Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә балалар өчен яңа түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр

Файдалы казылмалар чыгаруга җыелган салымның бер өлешен балигъ булмаган россиялеләр счетына күчерергә тәкъдим итәләр, дип яза RT Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативасын үстерү институты дире...

Файдалы казылмалар чыгаруга җыелган салымның бер өлешен балигъ булмаган россиялеләр счетына күчерергә тәкъдим итәләр, дип яза RT Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативасын үстерү институты директоры Максим Петунин тәкъдименә сылтама ясап. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Без закон дәрәҗәсендә Киләчәк буыннар фондына ел саен файдалы казылмалар чыгаруга салымның 10 проценты күләмендә акча күчерү тәҗрибәсен теркәргә тәкъдим итәбез, аннан һәр бала үз счетына 100 мең сум акча алачак», - диелә Премьер-министр Михаил Мишустинга юлланган хатта.
Россиялеләр әлеге акчадан балигъ булганчы файдалана алыр дип көтелә. Петунин фикеренчә, яңа чара илдә туучылар санын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук ата-аналарда балаларының киләчәгенә карата ышаныч туачак.
Басма мәгълүматларыннан күренгәнчә, Хөкүмәттә әлегә бу инициативага бернинди дә реакция белдермәгәннәр. 
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ