Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Борһанов ата-аналарны кабул итәчәк

5 июньдә Татарстан Премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәс...

5 июньдә Татарстан Премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министр «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 10:00 сәгатьтән башлап очраша. Ул Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт адресы буенча узачак.
Мондый кабул итү мәгариф системасында проблемаларны ачыкларга һәм аларны чишү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк, диелә бу хәбәрдә.
Кабул итүгә язылырга һәм өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ