗрибәсе бай. Бу – аларның күркәм сыйфатларының берсе.

Милли горурлык турында сөйләгәндә, шуны истән чыгарырга ярамый: аерым бер халыкның, шул исәптән татарларның да, милли горурлыгы төшенчәсе гомуми дәүләтнең, илнең патриотлары булу төшенчәсенә каршы килми, алар бер-берсен баета, тулыландыра гына. Үз илеңнең патриоты булу ул – шушы илдә яшәүче һәр кешенең гражданлык бурычы. Безнең татар халкы һәркайчан һәм һәркайда Россиянең патриотлары булды. Бөек Ватан сугышында йөзләрчә татарларның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы – моның ачык мисалы.

Халыкта үз милләтеңнең патриоты булу сыйфатын тәрбияләү эшендә республика, шәһәр, район, авыл, предприятие, оешма, уку йорты җитәкчеләре һ.б. үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш, бары шул чакта гына бу эш югары нәтиҗәле булачак. Республиканың төрле дәрәҗәдәге татар җитәкчеләре, татар мәктәбенең ролен күтәрү өчен чаралар күргәндә, татар ата-аналарын, балаларын туган телебездә укыта торган мәктәпләргә бирү ихтыяҗына өндәгәндә, үз балаларын да шул мәктәпләрдә укытырга кирәклеген онытып җибәрмәскә тиеш.

Хәзер татар мәктәпләренең санын киметү һәм булганнарында да русча укытырга күчә бару ул – татар теленең яшәешенә балта чабу. Моны һич кенә дә аклап булмый.

Татарстан Президентының, парламенты, хөкүмәте, Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатларының көчләрен берләштереп, татар мәктәпләрендәге чыгарылыш имтиханнарын элеккечә татар телендә бирүне кире кайтарырга тырышып карарга кирәк. Инде бу омтылыш барып чыкмый икән, моңа карамастан, вузга керү ихтыяҗын сылтау итеп, мәктәптә татарча укудан русчага күчәргә һич кенә дә ярамый. Татар мәктәпләрендә рус телен тагын да яхшырак итеп укыткан очракта (хәер, хәзер дә начар укытмыйлардыр), Бердәм дәүләт имтиханнарын хәзерге шартларда да югары билгеләргә тапшырырга мөмкин. Татар мәктәпләрендә туган телне дә, рус телен һәм инглиз телен дә (башка предметларны да, әлбәттә) бик яхшы итеп укытырга кирәк. Балаларга, яшьләргә, дөрес методика белән нәтиҗәле итеп өйрәткәндә, ике-өч тел үзләштерү булмаслык эш түгел.

Димәк, хәтта хәзерге милли мәктәпләр өчен катлауландырылган уку системасында да татарча укытуны төрле сылтаулар табып киметү яки бетерү гафу ителерлек эш түгел. Мәктәп ул – гомумән җәмгыятьнең уңышлы, цивилизацияле яшәвенең, алга баруының нигезе, татар мәктәбе исә – татар халкының иминлеген, милли телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен төп шарт. Бу – раслау таләп ителми торган аксиома. Һәм бу төшенчә һәрвакыт аек акыллы һәр татар кешесенең (гади кешеме ул, зур җитәкчеме – барыбер) зиһене түрендә торырга тиеш. Яхшы татар мәктәпләре булса, туган телебез дә сакланыр, татар мәдәнияте дә (әдәбияты, сәнгате, матбугаты, радио-телевидениесе) алга барыр, татар халкы үзе дә алдынгы милләт буларак яшәр, прогресска ирешер.

Туган телебезне өйрәнү, куллану, саклау мәсьәләсе аны базарда аңлашырлык һәм өйдә сөйләшерлек дәрәҗәдә генә белүне күздә тотмый. Безнең телебез – нык үскән, бай тарихлы, камил тел, һәм сүз аны бөтен байлыгы, матурлыгы белән яхшы итеп өйрәнү – өйрәтү, дөрес итеп куллану турында гына барырга мөмкин.

Рүзәл ЮСУПОВ, Казан федераль университетының атказанган
профессоры, академик

 

One thought on “Рүзәл Юсупов: «Аек акыллы татар үз халкының юкка чыгуына риза булмас»

  1. Рэхмэт сезгэ, Рузэл эфэнде! Язылган фикерлэрегез белэн тулаем килешэм.
    Кэйле-монлы газиз Энием теле ин камил теллэрнен берсе ул!
    Ни аяныч, узгэреш елларында телебезне укытырга алынган укытучылар ( татарча сэйлэшэ белгэн математиклар, физиклар …уз элкэсендэ эшли алмаган белгечлэр) зур элеш кертте шул. 15-20 ел тузде, эйрэнергэ тырышты бит бичара урысым… (уз кузэтулэремнэн). Элбэттэ, башка сэбэплэр житэрлек, лэкин…

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.