Сабакташыбыз Раһиб Рәхмәтуллинны озаттык

7 май көнне Апас районының Урта Балтай авылында туганнары, сабакташлары, авылдашлары Раһиб Мөбин улы Рәхмәтуллинны соңгы юлга озатты. Кичә туганнары, мәчет картларын җыеп,  Раһибның өчесен уздырды.

Сабакташым Альберт Мифтахов белән икебезгә мәрхүмне туган җиренә озату кайту, җеназа намазында катнашу насыйп булды.

Ни кызганыч, отыры кими барабыз. Без 1976 елны КДУның тарих һәм филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә, 466 нчы төркемгә укырга 7 егет, егермедән артык кыз кергән идек. Кызларның бөтенесе дә диярлек исән-сау (нигә бүген дә кызлар дип яза икән дисезме: безнең ватсаптагы төркем, Чибәр кызлар, шәп егетләр, дип атала). Тик менә егетләрнең инде өчесен ахирәткә озаттык. Әүвәл Фәрит Бәширов китте, аннан Әмин Галимовны озаттык. Инде менә Раһиб Аллаһ катына кайтты (динебез, иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун, ягъни Аллаһтан киләбез һәм Аңа әйләнеп кайтабыз, ди).

 

Без –Раһиб, Фәрит, Рафаил Шәмсетдинов (Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы егете) һәм мин КДУ тулай торагында бер бүлмәдә биш ел бергә яшәдек. Җиденчебез – Газинур Моратов, бездән аерымрак, шагыйрь дуслары белән бер бүлмәдә торды.

   Хәер, Раһиб, яныбызга еш килеп йөрсә дә, беренче курста туганнарында торды. Әмин, Раһиб, Альберт – өчесе дә өч дистә елдан артык мәктәптә эшләде. Тәгаен алганда, Раһиб гомер елларының дүрт дистәсен диярлек мәктәпкә багышлады. Ул 1981 елдан 1989 елга кадәр – Тәтеш районының Келәш урта мәктәбендә, 1989 елдан 1991елга хәтле – Яшел Үзән шәһәренең 7нче урта мәктәбендә, 1991елдан 2020 елгача, ягъни утыз еллап, яман шеш тозагына эләккәнче, Яшел Үзәндәге 5 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытты. Шушы фидакяр хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, 2014 елда Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды.

  • Раһиб Рәхмәтуллин мәгариф системасында барган яңалыкларны беренчеләрдән булып гамәлгә куючы, компетентлы педагог иде. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе оештырган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификация күтәрү курсларында Раһиб Мөбин улы даими рәвештә тәҗрибә уртаклашты. Республикабызның гына түгел, чит өлкәләрдәге коллегабызларның да ихтирамын казанган затлы шәхес, остаз булды,” – дип искә алды аны башкалабыздагы мәгариф хезмәткәрләре, вафат булу хәбәрен ишеткәч.

Сәхнә өчен туган кеше иде дип тә әйтеп буладыр Раһибны. КДУ профессоры Хатыйп Миңнегулов (сүз уңаеннан, ул без укыган 466 нчы төркемнең кураторы иде) белән Яшел Үзән шәһәренә баргач, озак еллар буе әлеге калада уздырылып килүче Каюм Насыйри конференцияләренең берсендә сабакташыбызны җыелышлар залы сәхнәсендә, Каюм баба ролендә күрү насыйп булган иде. Сәхнә дигәннән. Бик моңлы җырлый иде дустыбыз. Университетта укыганда, бүген дә Ирнис ага Рәхимуллин җитәкләүче Татар хорында катнашты ул. Шулай моңлы җырлагангамы, күзләрендә без аңлап-белеп бетермәгән ниндидер сагыш булгангамы, тулай торактагы кордашларыбыз – рус телле татар егетләре аңа “Грустный” дип кушамат таккан иде. Башка төркемдә укыган кордашларыбыз белән очрашкан вакытта нәкъ шул кушамат белән искә алалар иде аны. Беркемгә күтәрелеп бәрелми торган, сабыр холыклы, аз сүзле сабакташыбыз әле бу көннәрдә дә: “Казанга килгән идем әле. Күрешәбезме соң?” – дип шылтыратыр сыман. 

Рәшит Минһаҗ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.