Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара мәдәният көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен һәм сәнгать эшлеклеләрен Халыкара мәдәният көне белән тәбрик итте. Ул үзен сәнгатькә хезмәт итү һәм мәдәни мирасны саклауга багышлаган һә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен һәм сәнгать эшлеклеләрен Халыкара мәдәният көне белән тәбрик итте. Ул үзен сәнгатькә хезмәт итү һәм мәдәни мирасны саклауга багышлаган һәркемгә рәхмәт белдерде.
ТР Президенты 2022 елның Россия халыкларының Мәдәни мирас елы дип игълан ителүен билгеләп үтте.
«Нәкъ менә быел бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын – Евразия киңлегендә уникаль цивилизация формалашуын алдан билгеләгән гаять зур мәдәни әһәмияткә ия вакыйганы бәйрәм итүебез символик мәгънәгә ия», - дип искәртте Миңнеханов.
Әлеге бәйрәм, шул исәптән, Татарстан мәдәниятенең уникальлеген һәм байлыгын бөтен дөньяга күрсәтүгә дә юнәлдерелгән.
«Мондый эшне безнең матди һәм матди булмаган мирасны үстерү һәм саклауга фидакярләрчә өлеш кертүче мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрдән башка башкару мөмкин түгел», - дип өстәде ТР Президенты.
Моннан бер ел элек, 2021 елның 29 апрелендә, Россия Президенты Владимир Путин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү турындагы карарны имзалады.
tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ