Логотип Магариф уку
Цитата:

САФ татарча сөйләшәм!

Соңгы арада өйдә дә эшлибез, эштә дә эшлибез. Өйдә булганда колак төбендә генә Болгар радиосы сөйләп тора. Чөнки аннан илдәге, республикадагы вәзгыять турында сәгать саен хәбәр итеп торалар. Хәбәрләр...

Соңгы арада өйдә дә эшлибез, эштә дә эшлибез. Өйдә булганда колак төбендә генә Болгар радиосы сөйләп тора. Чөнки аннан илдәге, республикадагы вәзгыять турында сәгать саен хәбәр итеп торалар. Хәбәрләр арасында яшьләр белән беррәттән Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи язмаларындагы җырлар бик еш яңгырый, авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәнгать, сәнәгать өлкәсенә кагылышлы тапшырулар эфирга чыга, төрле уеннар бара. Дин турындагы тапшыруларны әйтәсе дә юк – барысы да бик мәгънәле һәм урынлы бара.
Бер тәпән балга, бер кашык дегет нәрсә соң? Яшь башкаручыларның татар теле! Көнгә 5-6 гына тапкырдыр, бер кыз баланы җырлаталар: “...иң кЪаааадерле кешем минем...” Хөрмәтле продюссерлар, тавыш кую режиссерлары һәм тагын әллә кемнәр, арагызда бер генә дә татар кешесе юкмени соң?! Ул кЪаааадерле дигән сүз өстәл артына кертә бит инде. “Кадерле” сүзе чын татар кешесе өчен дә дөрес итеп әйтергә катлаулыдыр бәлки. Соң башка сүз белән алыштырырга була бит: татарча укымаган, татарча сөйләшмәгән, ә татарча җырларга гына маташкан кешене һәм без Татарларны нигә болай интектерергә?! Иң кызганычы, радиодагы бердәнбер очрак кына түгел бит бу.
Бөек Тукаебызның туган көнне узачак Туган тел бәйрәме якынлаша. Аның шигарен “Мин татарча сөйләшәм!”нән “САФ татарча сөйләшәм!”гә үзгәртергә кирәк, җәмәгать.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ