Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика август киңәшмәсенең чираттагы утырышы

ТР мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Казанда чираттагы утырыш узачак. 5 июльдә П. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте базасында «Татарстан Республикасынд...

ТР мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Казанда чираттагы утырыш узачак. 5 июльдә П. Дементьев исемендәге Казан авиация-техника көллияте базасында «Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системалары: республика инновацион икътисадының кадрлар соравын тәэмин итү һәм алдан әзерлек» темасына һөнәри белем бирү секциясе узачак. 
Август киңәшмәсенең секциясе утырышы эшчәнлегендә һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары җитәкчеләре, укыту-җитештерү эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары, тәрбия эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары, кызыксынучы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, эш белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашуы көтелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, утырышта барлыгы 200 кеше катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, даими республика август киңәшмәсенең аерым утырышлары 19 июньдә старт алды. Бу көнне Казанның 180 полилингваль лицеенда мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган секцци утырышы узды. Анда Татарстанның алдынгы тәҗрибәгә ия булган балалар бакчалары коллективлары катнашты. 21 июньдә республиканың төрле мәктәпләре һәм югары уку йортлары базасында инклюзив белем программасын тормышка ашыруга багышланган секция утырышы узды. 28 июньдә мәктәпләрдәге тәрбия мәсьәләләренә һәм милли мәгарифкә багышланган ике секция утырышы узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ