Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәбендә булган фаҗига буенча чыгыш ясады

Бүген, 11 май иртәсендә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 нче номерлы мәктәбендә бер үсмер ут ачкан. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми чыгышында, теракт вакытында җид...

Бүген, 11 май иртәсендә Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175 нче номерлы мәктәбендә бер үсмер ут ачкан. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми чыгышында, теракт вакытында җиде мәктәп укучысы һәлак булды, дип хәбәр итте. Тагын бер һәлак булучы – укытучы.
«Зур бәла. Без җиде баланы югалттык. 8 нче сыйныф укучылары – дүрт малай, өч кыз. Алар монда, өченче катта һәлак булдылар. Уналты кеше — 12 бала, дүрт өлкән кеше — хәзерге вакытта госпитальдә», — дип сөйләде республика башлыгы.
Ут ачкан террорист кулга алынган. Аңа 19 яшь, рәсми теркәлгән коралы булган. Ул үзе генә эш иткәнме яки ярдәмчесе булганмы – билгесез. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Республика Президенты әйтүенчә, мәктәпкә, һәлак булучылар гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.
«Бүген республикабыз һәм илебез өчен зур фаҗига. Без болай килеп чыгуына бик үкенәбез», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Диләрә БАТРШИНА

Фото ТР Мәгариф һәм фән министры сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ