Россиядә кәбестә, кыяр, помидор, суган һәм кишер бәясе кимүен дәвам итә. Бәрәңге һәм алма янә кыйммәтләнә, әмма бәяләр үсеше темпы акрыная. Бу хакта РИА Новости яза.
4 июньнән 10 июньгә кадәр кәбестә уртача 6,39 процентка арзанайган (узган атнада аның бәясе 3,19 процентка кимегән, ел башыннан 26,28 процентка арткан).
Бәрәңге 0,3 процентка кыйммәтләнде (бер атна элек — 1,61 процентка, ел башыннан алып 10 июньгә кадәр – 41,68 процентка), ә суганга бәя 1,16 процентка кимеде (моңа кадәр — 0,41 процентка, ел башыннан 82,76 процентка артты).
Кыяр 8,34 процентка арзанайган (бер атна элек бәясе 12,89 процентка кимегән, ә ел башыннан — 38,26 процентка), помидор 4–10 июньдә 8,87 процентка арзанайган .
«Татар-информ» материаллары буенча