Логотип Магариф уку
Цитата:

«Русча ЕГЭны юньле-рәтле тапшыра алмам»

Соңгы елларда мәктәпләребезгә ЕГЭ дигән бер зәхмәт ныклап тамыр җәйгәч, болай да укучылары саны илле-алтмыштан артмаган күпчелек авыл мәктәпләренә кырау төшкәндәй булды. Чөнки аларның IX сыйныфта укыг...

Соңгы елларда мәктәпләребезгә ЕГЭ дигән бер зәхмәт ныклап тамыр җәйгәч, болай да укучылары саны илле-алтмыштан артмаган күпчелек авыл мәктәпләренә кырау төшкәндәй булды. Чөнки аларның IX сыйныфта укыганнары: «Русча ЕГЭны юньле-рәтле тапшыра алмам», – дип, унынчыга бармыйча, кайсы кая китү ягын карый. Нәтиҗәдә күпме татар авылларындагы урта мәктәпләр – башта тугызъеллыкка, тора-бара башлагыч мәктәпкә үк әйләнде. Нишлисең инде: заман чире. Ярый ла әле, IX cыйныфны тәмамлаганнар күңелләренә хуш килгән һөнәрне сайлап, урта уку йортларында укуларын дәвам иттерә алсалар!? Каядыр чит-ят шәһәрләрдә укыганнарның күңелендә туган җир кадерен белү, туган авылына кайтып, төпләнү уе сүнмәс-сүрелмәс дисезме? Юл чатында торып калган тугызынчыларга ничек ярдәм кулы сузарга да күңелләренә ничек ачкыч табарга?
Бу җәһәттән, һәр районның үз кыйбласы. Әйтик, Мамадыш районы мәктәпләрендә инде соңгы җиде-сигез елда мәктәп балалары өчен «Тормыш дәресләре» дигән муниципаль проект шактый нәтиҗәле эшләп килә. Бу җәһәттән, Арча районы башлагычы да кызыклы. Быелдан бу районда «Туган җир» дигән түгәрәк өстәлләр оештыруны гадәткә керттеләр. Районның Шушмабаш, Яңа Кенәр, Ташкичү, Утар Аты, Кушлавыч, Түбән Аты, Шурабаш мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шундый очрашулар оештырылган да инде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Зөлфәт Дәүләтбаев, авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Мондый чаралар яшь буынны туган җирдә калдыру максатыннан район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән районның һәрбер мәктәбендә оештырылачак дигән уйда Арчадагылар.
Әтнә районы мәктәпләренең IX укучылары исә бу көннәрдә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында оештырылган «Ачык ишекләр көне»ндә катнашып кайттылар.
              Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ