Логотип Магариф уку
Цитата:

Салаватның улы Россия чемпионы булырмы?

Мәскәү янындагы Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәр спортчылар — юниорлар арасында РФ кубогы өчен автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңеп чыккан. Бу хакта Бө...

Мәскәү янындагы Коломна бистәсендә 18 яшькә кадәр спортчылар — юниорлар арасында РФ кубогы өчен автомобиль спорты буенча ярышның 6 нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңеп чыккан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында хәбәр иттеләр.
Башка этапларда да ул уңышка ирешкән иде. Автомобиль спортының бу төрендә чемпион булырга аның шанслары югары. 6 нчы этапта җиңгәннән соң ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Шунда ук Татарстан байрагы һәм республика гербы алдына басып интервью бирде.
Бу кадерле символлар аңа спортта җиңү өчен терәк булып тора икән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки 16 ел элек аңа исем сайлаганда Татарстанның булачак Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара спорт мастеры һәм РФ чемпионы Рөстәм Миңнеханов үрнәге тәэсир иткән. Мәскәү этабындагы ярышны карарга һәм Рөстәмне котларга аның әнисе Ләйсән һәм әтисе килгәннәр. Татарстанның халык артисты җырчы Салават Мәскәү очкычына утырыр өчен аэропорткатуп-тур Камал театры сәхнәсеннән, чираттагы концерттан килгән. Рөстәм Фәтхетдиновның Мәскәүдәге җиңүе якынлашып килүче Республика көненә бик матур бүләк булып тора.
Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ