Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Зәкуановны озатып кайткач...

Җәмәгатьчелек Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, “Авыл моңы”, “Күңел тыкрыклары”, “Синдә калам”, “Вечерние раздумья”, “Күңелдәге уйлар”, “Күңелдә туган җырлар”, “...

Җәмәгатьчелек Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, “Авыл моңы”, “Күңел тыкрыклары”, “Синдә калам”, “Вечерние раздумья”, “Күңелдәге уйлар”, “Күңелдә туган җырлар”, “Голос колоса” дигән китаплар, 200дән артык җыр авторы Рөстәм Зәкуан белән мәңгелеккә хушлашты.
Шигърияткә туган авылы Үчәлледә (Азнакай районы) хуҗалык җитәкчесе урынбасары, “Янтарь” совхозы директоры, “Татнефть”нең эшчеләрне тәэмин итү идарәсендә директор урынбасары, Азнакай хакимияте башлыгының беренче урынбасары, Татарстан дәүләт советы депутаты булып эшләп тормыш йөген шактый тарткан, тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак килә ул. 2009 елдан “Таттелеком”да матбугат үзәге җитәкчесе иде Р.Зәкуанов. Һөнәре буенча журналист булгангадыр, без - журналистларны якын итә, ике сүздән аңлый иде ул. Җиңел иде аның белән эшләве.
Кемдер килә бүген җиргә,
Кемдер бу җирдән китә.
Килми беркем дә мәңгегә,
Ике карыш җир җитә...
...Күпме дуслар җирдән китте, Рухын саклый чардуганнар. Кем ятуын искәртергә Баш очына таш куйганнар. Кабелектә йөрим уйлап, Киткәннәрне зират кылып. Тынычлыкта яталар, дип, Күңелемнән дога укып. Очрашулар теләп йөрим Берсен-берсе көткәннәргә, Озын гомер бирсен Ходай Җирдә гомер иткәннәргә. Барлыйм кабат узганнарны, Салават дим, үткәннәргә. Оҗмах теләп, догаларым Юллыйм җирдән киткәннәргә.
“Эх” дип тә зарлануны белмәгән, баскан өстенә басып йөргән Рөстәм Зәкуан, күр инде нинди моңсу шигырьләр язган булган бит. Бу моңсулыкны без ул үзе янәшәдә булганга гына сизмәгәнбез күрәсең... Сизмәгәнбезме, әллә...Әйе, әйе дөресрәге ул моны үзе сиздермәгән. 9 ай буе яман авыру белән көрәшкәнен дә белгертмәде. Моң-зар дигәнне теш арасыннан да чыгармады ул. Хәтта аны дәвалаган табиблар да: “Безнең моңа кадәр бу кадәр дә оптимист кешене күргән юк иде. Палатага кйчан керсәк тә елмаеп каршы алды”,- диләр.
10 көн саен кан биреп торган. Анализлар да көннән-көн яхшыра баргач, авыруны җиңәчәгенә, үткәреп җибәрәчәгнә ышанганан.
-12 мартта Бәкергә ял итәргә бардык. Шунда УЗИ торганда, кайткач табибка барып бавырын күрсәтергә куштылар. Барды. Авыруы бавырда гына түгел, эчәкләрдә дә булуы ачыкланды. Тукай туган көндә Шигырь бәйрәменә - үз өлешләренә тигән Тукай премиясен алырга бара алмады - хастаханәдә калды. Ул бу авыруга гадәти грипп, озакка сузылган ифекция итеп кенә карады. Табиб янына мине ул үзе белән ике тапкыр гына алып керде. 5-6 тапкыр операция кичерде. Бөтен авырлыкларга түзде, зарланмады, сыкранмады. Киләчәккә планнар корды. Тора-бара анлизлар яхшырды. Шикләнер, төшенкелеккә бирелер нәрсә дә юк иде. Табиблар да: “Рөстәм Газизҗанович, сез моннан соң икенче тормыш башлаячаксыз”,- дигәннәр. Нишлисең, тәкъдирдә язылган булгандыр дияргә генә кала: авыруны инде җиңде дигәндә генә инсульт китереп бәрде. Инсульттан соң күзен ачкач, “Күңел тыкрыклары” дигән китабын алып кердем. “Рөстәм, бу китабыңны таныйсыңмы?”- дидем. Таныйм, диде. Шуннан өч шигырьен кычкырып укыдым. Күңеле булып тыңлады. Китапларының һәркайсын баласы кебек кабул итә иде. Чыгуын көтеп ала, сигальный китапны Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинга алып китеп сөенечен уртаклашып кайта иде. Бик тату, берсен-берсе тулыландырып фикердәшләр буларак эшләделәр,- ди Рөстәм Зәкуанның хатыны Фәния ханым.
Аякта йөргәндә Р.Зәкуанов китапларын хастаханәгә алып килеп, үзе дә авыруларга шигырьләр укыган, авторграфлар биргән, кыскасы палатадашларының күңелен күрә торган булган.
-Без әтәй-инәйнең ике энҗе бөртегедәй кадерлесе булып үстек. Абый белән минем ара 3 яшь,- дип сөйли аның Үчәлле авылында яшәүче сеңлесе Резедә.- Тәрбиягә килгәндә инәйнең әнисе Миннеямал әбиебезнең йогынтысы да зур булды безгә. Ул абый тугач та, аны карарга дип, торырга безгә килгән. Чөнки әниебез кичләрен дә эшкә чыга торган иде шул. Инәй китапханәче булып 36 ел эшләде. Абый да гомер буе кеше кешесе булы. Ярдәмчел, киң күңелле иде. Абыйны улларыма кечкенәдән үрнәк итеп куеп, “Рөстәм абыегызның йөзенә кызыллык китерерлек булмасын”,- дия идем. Әтәй үлгәннән соң, ул безгә әтәй урынына калды. Абыйның хатыны Фәния апа белән без апалы-сеңелле кебек. Абыйга авыл халкы да рәхмәтле. Депутат булганда, 2007 елда авылдагы клубны иҗтимагый үзәк итеп ачтылар, авылга су керттерде, мәчетне ремонтлаттырды. Кылган игелекле эшләрен санап кына бетерерлек тә түгел. Миңа да “апаем” дип өзелеп торды. "Апаем, авылда нигезне бетермик” диде. Нигез тора. Каралган, Аллага шөкер. Кайда гына яшәсә дә, иң элек бакча утыртыр иде. Ул утырткан алмагачлар да юксыныр әле аны. Җиңгәбез Фәния апа абый кая барса, декабрист хатыны кебек аның артыннан бер тотам калмый йөрде. Абый оптимист булды. Операциягә кереп киткәндә дә, тавышы көр иде,- ди Резедә ханым яшь аралаш.
Кылган гамәлләре тау кебек Р.Зәкуанның. Әнә бит ничәмә-ничә чакрымнар үтеп Илбәк авылыннан да юкка гына килмәгәннәр инде аны озатырга. 15 ел эшләү дәверендә бетеп-беткән авылны аякка бастырды Зәкуанов. Авылда ике катлы мәктәп, балалар бакчасы, фермалар, амбарлар, медпункт салына. Авылга газ, су кертелә, юллар салына... Кайда эшләсә дә эш кешесе булды Рөстәм Зәкуанов.
Рөстәм Зәкуанны соңгы озатырга килүчеләр арасында кемнәр генә юк иде. Якташлары, язучылар, журналистлар, артистлар, хезмәттәшләре...
...Мин разыймын, җирдән киткән чакта
Авылдашлар булса догада...
Монысы да аның сүзләре. Аның инде васият булып яңгыраган бу теләге дә үтәлде... Бар да догада калды...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ