Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Мәгариф министрлыгы: балаларны зыянлы Интернеттан ничек сакларга?

Интернетны белер-белмәс, сакчыллык белән кулланмау, балаларының социаль челтәрләрдә күпме вакыт сарыф иткәненә, анда нинди максат белән керүләренә ата-аналарның җавапсыз каравы кызганыч хәлләр белән т...

Интернетны белер-белмәс, сакчыллык белән кулланмау, балаларының социаль челтәрләрдә күпме вакыт сарыф иткәненә, анда нинди максат белән керүләренә ата-аналарның җавапсыз каравы кызганыч хәлләр белән тәмамланырга мөмкин.  Мондый күренешләрне булдырмау максатыннан, Россия Мәгариф министрлыгы ата-аналар өчен  балаларны Интернет зарарыннан саклау юллары турында белешмә бастырып чыгарган.  Искәртүдә мондый юллар бар:
– Баланың күңел ачу контентын никадәр еш караганын һәм нинди характерда булуын тикшерегез, аеруча YouTube платформасындагы видео эчтәлеккә игътибар итегез. Чөнки анда әхлаксыз эчтәлектәге материаллар да шактый;
– Балагызны иртә яшьтән үк махсус сайтлардан ышанычлы контент белән таныштыра башлагыз.
– Смартфонның беренче чиратта элемтә чарасы икәнен аңлатыгыз.
– Сез махсус балалар өчен эзләүче урнаштыра аласыз һәм ата-аналар өчен күзәтчелек итү функциясен активлаштырырга була.
– Яшь Интернет кулланучыга аңа ни өчен фотоларыгызны, видеоларыгызны һәм текст язмаларын җентекләп сайлау мөһимлеген аңлатыгыз.
«Балалар һәм яшүсмерләрнең санлы гигиенасы» сайтында Россиядә тыелган социаль челтәрләргә керү өчен VPN-сервисларның куркыныч булуы турында да мәгълүмат бирелгән. Анда экспертлар мондый сервисларның бер файданың бер зыяны булуы турында искәртә. Мисал өчен, смартфон тиз эшләүдән туктый, электр җыйгыч тизрәк бетәчәк. Бу сервисның тагы бер куркыныч ягы: урлашу белән шөгыльләнүчеләр, аеруча Интернет мәсьәләсендә тәҗрибәсез бала, хәтта олыларны актив рәвештә күзәтеп бара. Шәхси мәгълүмат туплап, аларны өченче якка сату очраклары җитәрлек.
Әлеге проект мәгълүматлары буенча, ата-анага баласының телефонында нинди кушымталар барлыгын игътибар белән күзәтергә кирәк. Моның өчен телефонга махсус балалар аккаунтын урнаштырырга була. Ул экран вакытын контрольдә тотарга һәм кирәкмәгән кушымталарны кулланудан тыярга мөмкинлек бирә. Шулай ук балалардан социаль челтәрләрдә алар нәрсә уртаклашулары турында сөйләшү алып бару бик мөһим.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ