Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикакүләм ифтарга билетларны кайдан аласы билгеле

VII Республика ифтарына бер атна вакыт калып бара. Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге  чара быел «Казан Арена» стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм ав...

VII Республика ифтарына бер атна вакыт калып бара. Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге  чара быел «Казан Арена» стадионында узачак. 
Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Билетларның бер өлеше таратырган инде. Хатын-кызлар  футбол стадионына Х. Ямашев урамы ягындагы ишек аша, ә ир-атлар Чистай урамы ягыннан керә алачак.
— Хәзергә 2,5 мең билет таратылган. Районнардан дин әһелләре генә түгел, ә күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә киләчәк.  Билетлар кемнеңдер кулына эләгеп, алар кулында калмаслык итеп эшлибез, — дип белдерде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Теләгәннәр  билетларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән, мәчетләрдән, «Туган авылым» комплексыннан алырга мөмкин.
Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, чит илләр консуллары, республиканың һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ