Татарстанда тагын ике ресурс үзәге ачылырга мөмкин. Бүгенге көндә республикада шундый 41 белем бирү оешмасы эшли. Бу хакта министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко хәбәр итте.
Яңа ресурс үзәкләрендә урта һөнәри белем бирүнең 30 дан артык төп программасы гамәлгә ашырыла. Юнәлешләр һәм белгечлекләр эш бирүчеләр белән берлектә билгеләнә. «Ресурс үзәкләре – заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мәгариф оешмалары. Әмма, беренче чиратта, аларны булдыру инициативасы төп эш бирүчеләргә карый, чөнки алар өчен кадрлар әзерләү алып барыла да инде », – дип ассызыклады Сидоренко.
Узган ел ресурс үзәкләре статусына Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Чаллы педагогика көллияте, Казан политехника көллияте һәм Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятләре ия булган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
«Татар-информ» материаллары буенча