Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.Рөстәм Миңнеханов лауреатларны булачак һөнәри бәйрәмнәре...


Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов лауреатларны булачак һөнәри бәйрәмнәре – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, мәдәният җәмгыятьнең иң мөһим нигезләренең берсе булып тора, бердәмлекне ныгытуга, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга хезмәт итә, шулай ук яшь буынны тәрбияләүгә уникаль өлеш кертә.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде: «Бу республика халыкларының мәдәни традицияләрен саклауның мөһимлеген, ата-бабаларның мәдәни байлыгын һәм хәтерен, һәр халыкның уникальлеген алдагы буыннарда дәвам иттерү өчен көчләрне берләштерү кирәклеген тагын бер кат ассызыклый».
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов рус әдәбияты классигы Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуны һәм татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында указларга кул куйган иде. Республика Рәисе мәдәният хезмәткәрләрен әлеге чараларга актив кушылырга чакырды.
Моннан тыш, май аенда Казанда «Россия - Ислам дөньясы: Kazan-Forum» XIV халыкара икътисади форумы узачак. Агымдагы елдан чара федераль дәрәҗәдә. «Без бик күп кунаклар көтәбез. Безнең мәдәниятебезне, тарихыбызны һәм гореф - гадәтләребезне лаеклы итеп күз алдына китерү мөһим», –  диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүләкләү тантанасы алдыннан ТР Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы булды. «Без тармак үсешенең төп юнәлешләренең берсе – халык-сәнгать кәсепләре турында фикер алыштык. Аларга ярдәм итү һәм үстерү, республикадан читтә алга бару өчен өстәмә шартлар тудыру мәсьәләләре бик мөһим. Без бу юнәлеш буенча конкрет чаралар планын әзерләячәкбез», –  диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда мәдәният тармагына зур ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында актив эш алып барыла. Соңгы 2 елда гына да 2 млрд сумнан артык федераль ярдәм җәлеп ителгән. Республика программалары кысаларында авыл мәдәният йортлары һәм балалар сәнгать мәктәпләре ремонтлана, театрлар, авыл клублары төзелә. «Бу учреждениеләрне яңача җанландыру, халыкны актив җәлеп итү – иң беренче чиратта тармак хезмәткәрләрен җәлеп итү бурычы», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сезгә хезмәтегез, һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез һәм тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәсем килә. Бәхет, сәламәтлек, яңа иҗади проектларны тормышка ашыруда уңышлар телим», – дип өстәде Татарстан Рәисе.
                                                                                                                                                                                                                                   ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ