Россиядә яңа чикләүләр кертелергә мөмкин

Коронавирусның «омикрон» штаммы барлыкка килү сәбәпле, Россиядә яңа чикләүләр кертелергә мөмкин.

«Коронавируска каршы оператив штабның соңгы утырышы Татьяна Голикова җитәкчелегендә узды. Анда җомга көнне карарлар кабул ителде. Оператив штаб алар турында игълан итәр дип көтәбез», — диде РИА Новости агентлыгына Россия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесенең урынбасары Евгений Иванов.

«Татар-информ»

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.