Республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Казанның 4 нче гимназия-интернатында республикакүләм «Асылташ» кызлар бәйгесе финалы узды һәм аның җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәме белән Казанның 4 нче гимназия-интернаты үткәрә. «Асылташ»та 14–18 яшьлек кызлар катнаша. 4 нче гимназия-интернат директоры Алмаз Ризатдинов сүзләренчә, 2019 елда башланып, ел саен уза торган бәйгенең катнашучылары артканнан-арта бара.

Финалга килеп җиткән кызлар «Тормышымның милли бизәкләре» темасына эссе язып һәм үзләренең уңышларын яктырткан презентация ясап, читтән торып уздырылган этапта сайланып алынганнар. Аларга 5 биремдә көч сынашырга туры килде.

Беренче урынга Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9 нчы сыйныф укучысы Зәринә Нигъмәтҗанова лаек булды. Икенче урынны өч кыз яулады. Алар: Олы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы  сыйныф укучысы Зилә Рәхмәтуллина, Казанның 20 нче гимназиясенең 10  нчы сыйныф укучысы Зәлинә Сираҗиева, Түбән Каманың 13 нче гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Алинә Солтанова. Өченче урынга Казанның 4 нче гимназия-интернатының 9  нчы сыйныф укучысы Эльза Закирова лаек дип табылды.

Фәния Лотфуллина

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.