Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәфис Борһанов һөнәри белем бирүнең бердәм системасы оешу көне белән котлады

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һөнәри белем бирүнең бердәм системасы оешу көне белән котлады. Тәбрикләү сүзләре министрлык сайтында урнаштырылган. Хөрмәтле...

ТР Премьер-министры урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һөнәри белем бирүнең бердәм системасы оешу көне белән котлады. Тәбрикләү сүзләре министрлык сайтында урнаштырылган. 


Хөрмәтле дуслар!


2018 елның 2нче октябрендә һөнәри белем бирүнең бердәм системасы оешуга нигез салган  «СССРның Дәүләт хезмәт резервы турында» дигән  СССР Югары Советы Президиумы Указы дөнья күрүгә 78 ел була.


Бу еллар эчендә безнең җәмгыятебез һәм мәгариф системасы күп үзгәрешләр кичерде. Күпме генә үзгәрешләр булса да, һөнәри белем бирү системасы үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти алырга сәләтле булуын исбат итте. Эзлекле рәвештә үсә баручы икътисад моның ачык дәлиле.


Һөнәри белем бирү системасы яшьләрнең белгеч булып җитлегүендә  мөһим роль уйный, актив гражданлык позициясен, хезмәт культурасын, үз эшеңә җаваплылык тою кебек асыл сыйфатларны формалаштыруда да зур өлеш кертә.


Һөнәри әзерлек сыйфатының югары стандартларын тәэмин итүдә ул инновацияләр, дәүләт-шәхси партнерлык механизмын кертә, WorldSkills халыкара хәрәкәте стандартлары буенча нәтиҗәле әзерләүдә заманча методикаларны куллана.


Бүген ирешкән уңышлар – бу, һичшиксез, безнең ветераннарыбызның уртак тырышлыгы, аларның үз эшләренең чын осталары булуларының, фидакарь хезмәт итүләренең нәтиҗәсе.


Бүгенге бәйрәм көнендә без һөнәри белем бирүче оешмаларның коллективларын, һөнәри белем бирү системасы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм аларга киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.


Нык сәламәтлек, иҗат уңышлары, бәхет һәм иминлек телибез.


ТР Премьер-министры урынбасары –


ТР мәгариф һәм фән министры                                                                             Р.Т. Борһанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ