Логотип Магариф уку
Цитата:

Оборона министрлыгы галимнәрне өлешчә мобилизациядән кичектерү турында закон проектын хупламады

Россия Оборона министрлыгы кандидатлар һәм фән докторларын мобилизациядән кичектерү турындагы закон проектын хупламады. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Коммерсант» сайты хәбәр...

Россия Оборона министрлыгы кандидатлар һәм фән докторларын мобилизациядән кичектерү турындагы закон проектын хупламады. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Коммерсант» сайты хәбәр итә.
Элегрәк мондый инициатива белән Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты һәм Россия Фәннәр академиясе президенты чыгыш ясады. Тик кичектерүдән баш тартканнар. Телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә: «Президент администрациясендә кандидатлык дәрәҗәсен алу шактый җиңел дип саныйлар. Кичектерүгә кандидатлар артык күп булачак, армиядә ресурслар җитми».
Комитет башлыгы Сергей Кабышев Оборона министрлыгының тискәре позициясе булганда, хөкүмәтнең фикере дә шул ук булачак, дип саный. Ләкин киләсе атнада комитет алга таба закон проекты белән нәрсә эшләргә кирәклеген тикшерәчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ