Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә 2019 елдан 50 дән артык балалар лагере ябылган

Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча бүген 450 балалар сәламәтләндерү лагере капиталь ремонт таләп итә, 400 дән артыгы эшләми, ә 52се 2019 елдан ябылган. Бу мәгълүмат Федерация Советының Социаль с...

Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча бүген 450 балалар сәламәтләндерү лагере капиталь ремонт таләп итә, 400 дән артыгы эшләми, ә 52се 2019 елдан ябылган. Бу мәгълүмат Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында яңгыраган, дип яза «Российская газета».
Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Нәумова: «Бүгенге көндә 68 субъектта 400 дән артык лагерь ябык хәлдә һәм эшләми, чөнки алар заманча таләпләргә туры килми. 1500 дән артыгы ремонт таләп итә. Зур проблема - җиһазлар белән тәэмин итү, барыннан да элек, бу - азык-төлек блогы, медблоклар, террорчылыкка каршы саклану инфраструктурасы», - дип белдергән.
Нәүмова җәйге ял инфраструктурасын үстерү кысаларында елына дүрт лагерь гына төзелүен билгеләп үткән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ