«Пантера» камера балет труппасы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Минем Казаным» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Спектакльнең нигезендә туган шәһәргә мәхәббәттән туган хореографик картиналар ята. Аларда Казан тарихында һәм мәдәниятендә эз калдырган бөек кешеләрнең – Сөембикә, Гермоген, Тукай, Шаляпин, Җәлил һәм башкалар язмышы чагылыш тапкан.
Спектакль 14 нче апрельдә 18:30 сәгатьтә була, билетларны шул исәптән «Пушкин картасы» буенча да алырга мөмкин.
Фәния Лотфуллина