Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабантуй бәйрәме барышында нинди чикләүләр булачак?

Роспотребнадзор Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнары, шулай ук авыл җирлекләрендә узучы Сабантуй бәйрәмнәре кунакларыннан саклагыч битлек киюне һәм кул юуны таләп итә.«Массакүләм бәйрәмнәр вак...

Роспотребнадзор Татарстан шәһәрләре һәм муниципаль районнары, шулай ук авыл җирлекләрендә узучы Сабантуй бәйрәмнәре кунакларыннан саклагыч битлек киюне һәм кул юуны таләп итә.
«Массакүләм бәйрәмнәр вакытында, шул исәптән Сабантуйларында да, кешеләр арасында дистанция саклау аеруча кыен булу сәбәпле, мондый чараларда катнашучыларга саклагыч битлектән булу мәҗбүри. Шуңа күрә быел Сабантуй кунакларыннан битлек кию таләп ителә», – дип белдерде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Мария Патяшина.
Бәйрәм мәйданына керү, туклану һәм кешеләр күпләп җыелып тору урыннарында кул юу шартлары тудырылачак, антисептиклар куелачак. Моннан тыш, тәм-том һәм сувенир продукцияләре сату урыннары бер-берсеннән гадәттәгедән ераграк урнаштырылачак.
Спикер сүзләренә караганда, вакцина кадатмаганнарга, тән саклагычларга ия булмаганнарга һәм риск төркеменә керүчеләргә (65 яшьтән олыраклар) Сабантуй бәйрәменә барудан баш тарту киңәш ителә.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ