Рәмис Мөҗипов: «Йомшаклык күрсәтсәң, ата-аналардан шикаятьләр агылачак»

Мәгариф өлкәсендә соңгы елларда барган үзгәреш, яңарышлар кемне битараф калдырыр икән? Төпле белемне кайда, ничек алырга? Баланың хокукларын кем яклый? Шәхси мәктәп ачар өчен нишләргә? Киләчәк укытучы нинди булыр? Мөгаллимнәр белемнәрен һәрвакыт күтәрергә тиешме?

Журнал укучыларыбыздан килгән бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, без Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы МӨҖИПОВка һәм министрлыкның Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Искәндәр кызы ШӘЯХМӘТОВАга мөрәҗәгать иттек.

КҮЗӘТҮЧЕ ГАДЕЛЛЕК ЯГЫНДА

– Рәмис Гаптрәисович, департаментның эшчәнлеге күпкырлы, иң элек шуларның берничәсен искә төшереп узсагыз иде…

– Исеме колакны ярып керсә дә, без мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә һич тә зыян сала торган оешма түгел. Үзебезне укытучы белән укучы арасында арадашчы итеп хис итәбез. Максатыбыз бер – яшь буынга төпле белем бирүне заман таләпләреннән чыгып тормышка ашыру. Эшчәнлегебезне «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы канун кысаларында алып барабыз. Монда өч төп юнәлешне билгеләп үтәргә кирәк. Аның беренчесе хөкүмәт, муниципаль районнар, юридик затлар һәм эшкуарлар карамагында булган балалар бакчаларын, мәктәпләрне, көллиятләрне, югары уку йортларын лицензияләштерү белән бәйле. Әлбәттә, бу кабинет кысаларында гына башкарылмый, чөнки балалар тәрбияләү һәм укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнергә ниятләгән оешмаларның, юридик яки шәхси затларның төпле базасы бармы-юкмы икәнен урынга чыгып тикшерәбез. Биналары, уку кабинетлары, ял бүлмәләре, җиһазлары тиешле таләпләргә җавап бирәме, укытучы-тәрбиячеләрнең педагогик белеме бармы, араларында канун бозучылар юкмы, эшчәнлекләрен федераль канун кысаларында, ФГОС таләпләренә туры китереп алып барачаклармы – боларның һәммәсе дә энә күзеннән үткәрелә. Шуннан соң гына әлеге оешмага мәгариф өлкәсендә эш алып барыр-
га рөхсәт бирә торган документ тапшырыла.

– Әлеге оешмаларны документ бирәсез дә онытасыздыр, дисәк, дөреслеккә хилафлык килер. Сезгә аларны 3 елга бер мәртәбә тикшерү хокукы бирелгән. Дилбегәне бу кадәр каты тоту кирәкме икән?

– Хак сүзләр. Әмма шунсыз булмый да торгандыр, әз генә йомшаклык күрсәтсәң, ата-аналардан шикаятьләр агыла башлаячак. Без ике якның да мәнфәгатен күздә тотып эшлибез. Эшчәнлегебез канун кысаларында алып барыла.

Мәгариф өлкәсе үзгәрешләргә бик бай, яңа мәктәпләрнең ачылуы, җитәкчеләр, укытучы-тәрбиячеләрнең алмашынып торуы да табигый хәл. Безнең белгечләр аларның бу өлкәдә ни дәрәҗәдә эшли алу-алмауларын күзәтәләр, укытучыларның ачык дәресләрендә катнашалар. Шундагы нәтиҗәләргә карап, бәяләмә бирәләр, кимчелекләр булса, аларны тиз арада төзәтү кирәклеген искәртәләр. Кимчелекләр җитди булса, беркетмә төзеп, җитешсезлекләрне бетерү өчен ярты елга кадәр вакыт бирелә, җаваплы затлар аңа да сыешмаса, янә өч айга озайтыла.

– Канун бозучы оешмаларны, шәхси эшмәкәрләрне административ җаваплылыкка тарту очраклары барлыгына ишарә ясадыгыз. Шәхси балалар бакчалары, мәктәпләр эшчәнлеген эшмәкәрләр үзләре көйләп, сезнең белгечләр тарафыннан табылган кече һәм зур саналган кимчелекле якларын тиз арада төзәтә алсалар, бюджет оешмаларында хәл башкачарак булуы мөмкин. Мәктәп, балалар бакчаларының төзеклеге, укыту-тәрбия кабинетларының, бүлмәләренең торышы, әлеге оешмаларда кухняларның җиһазланышы тиешле таләпләргә җавап бирсен дисәк, бюджеттан саллы гына акча юллап алырга кирәк.

– Тикшерү вакытында ачыкланган җитди кимчелекләр, әгәр дә әле китерелгән мисаллар белән бәйле булса, аны хәл итүгә 9 айга кадәр вакыт бирелүе үзеннән-үзе аңлашыла кебек. Андый кимчелекләрне бетерү акча да, мәсьәләне төрле инстанцияләрдә килештереп хәл итәр өчен вакыты да кирәк шул. Болар вакытында хәл ителмичә,
һаман сузылып килсә, оешмага карата янә беркетмә төзелеп, эш хәтта суд каравына тапшырылыр-
га мөмкин. Бу очракта лицензия вакытлыча үз көчен югалта. Быелның узган чорында 60 оешмага карата шундый эш кузгатылды һәм аларга барлыгы 1 млн сум чамасы штраф салынды. Узган ел, әйтик, пандемия сәбәпле тикшерүләр дә, штраф күләме дә аз булган иде: 300 мең сум тирәсе. Ләкин штрафлар салу, акча туплау үзмаксат түгел, безгә андый таләп тә, бурыч та куелмый. Беренче чиратта, профилактика – булган кимчелекләрне ачыклап, алдан кисәтү, аны бетерү юлларын күрсәтү. Алга таба ул шулай булыр дип уйлыйбыз.

– Кечкенә кимчелек дигәндә, нәрсәне күздә тотып әйтүегез?

– Алар күптөрле, барысын да санап бетереп тә булмас. Әйтик, укытучы, тәрбияче билгеле бер вазифаны башкарганда, аның белем дәрәҗәсе моңа туры килеп җитмәсә, алган дипломы, белемен күтәрү турындагы таныклыгы да тикшерүчеләрдә шик уятса, бу мәсьәләгә башка күзлектән карарга туры килә. Республикабызда мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләргә белемен күтәрергә, төрле һөнәри конкурсларда, фән олимпиадаларында катнашып, һәрдаим тәҗрибәсен арттырырга барлык шартлар тудырылуга карамастан, белемен күтәрү өстендә эшләмичә, аны раслаучы таныклыкны Интернет аша сатып алучылар да очрый.

– Эшчәнлегегезнең өченче юнәлешенә, ялгышмасам, аккредитацияләү мәсьәләсенә тукталып узыйк әле.

– Мәгариф оешмалары аккредитация узмый торып, шулай ук эшчәнлекләрен башлап җибәрә алмыйлар. Бу таләп балалар бакчаларыннан кала, барча мәгариф уку йортларына кагыла. Аккредитация узган вакытта без белем бирүнең сыйфатын тикшерәбез, монда инде педагогның дипломы да, укытучының дәрес бирү рәвеше дә, ул укыткан балаларның белем дәрәҗәсе дә күз уңыннан үткәрелә. Әлбәттә, укыту белем бирүдәге дәүләт стандартларына туры килергә тиеш. Кайберәүләр «дәүләт имтиханнары тапшыру авыр, балам «5»кә генә укыды, мәктәпне алтын медальгә тәмамлар дигән өмет белән яшәдек» дип зарлана, безгә шикаять юллаучылары да бар. Министрлыкның махсус күзәтчелек органы буларак, без мондый очракларны төрле яклап тикшереп нәтиҗәсен ясыйбыз. Сүз дә юк, һәр ата-ананың баласын медалист итеп күрәсе килү табигый. Мәктәпләрдә дә югары билгеләргә укучылар саны никадәр күп булса, бу укытучыга да, директорга да үсеш бас-
кычыннан күтәрелергә зур этәргеч булып тора.

Соңгы елларда халыкта төрле фикер уяткан БДИ һәм аның нәтиҗәләре бөтенесен үз урынына куя кебек. Әгәр теге яки бу мәктәп, гимназия җитәкчелеге «5»кә укучыларыбыз күп» дип, ел да күпертелгән отчёт биреп барса, ә имтихандагы күрсәткечләре системалы рәвештә түбән булса, мондый очракларны без аерым контрольгә алабыз. Һәрберсен җентекләп тикшереп, үз вакытында чарасын күрәбез.

– Белем бирү сыйфаты һәм балаларның белем алу дәрәҗәсе югары булсын дисәк, укучыларга уку мәйданында бердәй шартлар тудырырга кирәктер, мөгаен. Бердәй теләк-омтылыш булганда моңа ирешергә мөмкин икәнен аерым мисалларда күрәбез. Әйтик, республикабызда «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәпләре ачылды, зур фаҗигадан соң Казандагы 175 нче гимназия кабат тергезелде, аерым урыннарда ата-аналар гозере буенча яңа мәктәпләр дә төзелә. Рәмис Габтрәисович, шулар эшчәнлегенә дә тукталып китсәгез иде. Гадәти мәктәпләрдә эшләүче кадрлар җитешмәгән бер чорда, Казандагы «Адымнар»да укучы 3 мең балага йөзләгән укытучы белем һәм тәрбия бирүен искәртсәк, анда эшләргә теләүче күптелле педагогларны каян табып бетерәсез икән, дип гаҗәпләнеп тә куям.

– 175 нче гимназия һәммәбез өчен дә зур сынау һәм зур югалту булды, әмма монда төшенкелеккә бирелеп, кул кушырып утырып та булмый. Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу гимназияне 1 сентябрьгә элеккесенә караганда да яхшырак шартларда укырлык белем үзәге итәргә вәгъдә биргән иде. Бу теләк гамәлгә ашты. Биредә бассейнлы яңа корпус төзелде, уку бүлмәләре, кабинетлар өр-яңадан ясалды, ял урыннары, мәктәп тирәлеге яңа төсмер алды. Укытучы кадрлар да җитәрлек биредә, белем алырга теләк белдерүче балалар саны да нормага туры килә. Бу тикшерүгә без декабрь аенда кабат кайтырга тиеш. Чөнки министрлыкның алдан расланган эш планы нигезендә Совет районы мәктәпләрен тикшерүләр каралган.

Республикабызда быел ачылган мәктәпләр хакында сүз йөртсәк, иң элек кыска вакытта яңа бина төзеп чыккан Актаныштагы «Сәләтле балалар гимназиясе» базасында ачылган һәм Яр Чаллы каласындагы яңа микрорайонда калкып чыккан «Адымнар»ны әйтергә була. Күптелле белем бирү үзәкләре булдыру идеясе белән Татарстан Президентының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең янып-көеп йөрүен һәммәбез дә белә; ул әлеге комплекслар төзегәндә дә эшнең барышы белән кызыксынып торды һәм, әлбәттә, ачылышында катнашып, балалар белән бергә шатлыклы мизгелләрне уртаклашты. Киләсе елда «Адымнар»ның чираттагысы Түбән Кама белән Әлмәттә беренче укучыларын кабул итәргә тиеш.

Казандагы «Салават күпере» торак комплексында, калага терәлеп торган Питрәч районы Көек авылында һәм аның янәшәсендәге яңа микрорайоннарда яшәүчеләр дә мәктәп булмауга, балаларын еракка йөртеп укыту кыен да, куркыныч та икәненә зарланып, республикабыз җитәкчелегенә, әлеге проблеманы хәл итүне сорап, мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Президент Рөстәм Миңнеханов монда да эшне тиз тотты, хәзер йөзләрчә балаларга яшәү урыннары янәшәсендә яңа ачылган гимназия-
ләрдә белем алу мөмкинлеге бар. Болар һәммәсе киләчәк буыннар хакында кайгыртуның ачык мисалы.

– Заманча мәктәпләр ачылып тору күңелле, әлбәттә. Әмма урыннар аз булуга сылтап, танышлык аша беренче, хәтта өлкәнрәк сыйныфларга да читтән укучылар кабул итү күзәтелә. Каланың бер ягыннан икенчесенә – абруйлы белем үзәкләренә йөреп укыйлар. Шул ук вакытта ул үзәкләргә янәшәсендә яшәүче баланы алмый калырга да мөмкиннәр. Ихтыяҗ булгач, «текә» мәктәпләрдә укучы урыннарын сату, хәлле ата-аналардан акча җыю кебек тискәре күренешләргә тап булабыз. Бу исә, үз вакытында чарасын күрмәсәң, яман чир кебек…

– Республикабызда ришвәтчелеккә һәм коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш алып барыла. Әмма туры юлдан тайпылган, җанын акча корты кимергән затлар да очрап тора. Кайбер көллиятләрдә укырга йөрмәгән студентларны бар дип теркәп кую, мәктәптә балаларны укырга кабул иткәндә бүләккә акча сорау очраклары бар… Казандагы бер мәктәптә шул сәбәпле җинаять эше ачылган иде. Канун нигезендә нинди карар чыгарырлар, шуңа бәйле рәвештә без дә бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайта алабыз. Чөнки андый хәлләр кабатланырга тиеш түгел.

«Адымнар»га яки башка заманча мәктәпләргә тукталсак, алар ачылганда анда укырга керергә теләүчеләргә бернинди чикләү булмый диярлек. Ә абыйсы яки апасы укый башлаган мәктәптә канун буенча башка кечкенә туганы да белем алырга хокуклы. Әйтик, быел Казандагы «Адымнар»га тәүге адымнарын ясаучы балалар саны бермә-бер артып китте, шунлыктан биредә 1 нче сыйныфка керүчеләрдән 20 класс оештырдылар, чикләүләр булмады.

1 нче сыйныфка кабул итү проблемасын тулысынча хәл итү максатыннан, киләсе елның апреленнән башлап дәүләт хезмәте порталы аша электрон яздыру оештырачакбыз. Бу өлкәдә тупланган уңай тәҗрибәбез бар. Балалар бакчаларына электрон чират буенча кабул итә башлагач, ата-аналарны борчыган чират, урыннарны танышлык буенча бүлешү гадәте үзеннән-үзе юкка чыкты. Мәктәпләргә укучы балаларны кабул итү электрон язылуга күчкәч, бу мәсьәлә дә көн кадагыннан төшеп калыр дип ышанам.

КИЛӘЧӘК УКЫТУЧЫСЫ НИНДИ БУЛЫР?

– Роза Искәндәровна, бүгенге заман укытучысы турында сүз башласак, аларны алдынгы карашлы, һәрдаим белемгә омтылучы, башкаларны да үз артыннан ияртүче остаз-педагоглар буларак күз алдына китерәбез. Бу чыннан да шулаймы соң?

– Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең бер урында гына таптанып тормауларын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Мөгаллимнәребез һаман укуда, эзләнүдә, алган белемнәрен яшь буынга тапшыралар, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашалар, һөнәри бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында актив катнашалар. Узган чорда бу дәрәҗәдә активлыкны хәтерләмим. Гәрчә ул вакытта да төпле белем, күркәм тәрбия биргәннәр. Без ул чордагы тәҗрибәне, яңа заман төсмерләре белән баетып, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Соңгы елларда уку-укыту алымнары күпкә үзгәрде, камилләште, мәктәп тормышына компьютерлар, роботлар, яңа технологияләр килеп керде. Мондый шартларда мөгаллим дә яңача фикерләргә, киләчәк заман сулышын тоемлап белем бирергә һәм башкалардан күп адымнар алда барырга тиеш. Шуңа да педагоглар белемнәрен даими күтәрү, тәҗрибә туплау өстендә эшлиләр. Шул максатларда Казандагы Мәгарифне үстерү институтында, КФУның Идел буе төбәкара үзәгендә махсус курслар эшләп килә.

Узган ел ачылган «Укытучыларның белемен бәяләү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү никадәр нәтиҗәле, ни дәрәҗәдә тирән, укытучыга тагын нәрсәләр җитеп бетми, предметлар укытканда аеруча нәрсәгә игътибар итәргә кирәк дигән сорауларга да җавап табарга мөмкинлек тудыра. Әлеге үзәккә укыту һәм укытучылар эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматләр тупланып анализлана, билгеле бер тәртипкә салына, гомуми нәтиҗәләр Мәгариф министрлыгына, КФУга, Чаллыдагы педагогик университетка, Мәгарифне үстерү институтына һәм башка мәгариф оешмаларына җибәрелә. Без, үз чиратыбызда, шуңарга таянып укыту, белем бирүне камилләштерү, эчтәлеген баету ягыннан чаралар күрергә тиеш булабыз.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында республикабызда байтак күркәм эшләр тормышка ашырыла, шул исәптән «Киләчәк укытучысы» дип аталганы педагоглар күңеленә аеруча хуш килде. Монда мәгариф системасына яшь белгечләр җәлеп итү, аларның абруен, статусын күтәрү, укытучыларның белемен арттыруда булышлык күрсәтү бурычы куелган иде.

– Белемгә омтылучы, төрле фән олимпиадаларында һәм җәмәгать эшләрендә катнашырга атлыгып торучы укучылар бар икән, димәк, аның остазы да шундый ук актив, бар яктан килгән педагог булырга тиеш булып чыга.

– Сүз дә юк, нәтиҗә, нигездә, укытучының укыту сыйфаты, укучының укуга сәләтеннән, тырышлыгыннан тора. Әгәр уку елы ахырында гомуми белем бирү сыйфаты 60 процент яки аннан түбән бәяләнә икән, монда инде уйланырга җирлек бар дигән сүз.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә кадрлар җитмәү үзен сиздерә. Бу эшчәнлек белән нигездә министрлыкның кадрлар бүлеге шөгыльләнә. Әмма алар гына хәл итә торган җиңел мәсьәлә дип әйтмәс идем. Проблеманы педагогик колледжлар, югары уку йортлары, республикабыз җитәкчелеге белән берлектә хәл итү юлларын эзлибез, шул юнәлештә эшлибез.

Яңа буын педагоглар, белгечләр әзерләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Соңгы 5 елда аерым белгечләрне махсус килешү буенча бюджет исәбенә укыту һәм әлеге студентларга өстәмә рәвештә ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия түләүне күздә тоткан республика программасы уңышлы эшләп килә. Шуның нигезендә республикабыз югары уку йортларында 634 студент белем ала, аларның күпчелеге фәннәрне ике телдә укыту осталыгына ия. Быел югары уку йортларында әлеге программа буенча укыган беренче 150 кешелек чыгарылыш булды. ВУЗ тәмамлаучыларның укытучы һөнәренә багышлау тантанасында Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашып, яшь белгечләргә хәер-фатихасын бирүе, аларның үз чиратында тормышларын әлеге хезмәткә багышлауларын раслап Ант итүләре нур өстенә нур өсти. Республикабыз җитәкчелегенең педагоглар хезмәтен югары бәяләве, алар хакында даими кайгыртучанлык күрсәтелүе хакында сөйләүче бер мисал бу.

– Һөнәри осталыкларын өзлексез күтәрә торган үзәк хакында ни диярсез, элек тә моңа охшаш структура эшләп килде. Роза Искәндәровна, монысы алдагысыннан кай ягы белән аерылып тора?

– Элек, дөрестән дә, районнарда методик кабинетлар эшләп килде, соңрак алар үзәкләр буларак формалашты. Укытучылар Мәгарифне үстерү институтына җыелып, 2-3 атналык белем күтәрү курсларын узалар иде. Яңа ачылган үзәктәге курслар актуаль мәсьәләләргә, яңача укыту алымнарын үзләштерүгә йөз тота. Бүгенге көндә үзәк укучыларда функциональ белемлелек формалаштыруга зур игътибар бирә.

Шуны ассызыклап узу мөһим, аерым укытучыга гына өстәмә белем бирү нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Чөнки мәктәпнең үз коллективы, укыту-эш планы бар. Шуңа да мәктәп коллективларын бер максатка ирештерерлек итеп укыту юлларын эзләргә кирәк. Бер теманы, йә булмаса, бер проблеманы алып, шуның буенча мәктәпнең педагогик коллективын һәм җитәкче составны укытуның нәтиҗәсе яхшырак булыр кебек. Укытучыларга өзлексез белем бирү үзәгендә республикабыз мәктәпләренең барлык җитәкче составын шушы юнәлештә укытып чыгару бурычы куелды. Моңа 3 елда ирешербез дип ышанабыз.

Бу эшне республиканың Цифрлаштыру, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә башкардык, платформасын алар эшләделәр, без аны эчтәлек ягыннан баеттык. Эшебезне Мәскәүдә узган семинарда коллегаларыбызга да күрсәттек. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче шундый ук үзәк җитәкчеләре һәм белгечләре җыелган иде. Эш тәҗрибәбез аларда зур кызыксыну уятты.

Укытучылар канун буенча 3 елга бер тапкыр булса да белемен күтәрергә һәм шуны расларга тиешләр. Соңгы вакытта бу күпкә җиңеләйде, Интернет аша укуларга өстенлек бирелә. Укытучылар нинди программа буенча укырга теләсәләр, шуны сайлап алалар, уку вакытын да үзләренә яраклаштырып билгеләп куялар. Курс тәмамлангач, үтелгән программа буенча «нәрсәгә өйрәндем икән» дип, мониторинг үткәрелә. Аннан соң аларга электрон документ бирелә.

Әлбәттә, укытучы чираттагы аттестацияне узар өчен генә белемен күтәреп азаплана икән, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр булачак. Ул аны үзе теләп, яратып, һөнәри яктан үсүне максат итеп куеп башкарырга тиеш. Өстәп шуны әйтәсе килә, эшләп килүче үзәкләрнең барысы да укытучыга белемен күтәреп, алга таба эшчәнлеген дәвам итүдә ныклы нигез булып тора.

Киләчәктә укытучыларны 1нче яки югары категорияләргә бүлеп карау булмас, аңа алмашка педагог-методист һәм педагог-остаз кебек дәрәҗәләр булыр, монысы тагын да матуррак яңгырый, укытучының асылын тирәнрәк ача кебек.

– Мәктәпләрдә электән хатын-кыз укытучылар өстенлек итте, хәзер дә шул хәл күзәтелә. Белгечләр ир-егетләрне бу һөнәргә җәлеп итүнең кыенлыгын күптөрле факторларга бәйле дип аңлаталар. Авыл җирлегендә укытучылык итү, гомумән, батырлыкка тиң…

– Шәһәрдә, авыл җирендә булсын, яшь белгечне иң элек эшләү һәм яшәү шартлары, коллектив һәм җитәкченең нинди булуы кызыксындыра, чөнки ул үзенең киләчәге, гаиләсе турында уйлана. Хөкүмәт укытучылар хакында даими кайгыртучанлык күрсәтә, һөнәри үсеш баскычында аларга махсус грантлар да каралган. Әйтик, «Яшь укытучы», «Иң яхшы укытучы», «Оста мөгаллим» дип аталганнары да бар. Боларның исемнәре үк үзенә тартып тора, ә аңа ия булган укытучы бу өлкәдә үзенең урынын тапкан яисә яшь белгеч зур омтылыш-ниятләр белән яши дигән сүз. Авыл җирләрендә яшь укытучыларның торак шартларын яхшырту максатында ярдәм күрсәтү дә каралган. Балаларга, фәнгә карата мәхәббәте булган укытучыга эшләү һәм профессиональ үсеше өчен шартлар бар дип әйтергә мөмкин.

«Мәгариф» журналы үткәреп килә торган «Авыл укытучысы» конкурсы үзе генә дә сала педагогларын югары баскычка күтәрүче, аларның хезмәтен бәяләүче һәм киләчәге турында кайгыртучы мәйданчык түгелме соң?! Ул чыннан да шулай. Быел әлеге бәйгедә җиңүчеләрне хөрмәтләү Мәгариф һәм фән министрлыгында башланып китте һәм укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан республикабызның барлык төбәкләреннән җыелган коллегалары катнашында узган чарада «Пирамида» күңел ачу үзәгендә тәмамланды. Бу – авыл укытучысы турында кайгырту һәм аларның хезмәтен югары бәяләүнең матур чагылышы.

Әңгәмәдәш – Альберт САБИР

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.