Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия һәм Финляндия арасында тимер юл элемтәсе ачылды

Россия һәм Финляндия арасында тимер юл элемтәсе яңадан ачылды. Дөрес, әлегә бер үткәрү пункты (Вайниккала) гына эшли. Аның аша Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Хельсинкига барырга мөмкин. Бу хакта «Росси...

Россия һәм Финляндия арасында тимер юл элемтәсе яңадан ачылды. Дөрес, әлегә бер үткәрү пункты (Вайниккала) гына эшли. Аның аша Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Хельсинкига барырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.
Шул ук вакытта, Финляндия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яки Европа медицина регуляторы тарафыннан расланган вакциналар белән коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарның кайбер категорияләре өчен генә үз чикләрен ачты. Туристлар өчен ил чикләре ябык. Поездлар узган елның мартында йөрүдән туктады. Чикләүләрне хәтта авиарейслар ачылганнан соң да гамәлдән чыгармадылар.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Санкт-Петербург һәм Хельсинки арасында «Аллегро» туристлык поездларын җибәрү турында элегрәк хәбәр иткән иде. Ул шулай ук быелның 7 аенда ике ил арасында товар әйләнеше 19 процентка — 7 миллиард долларга диярлек артуын искәртте.

(tatar-inform)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ