Шәһәр спорт мәктәпләренә балаларны паркларда туплаячаклар

Казанның спорт мәктәпләре 9 нчы сентябрьдә ачык ишекләр көнен үткәрәчәк. Шәһәр паркларында һәм скверларында язылып булачак – шәһәрлеләр өчен күрсәтмә мастер-класслар һәм эстафеталар оештырыла, дип хәбәр итә ТР башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты.

Спорт мәктәпләренә җыю түбәндәге җәдвәл буенча узачак:

10:00 – Горки-Әмәт урманы

Биредә балаларны «Идел» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ («Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Привольжанка» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Мирас» олимпия резервы спорт мәктәбе), «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ («Максат» спорт мәктәбе) җыячак;

11:00 – Горький исемендәге парк

Балаларны «Хезмәт резервлары» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ җыячак;

12:00 – «Крылья Советов» паркы

Балаларны «Авитатор» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ, «Снежный барс» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ, «Стрела» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ җыячак;

13:00 – Урицкий исемендәге парк

Балаларны «Тасма» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ, «Центральный» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ («Олимп» спорт мәктәбе) җыячак;

 14:00 – Мир урамындагы cквер

«Ракета» физкультура-спорт берләшмәсе өстәмә белем бирү МБУ.

kzn.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.