Россиядә бала туу турында таныклык алу өчен онлайн-сервис барлыкка килде

Россиядә бала туу турында таныклык алу өчен онлайн-сервис барлыкка килде. Таныклыкны ЗАГСка бармыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Федераль салым хезмәте җитәкчесе Даниил Егоровка сылтама белән Россия Хөкүмәте Telegram-каналында хәбәр ителә.

Шулай ук әлеге сервис ярдәмендә Пенсия фондында онлайн-теркәлү, СНИЛС һәм ИННны автомат рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.