Рөстәм Ямалиев: «Сабантуй – татар телен, мәдәниятен саклау өчен идеология рычагы»

Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев фикеренчә, Сабантуйның хәзерге вакытта әһәмияте «йөзләгән тапкыр» арта. Бу хакта ул Новокузнецкида узган икенче Шахтёрлар Сабан туенда «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Безнең шундый мәшәкатьле вакыт. Халыкларны, диннәрне берләштерергә кирәк, җитәкчеләр халык арасында. Бу рухны күтәрә, берләштерә, киләчәккә өмет уята. Хәзерге вакытта бу бәйрәм күпкә кирәгрәк», – диде ул.

Рөстәм Ямалиев Сабантуй уздыруга акча әрәм итәләр дигән караш белән кискен риза булмавын әйтте. «Бу – безнең төп бәйрәм. Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен идеология рычагы. Сабантуй башлыча спонсорлар хисабына уздырыла. Минемчә, тагын да күбрәк спонсорларны җәлеп итәргә кирәк», – диде ул.

Ямалиев фикеренчә, Сабантуйда тагын өч әйбер булырга тиеш: «Бизнесменнар өчен түгәрәк өстәл, Россия татарларының аксакаллар шурасы, өченчесе – яшьләр, студентлар өчен Сабантуйлар уздыру».

Аның фикерен Алтай крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Әминев тә хуплады. «Халыкара масштабтагы бәйрәм. «Бу күтәрелеш бирә. Мораль, рухи яктан күтәрә, традицияләргә кызыксынуны арттыра, аралашу бирә. Бу татарларның авторитетын күтәрә, губернаторларның мөнәсәбәте җитдирәк була, игътибар арта, проектларны якларга уңай була», – диде ул.

«Татар-информ» журналисты Новокузнецкидагы Сабантуйга килгән төрле милләт вәкилләре белән аралашты. Артур Ледомскийның әтисе Ринат исемле татар, әмма ул үзенең милли чыгышы белән моңа кадәр кызыксынмаган булуын әйтте. Ул бәйрәмгә кечкенә улы белән чыккан. «Моңа кадәр берни дә белми идем», – диде ул Сабантуй турында. Бу бәйрәмнән соң ул бәйрәм, татарлар белән кызыксыначагын әйтте.

Гурьев районыннан Чуваш-Пай авылыннан килгән чуваш делегациясе бу бәйрәмне бик югары бәяли. «Бу бердәмлек бирә. Эмоциональ күтәрелеш чыганагы. Россиянең төрле милләтләргә бай икәнне күрсәтте. Төрле милли костюмнар кәефне күтәрә. Татарстаннан югары дәрәҗәдә делегация килүен югары бәялибез», –  диде чуваш авылы старостасы Нина Зыкова. Алар авылда Агатуй бәйрәмен уздырган. «Өлкә күләмендә уздыру өчен безнең халык саны аз», – диде ул.

Бәйрәмнәр оештыручы Евгений Лукьяненко «Сабантуй – язгы кыр эшләре бәйрәме»  дип белә, нинди дә булса халыкныкы икәнен Татарстан делегациясе катнашуы нәтиҗәсендә генә белгән. «Без бу бәйрәмнең бездә узуына шат», – диде ул.

Новокузнецкидан Кирилли Шелепов бу бәйрәмнең «югары дәрәҗәдә һәм позитив» булуын билгеләп үтте. Ул моңа кадәр күбрәк рус культурасы белән генә таныш булуын, ә бу бәйрәмнең этник бәйрәм икәнлеген генә белгәнлеген әйтте.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.