Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр арта

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 июльдән үсеш 2019 елның гыйнварына карата 2,4 процент тәшкил итәчәк, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгын...

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 июльдән үсеш 2019 елның гыйнварына карата 2,4 процент тәшкил итәчәк, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 
«2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның 18 проценттан 20 процентка артуына бәйле рәвештә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне – 1,7, ә 2019 елның 1 июленнән 2019 елның гыйнварына карата өстәмә рәвештә 2,4 процент күләмендә индексацияләү турында карар кабул ителде», - диелә документның аңлатма язуында.
Хәзерге вакытта кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ