Логотип Магариф уку
Цитата:

Сандугачлар да саташа: безне нинди һава торышы көтә?

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына һава торышы белгечләре – КФУ ның метеорология һәм климатология, атмосфера  экологиясе  кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев белән шул ук...

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына һава торышы белгечләре – КФУ ның метеорология һәм климатология, атмосфера  экологиясе  кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев белән шул ук кафедра доценты Тимур Әүхәдиевнең килүен журналистлар аеруча көтеп алдылар. Аларның һәркайсын һава торышының җәй башыннан бирле тотрыксыз торуы борчый иде.
Аның беренче факторы – кояш радиациясе нәтиҗәсендә җирнең нык җылынуы һәм Россия, Татарстан территориясе өстеннән көньяк-көнчыгыш җилләре хәрәкәт итүе, – диде «һава торышы» галиме Юрий Петрович Переведенцев. – Җирдән күтәрелүче кайнар һава, болыт өсләреннән агылган салкын  һава агымы белән тартышып, үзара кушыла һәм көчле давыллар китереп чыгара. Алар үз чиратында куе бишни төстәге өермә-өермә (бер-берсенә өелгән) яшенле яңгыр болытлары йөртүче зур, хәвефле көчкә әверелә.   Игътибар иткәнсездер – янәшә генә авылларның берсендә давыл чыгып, җирне боз белән камчыларга тотына, ә икенчесендә  исә тыныч кына җылы яңгыр ява, өченчесендә яумыйча сибәләп кенә уза. Менә  шул фактор   китереп чыгара да инде  ул урыны-урыны белән ява   торган өермә болытларны. Белеп торыгыз: аның җиргә иң якын урнашканыннан җылы яңгыр гына явачак йә ул сибәләп кенә китәчәк.
Юрий Петрович быелгы җәйнең, башка еллардан аермалы буларак, 9 майдан ук башланып китүен әйтте. Шуңа күрә дә тәүге мәртәбә быел иң беренче булып шомырт чәчәк аткан. Әүвәлге елларда башта – сирень, аннары шомырт, аннары гына балан чәчәк ата торган булган. Быел алар, вакытларын үзгәртеп,  бер-бер артлы чәчәккә күмелгән. Хәтта бөтен тирә-якның тупыл мамыгына күмелүен дә (чәчәк атуын!) галимнәр җирнең артык җылына башлануыннан күрәләр икән. Тиздән атмосфераның җылынуын да өч градуска җитәчәк дип белдерә алар. Климатның үзгәрүе икътисадка гына түгел, сәясәткә дә үтеп керүе моның җитди сигнал булуы турында сөйли. 16 июньдә Женевада Россия – АКШ Президентлары Владимир Путин белән Джозеф Байден очрашуында да климаттагы үзгәрешләр хакында җитди сөйләшү булачак, диләр.
Ә менә КФУ галиме Тимур Әүхәдиев Татарстандагы май аен Крым июне белән чагыштырды.
-Май ае бездә еллардагыдан 4 - 5 градуска җылырак булды, - диде ул. – Июнь ае үзен бик кызу, һавалы тота. Сандугачларның иренеп кенә сайраулары, кайсыбер төбәкләрдә бөтенләй сайраудан туктаулары  да җәйнең үзгәрүенә бәйле. Сандугачлар да саташа икән. Шуңа бәйле рәвештә, быел көз әбиләр чуагы да озак килер дип көтелә.
Аның каруы, безне июль аенда да җылы, җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява торган җәй көтә. Иң мөһиме --игеннәрдән мул уңыш көтелә.
Ирек НИГЪМӘТИ

                                                       

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ