Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Гыйбадуллин: «Башта һәркем үз Казанын булдырырга тиеш»

«Беренче сыйныфка укырга дип киткән иде, шуннан бирле мәктәптән кайтканын күрмәдек без аның».Атаклы көрәшче, Казанның 173 нче гомуми урта белем мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган мәктәп укытуч...

«Беренче сыйныфка укырга дип киткән иде, шуннан бирле мәктәптән кайтканын күрмәдек без аның».
Атаклы көрәшче, Казанның 173 нче гомуми урта белем мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Рөстәм Гыйниятулла улы Гыйбадуллин турында сүз чыкканда, якташлары еш кына шулай дип шаяртырга ярата.

Мәҗүсилек — үткәнебез
Якташлары да ил-көнгә фидакяр хезмәтләре белән танылган, сүзгә тапкыр, эшкә батыр, тормыш фәлсәфәсен тирәнтен аңлап гомер кичерүче һөнәрчеләр ягы — Балтач районы Сосна авылыннан ул Рөстәм Гыйбадуллин.
Мин аны, кабинетында көтеп алырга тәкатем калмагач, башлангыч сыйныф укучылары белән Нәүрүз бәйрәменә әзерләнгән җирдән эзләп таптым. Сүзебезнең җеп очы да шуңа бәйле рәвештә сүтелә башлады. Мин инде аның үзе эшләгән 137, 48 нче мәктәпләрдә татарча көрәш секцияләре оештырып җибәргәнен, ә
42 нче мәктәпкә директор итеп билгеләнгәннән соң, көрәш белән бергә, Идел буенда яшәүче халыкларның йола бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дә гадәткә керткәнен белеп килгән идем.
Салмачы бистәсендәге мәктәптә аны киң масштаб белән алып барырга, кем әйтмешли, Ходай үзе кушкан. Алай да атаклы көрәшченең йола, бәйрәм, дип, чын күңелдән шуларны оештыру артыннан чабулап йөрүенең бер-бер сере булмыйча калмас кебек.
Халык җаны — гореф-гадәттә
— Сосна — милләтебезнең гореф-гадәт, йолаларын кадерләп сак-лый торган борынгы татар авылы. Ул йолаларны күздән кичереп чыксаң, берсенең дә буш урында тумавын абайлыйсың. Бездә, мәсәлән, авыл халкы солдатка китүчене хәзер дә, элекке заманнарда некрутлар белән хушлашкан кебек, бик зурлап озата. Халык армиядә хезмәт итүгә Ватан каршындагы җитди бурыч итеп карый. Бу вакыйгага бәйле төрле йолалар бездә әлегә кадәр сакланып килгән. Әйтик, солдатка китәсе егет, кулына повестка алгач, авыл аксакаллары, кендек әбисе белән саубуллаша, киселмәгән икмәкне ашъяулыкка төреп, шүрлек түренә яшереп куя. Күңелендә сер саклап йөрткән яшь тол хатыннар, сөйгән егетләренең армиядән әйләнеп кайтуын көткән кызлар аңа чиккән кулъяулыклар, җылы оекбаш-бияләйләр бүләк итә. Юллык акча да җыялар, — дип сүз башлады Рөстәм әфәнде. — Минемчә, призывникларга шундый мөнәсәбәт булуга һәр гаиләнең Ватанны саклау, сугышта катнашуга бәйле үз тарихлары да тәэсир итә.
Безнең гаиләне генә алыйк. Бөек Ватан сугышы башлангач, Гыйбадулла бабам, өч улын — Габдулла, Гыйниятулла һәм Гобәйдулланы алып, яу кырына чыгып китә. Югыйсә сугышның беренче чорында фронтка яше 50 дән узганнарны чакырмау-лары билгеле. Әмма бабам илне дошманнан саклауның ир-атларга буыннан-буынга изге әманәт кебек тапшырылып килүен кечкенәдән ишетеп үскән. Улларының кайсыдыр бер көнне сугышка чакырылачакларын белгән һәм, шул минутларны көтеп тормастан, яуга өч улын да үзе белән алган. Бабам сугыш кырында зур батырлыклар күрсәтә, кыюлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Дәү әнием Әсмабикә яу кырыннан бабамның батырларча һәлак булуы турында ике тапкыр «похоронка» ала. Бабам исә контузияләнеп, яраланып булса да, туган җиренә исән-имин кайтып җитә. Олы углы — Габдулласы яуда башын салгач, аның нарасыен ятим, яшьли тол калган хатынын ялгыз итмәс өчен, төскә чибәр, эшкә уңган Хәлимәне сугыштан яңа кайт-кан уртанчы, буйдак улы Гыйния-туллага ярәшә. Бу изге гамәл дә борынгы йола буенча башкарылган бит. Аның асылында нәкъ менә нәсел тамырларын саклап калу мәгънәсе ята. Әлеге изге җаннарның — Гыйниятулла белән Хәлимәнең — әтием белән әнием булуын да исегезгә төшерсәм, халык йолаларының миңа ни өчен шулай гомерем буена кадерле булуын тоймый калмассыз. Туган җир кадерен, буыннар бәйләнешенең әһәмиятен балалар аңына җиткерәсең килсә, күркәм гореф-гадәтләренә, йолаларына таян икән.
Балтач ягының Сабантуй батырлары, күренекле сәнгать осталары, һөнәр осталары иле булуын мин үзем гади генә аңлатам. Монда яшәүче халык мәктәп елларыннан ук бәләкәйләр өчен Сабантуй, «Нәүрүз», «Нардуган», «Сөмбелә» кебек әби-бабаларыбызның мәҗүси чакларыннан килгән бәйрәмнәренә катнашып, халкыбызның матур йолалары эчендә тәрбияләнеп үсә. Хәзер инде, билгеле, ул бәйрәмнәр үзгә. Без шул элеккедән килгән форма эченә заманча эчтәлек салабыз.
Дуслык өлгесе —
уртак йола
«Боларның күбесен республиканың барлык төбәкләрендә үткәрәләр. Ә менә Соснага гына хас берәр йола бәйрәме бармы икән?» Рөстәм Гыйниятулла улы шуны гына көтеп торган кебек үзләрендә 1 майда уздырыла торган «Йомырка тәгәрәтү» турында сөйләп ташлады. Ул бу төбәктәге күрше мари, удмурт, рус авылларына да хас икән.
«Алдагы көндә 6–7 яшьлек балалар, йорт саен кереп, төрле төскә манып пешерелгән йомырка җыеп йөри. Моңа ияләшкән әниләр алдан әзерләнеп тора. Иртәгәсен бар халык болынга җыела. Менә берзаман өлкәннәр, тау башына менеп, йомыр-
ка тәгәрәтә башлый. Арадан берәү аларның тау астына таба күпме җир «үткәнен» үлчәп тора. Без, тау өстенә җыелган бала-чага, шул йомыркалар артыннан тәгәри-тәгәри түбәнгә томырылабыз — һәркемнең үз букчасын тутырасы бар. Бу уен борынгы заманнарда җирнең өлгергәнлеген тикшерү өчен уйлап чыгарылган. Йомырка дымлы җирдән тәгәрәми. Аның күпме тәгәрәгәненә карап, җирнең җылыну дәрәҗәсен ачыклаганнар. Йомырканың әйбәт тәгәри башлавы көтү чыгарырга вакыт җиткәнен күрсәтә. Димәк, терлекләрнең тоягы язгы җирдә батмаячак. Соңыннан әти-әниләр безнең өчен бәйрәм ясый иде. Җиргә җәелгән ашъяулык өстендәге йомыркалар янында бәлеш, коймак-кабартма кебек башка тәм-томнар да була. Самавыр кайный. Кызлар җырлы-биюле йола уеннары оештыра, малайлар көрәшергә тотына. Ә әти-әниләрдән берничә кеше тамашага җитәкчелек итә. Мари, татар, удмурт, рус гаиләләре катнашып, үз гореф-гадәтен күрсәткән ул бәйрәмнәр табигый дуслык өлгесе булган дисәм арттыру булмас.

Көрәш — җанда
Ә инде Балтач ягында көрәшчеләрнең күп булу серенә килсәк, анысы да балачакка барып тоташа. Җәй башлангач, болында каз бәбкәләре саклаган малайлар нәрсә эшли дисез? Сездә ничектер, безнең авыл малайларының иң яраткан уены — бил алышу. Ә район Сабан туе гел безнең Сосна болынында уза. Ул исә малай-шалай көрәшеннән башка үтми. Бәйрәм җитәрәк бөтен район көрәшчеләре иртәдән кичкә кадәр авыл мәктәбенең спорт залында шөгыльләнә. Бусы да — безнең өчен чып-чын бәйрәм. Сабан туеның булачак батырлары синең күз алдыңда күнегүләр үткәрсен әле! Киекбаштан 4 бертуган Гыйләҗевләр, Янгулдан 3 бертуган Әүхәдиевләр, Газиз Газыймов, Бөрбаштан Васил Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Салавычтан Ислам Фазылҗанов, үзебезнең Соснадан Марат Гомәров… Миңа бу батырлар бил алышканда Сабантуй мәйданындагы халык, аларга сокланып, өнсез тора кебек тоела иде.
Мәктәп тормышы тоташ бәйрәм көннәре кебек истә калган, чөнки атнаның һәр җомгасында берәр йолага багышланган концерт-тамаша куела иде. Башта көзнең иң якты, иң нурлы «Сөмбелә» бәйрәме старт ала. Анда хезмәт батырлары, көрәшчеләр чакырыла. Халкыбызның «Сөмбелә» риваяте буенча спектакль күрсәтелә. Ә инде авыл тарихын эченә алган атаклы «Сосна чабатасы» биюенә багышланган концерт-тамаша, мәктәп кысаларына гына сыймыйча, халыкның культура кодын ачыклауга бер омтылыш булган конференция рәвешендә бөтен район, республика күләмендәге бәйрәмгә әйләнә иде. Күп инде ул бездә үзенчәлекле бәйрәм-тамашалар. Гармунчы буларак, мин шуларның үзәгендә кайнап үстем.
Көтелмәгән карар
Рөстәмнең, мәктәпне тәмамлауга, авылдашларын гаҗәпләндереп, кинәт кенә Әлмәткә китеп баруы әлегә кадәр корылган хыял маршрутыннан читкәрәк тайпылу кебек тоелды. Ул фәкать Казанга гына китәргә тиеш иде кебек. Казан арты яшьләре, гомумән, үз язмышларын башкала белән бәйләргә күнеккән ич.
— Башта һәркем үз Казанын булдырырга тиеш, — диде әңгәмәдәшем, эч серләре пәрдәсен аз гына ача төшеп. — Без өйдә алты бала үстек. Миннән 7 яшькә олы абыем Мөнир, урта мәктәпне тәмамлауга, тракторда эшли башлады. Җәйләрен комбайнга күчә һәм үз янына ярдәмче итеп мине дә ала иде. Шулай итеп, мәктәп елларында 5 еллап урып-җыюда катнаштым. Менә шул хезмәтем киләчәк язмышымны билгеләүдә әһәмиятле роль уйнады.
Без унынчы сыйныфны тәмамлаган 1966 елның бер санында «Татарстан яшьләре» газетасында Әлмәттә Татарстан физик культура техникумы ачылуы турында мәкалә басылган иде. Анда минем кебек, дөнья чемпионы булырга теләүчеләрне укырга килергә чакырганнар. Техникум профессиональ спортчылар сафын тулыландыруны, аның җиңел атлетика, көрәш, чаңгы, йөзү, гимнастика кебек төрләрен югары дәрәҗәгә күтәрүне максат итеп куйган. Әйтерсең минем өчен генә ачылган белем-тәрбия йорты. Киттем дә бардым, бардым да кердем. Биредә бөтен вакытыбыз — уянганнан алып йокыга ятканчыга кадәр спорт белән шөгыльләнеп узды. Иртәбез гап-гади күнегүләр ясаудан башланып китә, аннары спорт гимнастикасы, җиңел атлетика, йөзү. Төштән соң үзең сайлап алган спорт секцияләре башлана. Минем алар берничә иде: ирекле көрәш, грек-рим көрәше, татарча көрәш. Остазым, җиңел атлетика остасы, СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры Миңнулла ага Чинкин безне нык рухлы булырга, тормыш авырлыклары алдында җебеп калмаска өйрәтте.
Снаряд урынына —
машина көпчәге
Күнегүләр һәм тырышлык нәтиҗәсе озак көттерми. Рөстәм Гыйбадуллин — 1 нче разрядлы спорт гимнасты. Сосна сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы булып кайтканда, ул инде шундый титулга ия була. Ә аннан — хәрби хезмәт, дембельдән ике ел солдатларны самбо көрәшенә өйрәтү. 1971 елда егет армиядән туп-туры Балтач Сабан туе-
на кайтып төшә. Ул елларда көндәшне, авырлык категорияләренә бүлеп түгел, жирәбә тартып ачыклыйлар. Финалда 75 кг авырлыктагы егеткә бер центнерлы көрәшче белән бил алышырга туры килә. Армиядә чактагы йөк машинасы көпчәген кочып, баш очына күтәрү, койма рәшәткәсен бер йолкуда кадагыннан тартып чыгару кебек «күнегүләре» ярап куя шунда. Көндәш алыпны да, көпчәк аша рәшәткә йолкыгандай, кисәк кенә күтәреп ала да, үз тирәли әйләндереп, җиргә сала. Өенә Сабантуй батыры атын алып һәм бүләк велосипедка атланып кайтып китә солдат.
Рухи азык эзләп
Киров районының халык телендә «кызыл мәктәп» дип йөртелгән
137 нче урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлаганда, Рөстәм Гыйниятулла улының иңендә менә шундый бай хезмәт һәм тәрбия багажы була инде.
— Мин монда гаҗәп хәлгә юлык-тым. Киров районы — борын-борыннан эшчеләр районы бит. Авыллардан килүче күпчелек яшьләр шундагы завод-фабрикаларда эшли. Арада татарлар күп. Өйдә, балам рус телен өйрәнсен, дип вата-җимерә русча сөйләшкән ата-аналарның балалары мәктәптә минем белән татарча аралашырга тырышалар иде. Аеруча кызлар. Ул чакта яшьлегем белән аңлап та бетермәгәнмен. Алар бит булачак милләт аналары. Ана телендә сөйләшү күп булмаса да, татарча җырлап, биеп, татарлыкларын сакларга тырышалар. Сыйныф җитәкчесе буларак, балаларда милли хисләр көчле булуын сизә идем мин. Тик алар моны белдерүдән читенсенеп торалар. Менә шунда минем баянда уйнавым ярдәмгә килде. Мин аларның күңелендәге рухи бушлыкны җырлы-биюле йола бәйрәмнәреннән, популяр җырлардан торган тамашалар белән тулыландырырга кирәклеген аңладым. Татарча көрәш буенча ярышлар оештыру аларның эчтәлеген тагын да баетты. Анысы инде малайлар күңелен яулау өчен бер ачкыч булды дияргә мөмкин. Әкренләп, укучыларда үз-үзләренә бикләнү, эчке тартыну юкка чыкты. Бәйрәмнәр җитә башласа, үзләре үк мине урап алып, яңа җырлар өйрәтә башладылар. Яңа елда, 8 Мартта, 1 Майда балалар көче белән концертлар кую матур гадәткә әйләнде.
Һәркемнең үз «икс»ы
— Тормыш бит шома асфальт юл түгел. Педагог күпме генә тырышса да, бөтен шәкертләре дә матур хатирәләр белән генә искә алырлык булып чык-
мый. Сезнең дә үкенеч белән искә алган мизгелләрегез бардыр, — дигән гөманым белән мин бөтен гомерен мәктәп белән бәйләгән исемле көрәшченең күңел кылларына кагылып куйдым кебек.
— Андый хәл Казанның Идел буе районының 48 нче мәктәбендә укыткан чор белән бәйле, — диде ул, күңелендә озак йөрткән «шеш»не тишәргәме - юкмы дигәндәй, уйчан гына. — Бу — шулай ук авыллардан күчеп килеп, сазлык, чокыр-чакыр өстендә йорт җиткергән татарларыбыз яши торган төбәк. Завод өстендә завод, ә бернинди мәдәният йорты, спорт сарае юк. Шуңа күрә мәктәптә укучы малайларның көрәш секциясенә ябырылып йөрүе беркемне дә шиккә төшермәде. Минем анда укыту чорым «Тяп-ляп» бандасы котырган 1973–1981 елларга туры килде. Соңрак шуларның төркем лидерлары арасында безнең мәктәп укучылары Хантимеров, Таҗетдинов, Каюмов кебекләрнең минем көрәш түгәрәгендә мускул ныгытуы ачыкланды. Бик булдыклы егетләр иде. Аянычка, тайгак юлдан китеп әрәм булдылар. Ә алардан читтә торучылар арасыннан бик күп Сабантуй батырлары чыкты.
Үзем дә ун елдан артык районның «Каенлык» Сабан туенда көрәштем. Казан, Татарстан беренчелегенә узган бәйгеләрдә үз авырлыгымда байтак еллар җиңү яуладым. Тик беркайчан да Омск спорт һәм физкультура институтында читтән торып укыганда аралашырга туры килгән СССРның атказанган спорт осталары Галимә Шөгерова, Олимпия чемпионнары Шамил Хисаметдинов, Хафиз Тимашевлардан ишеткән «икс» турында онытмадым.
Спорттан вакытында китүне шулай атыйлар. Безнең тормыш җәрәхәтләр белән үрелеп бара. «Гариплек ала калсаң, спортчыларны яклау тиешенчә оештырылмаган. Гомерең буе онытылып, өеңдә дүрт стена эчендә ятарга мөмкинсең», — дигән иде үзе соңрак 26 яшендә Ленинградта узган Европа чемпионатында авыр җәрәхәт алып, көрәштән китәргә мәҗбүр булган Шамил абый. Ул үзенең спорттан киткәч, тренер булачагын юрап куйган иде. Шулай булып чыкты да. Миңа да ул мәктәптән, балалар дөньясыннан аерылмаска кушты. Галимә исә, спорт юлын мәктәп белән үргән очракта, педагог белән гаилә корырга димләде. «Синең көрәш рухыңны аңлау өчен яныңда шундый фәрештә кирәк», — диде ул.
Сабакташым киңәшен онытмадым. Булачак хатыным Әлмира һөнәре буенча шәфкать туташы иде. Кавышкач та, мин аңа Казан педагогия институтына читтән торып укырга керергә тәкъдим иттем. Ул менә әле дә балаларга мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Үзем дә 1981 елда 42 нче мәктәптә эшли башлагач, шул ук югары уку йортының география факультетын тәмамладым. Ике кыз — Алсу һәм Алинәне үстердек. Алсу музыкага, татар җырына бик хирыс иде. Милли иҗат фестивалендә лауреат исемен яулагач, Илһам абый Шакиров белән Вафирә апа Гыйззәтуллиналар аны үзләре белән гастрольләргә йөрттеләр. Вафирә апа безгә: «Алсуның тавышы искиткеч. Мин аны шәп җырчы
 итәм», — дигән иде. Яныбыздан җибәрәсебез килмәде. Ул, 19 нчы рус мәктәбен тәмамласа да, КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керде. Хәзерге вакытта Алсу ире Ринат белән Камилә, Мәликә, Ләйлә, Җәмилә исемле 4 кыз һәм Йосыф исемле 1 ул үстерәләр. Өйдә гаилә бакчасы ачып, чын, инсафлы татар балалары итеп тәрбияләде Алсу белән Ринат сабыйларын. Һәр шимбә диярлек оныкларыбыз белән язучылар Роберт Батулла, Абдулла Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре буенча куелган спектакльләрне карарга йөрдек. Алар өчен өй спектакльләре дә оештыра идек. Һәркайсына рольләрен оста башкарганнары өчен призлар тапшыру гадәтен керттек. Инде олы кызлары Камилә 9 нчы сыйныфта, төпчекләре Йосыф 1 нчедә укый. Алсу үзе 124 нче мәктәптә туган тел укыта. Кече кызыбыз Алинә нәни чагыннан сәнгать мәктәбенең бию түгәрәгенә йөрде. Мәктәпне дә көмеш медальгә тәмамлаган кызыбыз хәзер 173 нче мәктәптә инглиз теле укыта. Ире Ринат белән Ралинә исемле гүзәл фәрештә кыйпылчыгы алып кайттылар. Үз улыбыз Рәдиф бик мөстәкыйль егет булып үсте. КДУда укыганда да бездән бер тиен акча сорамады. Хәзер ул менеджмент белән шөгыльләнә. Гаиләсе белән Державин авылында үз йортлары белән яшиләр.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ