Руслардагы төрки фамилияләр турында

Үзара аралашу барышында халыклар бер-берсенең теленә йогынты ясый­лар. Шуның нәтиҗәсендә аерым сүз­ләр бер телдән икенчесенә дә үтеп керә. Татар телендә, мәсәлән/гарәп-фарсы һәм руслардан кергән сүзләр шактый. Үз чира­тында рус теле дә татар теленнән байтак кына сүзләр кабул иткән. Андый сүзләр хәтта фамилияләрдә дә чагылыш таба.

Н. А. Баскаковның «Төркиләрдән кергән рус фамилияләренең килеп чыгышы»[I] исем­ле китабыннан да моны ачык күрергә мөм­кин. Әйтергә кирәк, бу китап — төрки ха­лыклардан русларга кергән фамилияләр­нең килеп чыгышын документлар нигезен­дә раслаучы уникаль хезмәт. Анда Россия мәмләкәте тормышында күренекле урын тоткан 300 шәхеснең фамилиясенә тарихи- этимологик анализ ясалган. Әмма бу, рус­ларда төрки халыклар сүзләре белән бәй­ләнешле фамилияләр шушылар гына икән, дигән сүз түгел. Хезмәтнең «Кушаматлар һәм фамилияләр күрсәткече» дигән өле­шендә аларның шактый күп булуы раслана.

Шулар арасында Суворов, Салтыков, Татищев, Шишкин, Голенищев-Кутузов, Ак­саков, Тургенев, Мусин-Пушкин, Карамзин, Тютчев, Тухачевский, Тимирязев, Чаадаев, Пирогов, Кантемиров кебекләре — аеруча мәшһүр фамилияләр. Шунысы кызыклы, китапта күрсәтелгән төрки сүзләргә бәйле фамилиялеләр чыгышы ягыннан төркиләр­гә мөнәсәбәте булмаган халыклар — рус­лар, Көнбатыш Европалылар (аерым алган­да, итальяннар, шведлар, немецлар, литва­лылар, греклар һ.б.) арасында да очрый. Ниндидер сәбәп белән алар төрки фами­лияләр кабул иткәннәр. Моңа «аксак» сү­зеннән ясалган Аксаков дигән фамилия мисал була ала. Автор андый фамилияле кешеләрне Киевкә варяглардан килүчеләр дип аңлата.

Төрки фамилияле кешеләрнең күбесе, әлбәттә, үзләренең чыгышлары ягыннан төрки телдә сөйләшүчеләр булган. Алар арасында кайчандыр рус князьләренә һәм рус патшаларына хезмәт итәргә күчкән та­тар морзалары, алпавытлары да байтак. Билгеле, алар руслар ягына ялгыз гына түгел, бәлки дружиналары яки крестьян­нары белән чыкканнар. Руслар ягына күч­кәч, алар исемнәрен дә, диннәрен дә, го­реф-гадәтләрен дә, фамилияләрен дә ал­маштырырга тиеш булганнар. Тора-бара алар туган телләрен дә онытканнар — тулысынча руслашканнар.

Төркиләрнең русларга хезмәт итәргә кү­чү процессы бчк күптәннән — Алтын Урда оешканчы ук башланган һәм ул соңрак чорларда да дәвам иткән. Китаптан хрис­тиан диненә күчүчеләрнең күбесе татарлар булуы аңлашыла.

Шик тә юк, төрки халыкларның бер өле­ше, русларга чыккач та, үзләренең иске, гарәпләрдән кергән фамилияләрен саклап калганнар (Юсупов, Муратов, Мансуров, ‘ Измайлов, Ахматов, Мустафин һ.б.). Татар яки бүтән төрки халык сүзләре нигезендә ясалган фамилияләр йөртүче башка милләт кешеләре дә күп (Булатов, Карамышев, Татаринов, Болгарский, Мещерский, Баш- кирцев, Аргамаков, Казанцев һ. б. ш. кебек). Хәзерге вакытта Толмачев, Саванчеев, Азанчеев кебек кешенең һөнәренә бәйле яки төрки-татар сүзләре нигезендә ясалган Башмаков, Аксаков, Тараканов, Чеботарев кебек фамилияләр дә очрый.

Тагын шуны да искәртик, Татаринов фа­милиясенә бәйләп (122 бит), автор татар дигән атаманың килеп чыгышын да аңлата.

Бу сүз хакында галимнәр төрлечә фа­раз итәләр. Берәүләр, аны фарсылардан кергән типтәр сүзеннән килеп чыккан, ди­ләр. Икенчеләре тунгусларның (хәзер эвенк) та-та сүзеннән түгелме, өченчелә­ре — чыгытайча тат сүзеннән ясалмадымы икән, дигән фикерләр әйтәләр. Шушылар арасында иң киң таралган версия — татар сүзенең этногенезын монгол басып алучы­ларына бәйләп аңлату.

Имеш, кайдадыр, Монголиянең төньяк- көнчыгыш өлешендәме, Манчжуриядәме, та-та дигән бик сугышчан кабиләләр яшә­гән. Аларны башта Кытай императоры, аннары Чынгызхан буйсындырган. Чын- гызхан Көнбатышка походка шул та-та (үзгәргәне татар) кабиләләрен дә алып киткән. Шуның өчен монгол басып алучы­ларын таһар-монголлар дип йөрткәннәр.

Татарлар исә монгол яуларының алдын­нан барырга һәм беренче булып һөҗүмгә ташланырга мәҗбүр ителгәннәр. Шунлык­тан һәр җирдә монголлар һөҗүме куркы­нычы туса: «Татарлар килә!» дип кычкыра торган булганнар. Бу — татар дигән сүз­нең бик тиз таралуына китергән. Монгол­лар яулаган территорияләрдә яшәүчеләр­не соңга таба татарлар дип атый башла­ганнар. Берничә гасырдан соң татар исе­ме Идел буе болгарларына да тагылган.

Әлеге китапның авторы, башкалар ке­бек, татар дигән исем монголлар белә* килгән татарлардан алынган, дип кара­мый, мәсьәләне башкачарак куя. Мәсә­лән: «Казан татарларының хәзерге исеме­нә килгәндә,— ди ул,— алар бу исемне VIII—XI гасырларда ук билгеле булган борынгы кабилә исеменнән түгел, бәлки мәшһүр Алтын Урда темнигы Нугайның, әтисе Татар исеменнән алган булулары

ихтимал».

Автор үзенең фикерен документлар бе­лән дә, фактлар белән дә дәлилләми.

Фатих ИБРАҺИМОВ,
1960 — 1977 елларда «Совет» мәктәбе журналының баш мөхәррире,
педагогия фәннәре кандидаты
«Мәгариф» журналы битләреннән

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.