Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар һәм социоуен технологиясе

Бүгенге көндә педагогның баланы тәрбия объекты итеп түгел, ә тәрбия субъекты һәм уртак эшчәнлек вакытында партнер итеп күрә белүе мөһим. Шушы үзгәреш шартларында мәктәпкәчә белем бирүче педагогларның...

Бүгенге көндә педагогның баланы тәрбия объекты итеп түгел, ә тәрбия субъекты һәм уртак эшчәнлек вакытында партнер итеп күрә белүе мөһим. Шушы үзгәреш шартларында мәктәпкәчә белем бирүче педагогларның бала үсешенә күпкырлы интегратив якын килүе, заманча технологияләрдә ориентлаша белүе шарт. Сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләгәндә, белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирүче махсус педагогик коррекцион-үсеш технологияләре кулланыла.
Шул технологияләрнең берсе – социоуен технологиясе. Бала үз яшьтәшләре белән аралашып үсә. Хәзерге заманда кешегә җәмгыять тормышында актив катнашу, үзен шәхес буларак исбатлау өчен, һәрдаим иҗади яктан активлык күрсәтү, мөстәкыйль булу, үз мөмкинлекләрен тоеп, сизеп, аны үстерү, даими белем алу һәм камилләшү мөһим. 
Социоуен технологиясенең максаты – балалар һәм педагогларның ирекле һәм кызыксынып төрле мәсьәләләрне чишү, әңгәмә барышын күзәтә белү күнекмәсен формалаштыру. Без үзебез өчен коррекцион эштә кулланыла торган социоуен алымы үзенчәлекләрен билгеләдек:

  1. Аерым психологик атмосфера: сөйләмендә кимчелекләре булган баланы коррекцияләүнең гамәли юлы – мөстәкыйль сайланган шәхесне чагылдыру.

  2. Дефектолог, логопедларның махсус позициясе: коррекцион-
    үстерелеш биремнәрен тәкъдим итү. Әгәр алар биремнәрне бирем үтәү күнекмәләре начар формалашкан балаларга авыр итеп бирсәләр, бу авырлык балаларны куркытыр иде. Авырлыкларны бала үзе ачкан очракта, аңарда моны җиңү теләге туа. Биремнәрне үтәгәндә күзәтелә торган эшләү теләге шуның белән аңлатыла да инде. Белгечнең төп бурычы – биремнең үтәлү сыйфатын күзәтү. Бала ялыкмасын өчен, эш төрен вакытында алыштырып тору. Катнашучы шөгыль вакытында барган вакыйгада яши алса, интеллектуаль һәм эмоциональ яктан кабул итсә, мондый шөгыльләрне «җанлы» шөгыль дияргә була.


Әлеге технология кысаларында үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куябыз:
– балаларны нәтиҗәле аралашыр-
га өйрәтү;
– белем бирү эшчәнлеген балалар өчен кызыклы итү;
– аларда мөстәкыйльлек, иҗади сәләт, актив позицияне үстерүгә булышлык күрсәтү;
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларда яңа белемнәр алырга теләк уяту.
Технологиянең төп компонентлары: тыңларга-эшләргә-сөйләргә өйрәтү. Иң мөһиме тәрбиячеләр балаларны тыңларга, шөгыльләрне бизәү өчен театраль һәм халык педагогикасын кулланырга, балалар белән эшләүдә уеннарны (театраль, халык, заманча балалар уеннары) киң кулланып, традицион һәм инновацион алымнарны актив яраклаштырырга өйрәнү.
Белем һәм тәрбия бирүнең социо-
уен стиле уеннарны, шөгыльләрне кечкенә, ягъни микротөркемнәрдә үткәрүгә корылган. Микротөркем-
нәрдәге балалар нинди дә булса уртак уеннарга берләшкән була яки тормыш тәҗрибәсе буенча берләшәләр яисә ул бәйләнешләрне тиз генә урнаштыралар. Бу эшләрнең барысы да алган белемнәрне бер-
берең белән бүлешү, яшьтәшеңә ярдәм итү, булышу өчен җирлек булып тора.
Социоуен технологиясенең принциплары:
– педагог – тигез хокуклы партнер. Ул уенны кызыклы итеп уйлап таба, оештыра һәм уйный белү;
– тәрбияче хөкемдар булудан туктый, бу роль балага бирелә. Нәтиҗәдә бала хата ясаудан курыкмый;
– белем һәм күнекмәләр сайлауда балага ирек һәм мөстәкыйльлек бирү;
– мөстәкыйль ачышларга ориентлашу;
– уеннарны уйнату (эшкә керешеп китүгә юнәлтелгән уеннар; уен-разминкалар; иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү уеннары; эшкә тарту өчен социо-уеннар; ирекле уеннар.
Уенның кагыйдәләре һәм шартлары лидерлар алмашынуга, белем бирү процесында төрле белем бирү өлкәләрен интеграцияләргә, тыныч һәм хәрәкәтле уеннарны аралаштырырга мөмкинлек бирә.
Сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар белән эштә социоуен технологияләрен куллану, аларның хәрәкәтләнүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерергә, психологик яктан сәламәтлекләрен сакларга, шулай ук коммуникатив күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә.
Шөгыльләрдә социоуен технологияләрен куллану балаларда бер-берсенә карата кызыксыну уята, педагогка үзенең һәм балаларның үз-үзен тотышын аңларга һәм балаларның талантларын ачарлык шартлар тудырырга ярдәм итә. Традицион педагогикадан аермалы буларак, социоуен педагогикасы таләп итү педагогикасыннан баланы «объект» итеп түгел, ә үсеш һәм тәрбия «субъекты» итеп кабул итү педагогикасына күчүне үстерә һәм раслый.
Сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар белән эштә социоуен технологияләрен куллану түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:
– балалар бер-берсен тыңлый һәм ишетә, киңәшләшәләр, уртак фикергә киләләр; 
– әйләнә-тирәгә, башка кешеләргә, үз-үзенә, яшьтәшләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаша;
– балалар үз позицияләрен яклый, акыллы һәм дустанә рәвештә өлкәннәргә каршы төшә;
– балаларда ялгышкан очракта курку хисе юк.
Ольга САДРЕТДИНОВА,

Казандагы 67 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Фәрдия МИҢЛЕГАЛИЕВА,

Казандагы 67 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ