Логотип Магариф уку
Цитата:

Санлы белем бирү: укучы үзе сайлап ала

Заманнан артта калып булмый. Узган ел Татарстан мәгарифендә санлы (цифрлы) белем бирү юнәлешдә (әйтик, “Сберкласс” проектын тормышка ашырып) башкарылган эшләр дә – моңа бер мисал. Балаларга һәм укытуч...

Заманнан артта калып булмый. Узган ел Татарстан мәгарифендә санлы (цифрлы) белем бирү юнәлешдә (әйтик, “Сберкласс” проектын тормышка ашырып) башкарылган эшләр дә – моңа бер мисал. Балаларга һәм укытучыларга яңа белем баскычларын яулау өчен бер форсат дип карарга кирәк моңа. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина былтыр бу юнәлештә башкарылган эшләр хакында безгә түбәндәгеләрне сөйләде.

  • Әлеге платформага өч фәннән Татарстан мәктәпләре өчен махус эшләнгән уку модульләре урнаштырылды. Болар – “Туган тел (татар теле)”, “Туган (татар) телдә әдәбият” һәм “Дәүләт теле буларак татар теле”. Шушы өч юнәлешнең икесе өчен контент безнең институт хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде. Платформаның төп максаты – һәр укучы өчен белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру.


Сберкласста модульле  укыту системасы каралган. 5-9 сыйныфларга татар телен туган тел буларак укыту өчен 69 модуль, татар әдәбиятыннан 82 модуль эшләнде. Алар һәр сыйныфта 68 сәгать вакытны үз эченә ала. Модульләрнең темалары Үрнәк белем бирү программаларына туры килә. Бер модуль дәреслектәге берничә теманы үз эченә ала һәм өчтән алып уникегә кадәр дәрескә исәпләнгән. Һәр предметтан модульләр ике дәрәҗәне күз уңында тотып эшләнде: база өлешен өйрәнү һәм тирәнтен өйрәнү өлеше.
Модульләрдә укучы үз юлын сайлый ала. Укытучы иң элек укучыларның белем дәрәҗәсен, эшне башкару тизлеген истә тотып, балаларга биремнәр тәкъдим итә. Шулар арасыннан укучы һәр этап өчен биремнәр сайлап ала. Модульдә һәр дәрәҗәдә эшләнергә тиешле биремнәр саны күрсәтелгән. Аларны арттырырга ярый, киметергә рөхсәт ителми. Сайлаган планын карап чыккач, укучыга ул ошамаса, планына үзгәреш тә кертә ала.
Һәр модуль кызыклы мотивация тудыру блогыннан башланып китә. Бу – укучыларда модульне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, аларны теманы өйрәнергә әзерләү этабы. Анда видеоязмалар, мультфильмнар, спектакльләрдән, кинофильмнардан өзекләр, рәсемнәр, текстлар урын алды. Бу материалның берсе дә модульгә ялгыш кына килеп кермәде. Видеоязма икән, димәк, аның тексты белән алга таба эшләү күздә тотыла. Шунда ук модульнең төп идеясы һәм проблемалы соравы урнаштырылды.
Төп идея модульнең асылын ача. Модульдә укучы нәрсә өйрәнәчәк, шул кыска һәм аңлаешлы итеп, бер җөмлә белән формалаштырылып бирелде. Проблемалы сорауга укучы үзе, мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә тиеш.
Мотоблокта тагын кереш бирем урын алды. Бу бирем шулай ук укучыларны теманы өйрәнүгә әзерли. Анда алда караган видеоматериалның тексты белән эш булырга мөмкин.
Һәр модуль 4 дәрәҗәгә бүленгән. Аларның беренче өчесен укучы мәҗбүри рәвештә узарга тиеш булса, соңгы дүртенчесен эшләү ихтыярый. Һәр дәрәҗәнең үз максаты бар.
Икенче дәрәҗә – репродуктив дәрәҗә. Әлеге дәрәҗәдә яңа материал аңлатыла, ныгытыла. Биремнәрдә автотикшерү, үзтикшерү, үзара тикшерү, күмәк (төркемнәрдә) тикшерү мөмкинлеге каралган. Платформада урнаштырылган барлык биремнәрнең өчтән берен генә укытучы тикшерә.
Өченче дәрәҗә – төп дәрәҗә. Ул белем бирү программасында каралган барлык материалны үз эченә ала. Укучыга дүрт бирем тәкъдим ителә. Аларның берсен эшләү мәҗбүри, калган өчесе арасыннан укучы үзе тагын берне сайлап алырга тиеш. Бу дәрәҗәдә биремнәр укучыларның телдән һәм язма сөйләм телләрен үстерүгә, баетуга юнәлтелгән. Текст белән эш, картина, рәсем, аудио-, видеоязма ярдәмендә текст төзү, диалог төзеп сөйләү һәм башка шундый биремнәр бар.
Текстлар, башваткычлар да урнаштырылды. Бу этапның төп максаты – укучыларны фонетик, лексик, грамматик материалны файдаланып, текст төзергә өйрәтү. Бу биремнәрне күбесенчә укытучы үзе тикшереп бәяли. Һәр бирем өчен бәяләү критерийлары эшләнде, баллар күрсәтелде.
Дүртенче дәрәҗә – эзләнү-тикшерү дәрәҗәсе. Укучыларга сайлап алу өчен ике бирем тәкъдим ителә. Берсе – иҗади бирем, икенчесе – проект-эзләнү эше.  
Дүрт дәрәҗәне узу мәҗбүри түгел дидек. Әмма укытучы укучыларда биремнәрне эшләргә теләк тудыра ала икән, укучы үзе өчен бик күп мәгълүмат алачак. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль рәвештә укучылар мультфильмнар, төрле форматтагы сүзлекләр эшләп, үзен блогер, сәхнәләштерүче (сценарист) итеп тә сынап карый алачак. Дүрт дәрәҗәдәге биремнәр укучыларга төрле конкурс-бәйгеләргә, конференцияләргә, олимпиадаларга әзерләнергә, сыйныфташлары алдында чыгыш ясарга өйрәтә.
Биремнәрне эшләгәндә бик күп чыганаклар кулланылды, сылтамалар бирелде. Төрле сүзлекләр, энциклопедияләр, татар матур әдәбияты корпусы, татар халык сөйләшләре атласы, балалар өчен чыга торган татарча газета-журналларларның рәсми сайтлары тәкъдим ителде. Бердән, укытучылар өчен бу бик уңайлы булса, икенчедән, укучыларны төрле чыганаклар белән эшләргә өйрәтә, интернет челтәреннән кирәкле материалны табарга, сүзлекләр белән эшләргә күнектерә, газета-журналлар, аларның электрон версияләре белән таныштыра. Сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән төрле кызыклы биремнәрне  укучылар дәрестә дә, дәрестән тыш та кызыксынып эшләр дип ышанып калабыз. Мәгариф министрлыгыннан заказ булса, X-XI сыйныфлар өчен дә бу җәһәттә махсус уку модульләре эшләнәчәк.
Лилия Гыйниятуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ