Яһүд балаларын уттан саклап калган Сәйдә (ВИДЕО)

Бакчасарайдагы атаклы мәгърифәтче, беренче татар-төрки «Тәрҗеман» газетасына нигез салучы, шәһәр мэры Исмәгыйль Гаспралы музеен карап чыкканнан соң, Хан сараена каршы гына урнашкан Рөстәм Дәрвиш музеена да кереп чыгарга булдык. Һичбер юл күрсәткеч күрмәсәк тә, аны табу кыен булып чыкмады.Бер төркем бала-чага безне музейның ишек төбенә  кадәр илтеп куярга әзер иде. Кырым татарлары ишекне капка дип атыйлар икән. Безне ишек төбеннән үк үзе чибәр, үзе сөйкемле Ләйлә Алимова каршы алып, диварларын Бакчасарайның борынгы күренешләрен чагылдырган картиналар бизәгән зур  булмаган кофеханәдә каһвә тәкъдим итте. Җиз каһвә пешергечтә әзерләнгән каһвәнең һәм аның янына куелган ярым ай рәвешле курабье печеньесенең тәме әле дә авызда тора сыман. Тик бу юлы мин Кырым татарларының, үз ватаннарыннан читтә күп михнәтләр чигеп тә, милли гореф-гадәтләре, аш-сулары, ата-бабадан килгән һөнәрчелектән йөз чөермәве хакында сөйләүне ахыргарак куеп, музейда ишеткән җан өшеткеч бер тарихны бәян итмәкче булам.

Сәйдә – дөньяның тынычлык илчесе

Тәрәзә буендагы өстәл янында утыручы аксыл чәчле гид ханым әле генә хуҗабикә – Ләйлә туташ белән алып барган әңгәмәдән айнып җитмәгән иде кебек. Безнең белән исәнләшүгә, ул кабат алдагы сөйләшүгә әйләнеп кайтты.

Сүз 1942 – 1943 елларда Кырым фашистлар кулында булган чор турында бара икән. Шул вакытта Бакчасарайның бер балалар бакчасын җитәкләгән педагог-тәрбияче Сәйдә Арифова 88 яһүд һәм караим баласын үлемнән коткарып кала алган. Җан тетрәткеч ул хәлләр миңа чыгышы буенча үзе яһүд булган Польша педагогы Януш Корчакның фаҗигале каһарманлыгын искә төшерде. Аның (чын исеме –Хенрик Гольдшмит) Треблинка фашистлар концлагеренда яһүд балалары белән бергә газ камерасында һәлак булу тарихын барыбыз да мәктәптән үк  беләбез. Үзенә исән калу тәкъдим ителеп тә, укучылары язмышын уртаклашкан бу бөек педагог алдында баш ими мөмкин түгел.

                                                                                                                                                                                                                                                                      Фото: avdet.org

Нәкъ менә шундый ук батырлыкны ике тапкыр кылган Сәйдә Арифова турында минем беренче тапкыр ишетүем иде. 1942 елда аңа нибары 26 яшь була. 1943 елда Керчь (кырымтатарча Керич) каласы янындагы Аджи-Мушка таш чыгару урыннарындагы канкойгыч бәрелешләрдә совет сугышчыларының каршылыгын җиңгән фашистлар җитмештән артык сабыйны һәм үсмерне җыеп алалар. Болар, нигездә, партизан балалары була. Аларны Керчьтан Севастопольгә баручы корабльләрнең өске палубасына урнаштырып,  корабны безнекеләр бомбага тотмасын өчен, тере калкан урынына   файдаланалар.  Соңыннан бу әсир балаларны Бакчасарайдагы детдомга урнаштырып, бераздан медицина тәҗрибәләре үткәрү өчен, Германия концлагерьларына озатырга тиеш булалар. Менә шул вакытта сугышка кадәр балалар бакчасын җитәкләгән педагог Сәйдә (тулы исеме Сәйде-Сәйд-Ариф) әлеге детдомга няня булып урнаша. Шәһәрдәшләреннән ятимнәр өчен кием һәм азык-төлек җыя. Балалар арасында күпчелеге Кырымда яшәгән караим (анасы яһүд, атасы төрки-татар, хәзәр булган милләт) балалары булганлыктан, алар кырымтатарча беләләр. Белмәгән яһүд сабыйларына Сәйдә телне үзе өйрәтә.

Шушы каһарман хатын, яһүд һәм ярымяһүд балаларына милләте кырымтатар дигән  туу таныклыклары әзерләп, фашистларны алдау юлына баса. Кайбер яһүд гаиләләрен ул,  авылларга илтеп, таныш-белешләрендә яшерә. Архивта табылган  документлар раславы буенча Сәйдә ярдәме белән Капустинский, Шварцман, Салиев, Хаваев, Неметов, Зейгенмуртхай гаиләләре һәм тагын берничә гаилә исән кала. Ятим балаларны концлагерьга озатудан саклауда аңа тагын бер фидакяр хатын – доктор Фәйзулаева булыша.  Ул аларның сәламәтлекләре турындагы справкаларда  туберкулёз, корчаңгы һәм башка шундый йогышлы авырулар күрсәтә. Немецлар, солдатларга йогу һәм эпидемия башланудан шикләнеп, бу контингентны Бакчасарайдан өч чакрымда урнашкан Салачык авылына озатырга карар кыла. Бусы инде –  Исмәгыйль Гаспринскийның туган җире.

Гыйбрәтле тарихның шушы урынына җиткәч, мин, күзләремнең дымлануын күрсәтмәс өчен, тәрәзә янына килеп, урта бер җирендә Александр  Пушкин данлаган Күз яшьләре фонтаны урнашкан Хан сараена күз төшердем. Каһәр суккан сугыш вакытында  балалар, хатын-кызлар койган күз яшьләре дә фонтан хасил итәрлек булгандыр, дигән уй миемне телеп узды. Әңгәмәдәшләрнең җылы аһәң белән талгын гына сөйләшүләрен  тыңлаганда, монда яшәүче кешеләргә баскыннар кылган вәхшилекләр күз алдымнан узды. Соңыннан Воронцов сараендагы гид сөйләүләре буенча мин аларның тарихи биналарга карата «мәрхәмәтлерәк» булуларын белдем. Шуңа күрә дә ярымутрауда Юнысовлар, Воронцовларның зиннәтле сарайлары, Чехов, Айвазовский музейлары, шул исәптән Хан сарае да җимерелмичә калган. Фашист җитәкчеләре Кырымда үзләренең җәйге резиденцияләрен корырга исәп иткәннәр.

Улы Мостафа белән  бергәләп ышанычсыз кеше  мөһере сугылган Сәйдә Арифованың таланып беткән Гаспринский утарын ничек аз-маз  тәртипкә салуын бүгенге кешегә аңлавы бик читен. Шулай да алар йорт-җирне 1944 елның февралендә балаларны анда күчерерлек хәлгә китерәләр. Ә ике айдан таулардан төшкән партизаннар Бакчасарайны һәм аның тирә-юнен басып алучылардан азат итә. Шулай итеп, яшьләре 2 дән алып 15 кә кадәр булган сабыйлар коткарыла. Әмма Сәйдәнең үзен һәм  аның гаиләсен фашистлар тотып алып җәзалауга дучар итә. Хатынның сөякләре сына. Күп еллар узгач, бу хакта бер очрашуда аңардан: «Ул чакта язмышыгыз өчен курку кичердегезме?» – дип сорауга ул: «Андый шартларда курку хисен тою мөмкин түгел», – дип җавап биргән.

 Сәйдәне һәм аның гаиләсен атып үтерүдән румын армиясе капитаны, чыгышы белән кырымтатар  булган Исмәгыйль Салиев йолып кала. Ләкин үлемнән алып калынган яһүд балалары да, аларның ата-аналары да бу каһарман хатынны Сталин фәрманы әзерләгән фаҗигадән аралый алмый.1944 елның маенда ул бөтен гаиләсе белән Кырымнан Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсенә сөрелә. Ә бит әлеге ике һәлакәтне нибары бер ай вакыт аерып тора. Чынлыкта  ул заманнарда системаның палачлары – НКВДчылар алып барган эшчәнлек нацизм идеологиясеннән әллә ни аерылмый: ул да шулай ук бөтен бер халыкны юкка чыгаруга юнәлтелгән була түгелме? Галимнәрнең архив документларына таянып язуларына караганда, Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм аның барышында алтмыш бер милләт вәкилләре аерым төркемнәр рәвешендә депортацияләнсә, ә ун халык ( карачай, калмык, чечен, ингуш, балкар, кабардин, кырымтатар, төрек-месхет, көрд, хешмил) тулысы белән  туган җирләреннән куыла, шуларның 6 сын, шул исәптән Кырым татарларын хыянәттә гаеплиләр.

Алай да үзләрен депортацияләгәнче, Сәйдә Арифова тагын бер батырлык эшләргә өлгерә. Ул, үзе фашистлардан коткарган балаларның чын метрикә язуларын качырган урыныннан алып, НКВДга илтеп тапшыра. Шулай итеп,  88 бала кырымтатар фаҗигасен уртаклашудан азат ителә. Әңгәмәдәшләрем, коткарылган яһүд гаиләләре хәрби частька, прокуратурага мөрәҗәгать итеп карасалар да, Сәйдәнең үзен дә, гаиләсен дә халкының уртак язмышыннан аралый алмыйлар, дип сөйләделәр. Бәхетенә, бу каһарман хатын нинди генә михнәтләр, җәберләүләр күрсә дә исән кала. Кырымтатар халкы өстеннән гаепләү алынып, аларга ватаннарына кайтырга рөхсәт ителгәч, Сәйдәгә кабат кадерле Бакчасараен күрү насыйп була. «Аны «әни» дип йөргән балаларның кайберләре үзләрен үлемнән коткаручы фәрештәләре белән очрашып, рәхмәтләрен белдерү өчен хәтта Израильдән дә кайталар», – дип өстәде Ләйлә. Бәлкем, ул хәлләр «Жди меня» тапшыруында Сәйдә Арифова үзенең Күз яшьләре фонтаны янындагы коточкыч шартларда  яшәргә мәҗбүр булып үлемнән калган, дөресрәге, үзе үлемнән коткарганнарны күрү турындагы хыялын сөйләгәннән соң булгандыр. Аның язмышы белән кызыксына торгач, мин бу соклангыч ханымның – Сәйдә Арифованың, 91 яшькә кадәр  яшәп, 2007 елда бакыйлыкка күчүен белдем. Аның 417 саны белән йөртелүче кабере – Симферополь районының Чистенькая (борынгы кырымтатар саласы Аджы Къал кой юрту) авылындагы мөселман зиратында. Минем: «Ул азамат йөрәкле тыйнак  хатынның исемен мәңгеләштерү өчен нәрсә дә булса эшләндеме?» – дип соравыма әңгәмәдәшләрем: «Бакчасарай халкы аның исемен үзе җитәкләгән балалар йортына бирергә тели һәм хакимият бу тәкъдимне тормышка ашырыр дип өметләнә», – дип җавап бирде. Ул канлы еллардан соң 77 ел вакыт үткәнен искә төшергәндә, әлеге хыялның чынлыкка әверелүенә ышану бик кыен.

Чыгышы белән кырымтатар булган талантлы Украина режиссёры Ахтем Сеитаблаев, Сәйдә Арифованың каһарманлыгына нигезләнеп, кырымтатар хатын-кызларының яһүд һәм украин балаларын, картлар һәм карчыкларны гитлерчылардан коткарып калуларын бәян иткән «Ят дога» («Чужая молитва») дигән фильм төшергән. Күпләр аны өч көн эчендә (1944 ел, 18–20 май)  Кырым татарларын депортацияләү турындагы «Хайтарма» фильмында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәт-Хан Солтан ролен башкаруы буенча хәтерлидер. Режиссёр һәм актёр бер интервьюсында үзенең Иерусалимдагы «Дөнья халыкларының тәкъвалары* Бакчасы»нда («Сад праведников народов мира») булуы хакында сөйли. Шундагы Хәтер тавындагы Яд ва–Шем комплексына куелган мәрмәр плитәләргә күп кенә  кырымтатар һәм украин фамилияләре уеп язылган икән. Режиссёр моңа шаккаткан, һәм шул ачыш аңа фильм төшерергә этәргеч биргән. «Чужая молитва» (икенче исеме «Её сердце») фильмы 2017 елда Депортация корбаннарын искә алу көнендә телевидениедән күрсәтелде.

Сөмбел ТАИШЕВА
Автор фотолары һәм видеосы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.