Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Гидрометеорология үзәгендә җәйнең иң эссе көннәре турында сөйләделәр

Россиянең урта полосасында иң эссе җәйге көннәр 31 июльдә һәм 1 августта булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән “Российская газета” яза, дип...

Россиянең урта полосасында иң эссе җәйге көннәр 31 июльдә һәм 1 августта булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән “Российская газета” яза, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы. 
Шул ук вакытта ул, 26 июльдән 5 августка кадәр иң җылы декада булачак диде. Белгеч моны “җир өслеге кояштан җылына, җылыны аска, коры катламга бик акрын җибәрә”, дип аңлатты. Бары тик 20 июльдән соң гына ул үзендә тупланган җылыны атмосферага чыгара башлый, диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе.
Вильфанд җәйге кояш торгынлыгы узуын һәм хәзер Рака Тропигында булган Кояш экваторга күчә башлаячагын да әйтте. Димәк, Төньяк ярымшарда көн озынлыгы кыскара, һәм төн озыная дигән сүз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ