Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамил Шәрәпов белән камыш яндырганда ни булган?

Гади, сөйләшкәндә оялып та куя үзе. Популярлыгына карамастан үзен бик тыйнак тота, уңайсызланып кына сорауларга җавап бирә. Кем турында сүз бара, беләсезме? Татар эстрадасының яшь, талантлы юмористы Р...

Гади, сөйләшкәндә оялып та куя үзе. Популярлыгына карамастан үзен бик тыйнак тота, уңайсызланып кына сорауларга җавап бирә. Кем турында сүз бара, беләсезме? Татар эстрадасының яшь, талантлы юмористы Рамил Шәрәпов, халык мәхәббәтен тиз арада яулап алган мыеклы Шәрәпҗан турында әйтүебез.
Шәрәпҗан юморларын карасан, Рамилнең мәктәптә укыган вакытында бик шук, тиктормас, сыйныфта иң кызыгы шул булгандыр дип уйлыйсын.  Ялгышканбыз икән. Шул сорауны үзенә дә бирдек.
 «Рамил, мәктәптә бик чая булгансыздыр?» – дип сорыйм үзеннән.
 «Юк шул, мин бик тәртипле, тыйнак булдым. Мәктәптә тәртип бозып, кызык ясап йөргәнемне хәтерләмим. Әти-әнинең минем өчен кызарганы булмады, һәрхәлдә. Сөйләштерә торгач, Рамил мәктәп елларында булган кызык хәлләрне исенә төшергәләде. Иптәш малае белән мәктәп люстрасын ватып өелеп торган матрас артына качуларыннан башлады Рамил сүзен. Мәктәп кызыклары әле моның белән генә тәмамланмады, аның күңелендә иң истә калганы – кечкенә генә мәхәббәт тарихы. 5 нче сыйныфта укыганда Рамил бер кызга гашыйк була. Бәйрәм саен гашыйк йөрәк кызга төрле бүләкләр ясаган. «Бүләкләргә акчаны каян ала идегез соң?» дип сорыйм. «Әнинең запаска алган шампуньнәре һәм башка кирәк яракларын бүләк итә идем. Әни сизгәндер. Ләкин моның өчен ачуланмады мине».
 Мәктәптән өйгә кайтканда, бәрәңге бакчасыннан кайтырга кирәк иде, ди Рамил. Шулай яз аенда бер кайтканда бакча уртасында батканын һәм бабасының такталар җәеп оныгын коткарганын да онытмаган юмор остасы.
 Рамил Шәрәповның иң кызык мәктәп тарихы шулай да ул түгел әле. «Кыш көне малайлар белән камыш яндырырга ярата идек. Камыш яндырам дип ыштан төбемне яндырганым гомеремдә дә онытылмас. Камышка ут төрткәндә, җилнең уйнаклап исүе шушы хәлгә китерде. Хәзер инде көләргә дә була, ул вакытта бер дә кызык булмагандыр» дип көлде Рамил.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ