Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә 43 һөнәр буенча көллиятләргә кабул итү туктатыла

Россиядә 43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итү туктатыла43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итүне туктату компетенцияләрне башка әзерлек программалары буенча яңадан бүлүне кү...

Россиядә 43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итү туктатыла
43 һөнәр буенча көллият һәм техникумнарга кабул итүне туктату компетенцияләрне башка әзерлек программалары буенча яңадан бүлүне күздә тота. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Әлеге программалардагы белем һәм күнекмәләр юкка чыкмый, алар йә аерым блоклар буларак тагын да киңрәк заманча әзерлек программаларына кушыла, йә урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында үзләштерелергә тиешле һөнәри белем бирүнең кыска программаларына күчә», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Мәгариф министрлыгының Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда әзерлек программалары исемлегеннән үз актуальлеген югалткан йөзгә якын һөнәр һәм белгечлекне төшереп калдырганнар. «Эш бирүчеләр үзләрендә тар профильле юнәлештәге мондый белгечләрне көтми», - дип искәртте ул.
Элегрәк норматив хокукый актлар проектлары порталында боерык проекты дөнья күргән иде. Аның нигезендә, 2021 елның 31 декабреннән көллиятләргә 43 һөнәр буенча кабул итүне туктатырга ниятлиләр.
Аерым алганда, илдә реклама агенты, банк контролеры, авыруларны каручы кече медицина шәфкать туташы, суднода аш пешерүче, чәчтараш, судно бортпроводнигы, бәйләү-тегү җиһазы операторы, чигүче һәм шәһәр электр транспортын йөртүче кебек белгечлекләргә өйрәтүне туктатырга ниятлиләр.
"Татар-информ" материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ