Шәһәр ымсындырмады

Утыз елдан артык укытучылык тәҗрибәсе булган авыл мөгаллимнәре Тәүзәр абый белән Исламия апа Мусиннар гаиләсе җәннәт оясында яшиләр дип язсам… сәерсенеп укырсыз, аңлыйм. Дөньяның асты өскә килгән мәлендә нинди җәннәт оясы ди инде ул?!

Әмма Кайбыч районы Морза Бәрлебашы авылына кунакка кайтсагыз, табигатьнең оҗмахка тиң гүзәл бер почмагында, урман куенында урнашкан ул авылны күреп, үзегез дә ах итәр идегез. Авылга сыенып торган бу урманнарда Пётр I заманында кораб төзелеше өчен имән кисәргә килгән лашманчылар яшәгән, диләр. Дөрестер, чөнки авылдан ерак түгел генә Ком базы дип аталган урында борынгы савыт-саба, корал калдыклары әле дә табылгалап тора.

Морза Бәрлебашы авылында йортлар бер зур урамга сузылып урнашкан. Җәйләрен урам мәтрүшкә, болын чәчәкләре исе белән тула, җиләге дә кул сузым аралыгында үсә. Көзләрен исә өйләрнең тәрәзә артында алтын төскә манылган кылкаләм  кагылып узган сары манзара ачыла. Урман белән авыл тарихы турыдан-туры бәйле монда. Шуңадырмы, халкы да нечкә күңелле. Менә шул озын урамның бер матур йортында укытучылар гаиләсе яши. Хәер, бу нәселнекеләрне умартачылар яки теш табиблары дип тә шәрехләп булыр иде анысы. Әмма төп нигезне укытучылар саклый, шунысы мөһим!

Умартачы дәү әни

«Нәнә, бераз авыррак булсаң, егылып төшәр идең инде син! Алмагач башында саграк бул!» Кечкенә Булатның алтмыштан узса да, алмагач башларына менеп аерылган умарта кортларын җыеп йөргән дәү әнисенә әйткән шул сүзләрен әле дә көлеп искә төшерәләр. Оныгының үзе турында язган шигырен дә саклый дәү әни:

Алма бакчабызда безнең

Нәни өйләр тезелгән.

Кем чыкса да, каршы ала

Бал кортлары, безелдәп.

Кемнең кулын, кемнең күзен

Алар тешләп кертәләр.

Тик бер кеше – дәү әнине

Алар якын итәләр.

 Дәү әтиләре Тәүзих җитмешенче елларда  өйгә ике умарта ала, ә хатыны Гөлфирәне, тәҗрибә туплар өчендер, урмандагы совхоз умарталыгына эшкә урнаш-
тыра. Шулай итеп, Гөлфирә апа гомерен умартачы  һөнәренә багышлый. Кортлар телен әйбәтләп өйрәнә ул! Тәүзих абый гомер буе урман хуҗалыгында эшли, яшьлегендә  Чернобыльдә хезмәт иткән кеше, «Маяк»та да булган. Нурланышлы җирләрдә хезмәт итсә дә, табибларны гаҗәпләндереп, озын гомер кичерә, уллары, оныкларын тормыш итәргә өйрәтә. Озын гомеренең сере дә менә шул урман кочагында яшәү, бал кортлары белән мәш килүендә түгелме икән әле? Өйдәге умарталар да бер-бер артлы үрчи тора. Инде алтмыш башка җиткәч, Гөлфирә апа авылга санитарка булып эшкә күчә, өйдәге умарталарны һәм оныкларны кайгырта башлый. Җиңел нәфис гәүдәле дәү әнинең йорт тирәсендәге агач башларына менеп, кортлар җыеп йөрүе оныклар күңеленә юкка гына уелып калмагандыр.

Менә шул бал кортлары гөжләп торган нигездә өч егет үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, олы малай Айдар белән кечесе Ирек теш табибы булырга карар кылалар, уртанчылары – Тәүзәрне әтисе укытучы итеп күрә.  Әмма килен дә укытучы булыр дип уйламагандыр Тәүзих Мусин.

Язмыш җилкәне

Исламия апа Мусинаны мин күптәннән, үзем Кайбычка килен булып төшеп, бу якларның тырыш кешеләре белән таныша башлаганнан бирле күзәтәм. «Әдәби марафон»нарда катнашучы, әдәбиятны яратучы, кыю фикерләр әйтә белүче, һәрвакыт укучылар янында әвәрә килүче, иң күп газета-журнал яздыручы, төрле бәйгеләрдә катнашучы… Мавыгучан, ирекле, кыю фикерле ханым!

Алар гаиләсендә биш кыз үсә. Исламия апа – төпчек бала. Хыяллары, киләчәккә планнары зурдан булгандыр дип уйлыйм бу кыю кызның. Әмма… чыгарылыш кичәсе көнне әтисен югалта ул. Соңрак, ике «дүрт»ле, бер «биш»ле белән КДУның филология факультетына  уза алмаганын белә. Аның каравы  журналистика факультетына бик теләп кабул итәләр! Әллә ялгыш, әллә язмыш, аңламассың шунда, август аенда уку йортындагы буталчыклык белән кызның документлары почта аша авылга кайтып төшә. Ул чакта шәһәргә барып кем даулап, төпченеп йөрсен, кыз, КДУга үпкәләп, авылда, кинәт кенә пар канатын югалткан әнисе янында калырга була. Ә икенче елны читтән торып, педагогика институтына укырга кереп кайта. Эше дә табыла:  яшь кызны Бәрлебаш авылына башлангыч сыйныфларны укытырга җибәрәләр.  И-и, хәзерге акылларым булса, гомер күрмәгән-белмәгән, юлсыз авылга чыгып китәр идемме соң, ди үзе, хәзер көлеп. Күргән, белгән булса да, язмыш җилкәнен кире борыр көч табар идеме икән яшь кыз?! Әнә ич шул елларда авыл мәктәбенә яшь егет – математика укытучысы Тәүзәр Мусин кайтып төшә. Үтә тыйнак, үз эшен төгәл башкаручы егетне мәктәптә эшләүче кызлар кичке чараларга чакырып карасалар да, уңай җавап ала алмыйлар. Чөнки егет күп сөйләшми, артык җитди!

Бер язда Бәрлебаш мәктәбенең укытучылар коллективы Мәскәүгә барырга җыена. Шаулап-зурлап җыенган коллективтан ахырда ике генә кешенең төгәл бара алачагы беленә: Исламия һәм Тәүзәр! Билетлар алынган, яшьләр бергәләп башкалага чыгып китә. Барганда, бер-берсеннән тартынып, сирәк-мирәк кенә сүз катышкан егет белән кыз сәяхәттән чын дусларга әйләнеп кайталар. Бер еллап очрашып йөргәннән соң  өйләнешеп тә куялар. Тәүзәр – гаиләдә уртанчы бала. Абыйсы Айдар да, энекәше Ирек тә гаилә кормаган була әле.  «Әти өч   улын бергә укытты. Беребез  – беренче, икенчебез – өченче, өченчебез бишенче курста.  Безнең әти бик кырыс кеше иде. Әмма өйдә беребезне дә ачуланганын хәтерләмим. Ничек кирәк дип уйлыйсың, шулай эшлә, дигән сүзе булды. Шуңа мотоциклны да өченче класстан, йөртә башладым», – ди Тәүзәр абый. Исламия апа, Мусиннар гаиләсенә җиденче кеше булып, ике каенана өстенә килә. Һәм бер дә авырсынмый, «Күңелле вакытлар бар иде безнең, әйеме, әни?» –  дип,  Гөлфирә апа белән көлешеп тә алалар. «Бер әзерләгәндә, унҗидешәр пирог пешерә идек. Булат, урамдагы тугыз дустына да берәр кисәк пирог алмыйча, өйдән чыгып китмәс  иде. Ул һәрвакыт гаделлек яклы булды», – дип, улының кечкенә чакларын искә төшерә Исламия апа. Күрше балалары гына да түгел бит әле, өйдә дә халык күп! Тәүзих абыйның әнисе вафат булгач, Гөлфирә апаның ялгыз әнисен дә үзләре янына алалар. 

Күңелдәге халәт шундый: укытучылар өенә ярым дулкынлану белән аяк атлап керәсең. Морза Бәрлебашы авылындагы мөгаллимнәрнең бусагасын узуга иң гаҗәпләндергәне шул булды: буяу кунмаган, агартып юылган чын агач идәннәр, ә стенаны келәмнәр түгел, чигүләр бизи. Барысы да –  җан җылысы күчкән шундый гади әйберләр. Күпләр өчен бу йорт дәү әниле балачак өен хәтерләтер иде.

«Мин килен булып төшкәндә алып килгән челтәрләрне, әти үз кулы белән ясаган  агач рамлы тәрәзәләрне, агач капкабызны да әле күптән түгел генә алыштыр-
дык, – ди Исламия апа, минем гаҗәпләнгәнне күреп. – Купшылыкка исебез китми, яраклысы бар икән, нигә яңасы кирәк дип үрсәләнергә?»

«Мәрхүм әти акчаның санын санга куеп, таслап саклый иде. Миннән алып бирү, сездән кадерләп саклау, дия торган иде. Менә шул тәрбия сеңеп калган, ахры инде», – дип сүзгә кушыла гаилә башлыгы Тәүзәр абый. Исламия апа белән Фирүзә чәй өстәле янында мәш килгәндә, без иркенләп гаилә альбомнарын карыйбыз. Менә абыйлары Айдарның кечкенә чагы, Булатның капка төбендә дәү әтисе итәгенә утырып төшкән мәле, гаилә белән печән чапкан вакытлар, туганнары профессор Ренат Шиһабетдинов кайткан көн,  дәү әти белән дәү әнинең бергә яшәгәннәренә илле ел тулган көнне төшкән фотосурәт… Бу өйдә һәр матур мизгелне кадерләп яшәүнең тагын бер дәлиле: Исламия апа улы Булат белән кызы Фирүзәнең тормышын туганнан алып бүгенге көнгәчә   көндәлеккә теркәп бара. Юкса инде дәү әнисенә багышлап шигырьләр язган Булат, югары уку йортын тәмамлап, теш табибы булып эшли, ә Фирүзә –  икенче курс студенты! Укытучы әни генә баласының тормыш көндәлеген әнә шулай төгәл барлый  ала торгандыр, мөгаен.

 Шәһәр ымсындырмады

«Укытучы – икенче әни!» дип башлана иде элек иншалар. Һәр баланы үзенекедәй якын күреп, канат астына алып, җан җылысын биреп укыткан укытучыларга әйтелгән иң изге сүзләр ул. Бүгенге көндә дә иншалар шулай языламы икән? Җавап бирә алмыйм. Чөнки замана укучыларының инша дәфтәрен күптән ачып караганым юк. Әмма укытучы белән укучы арасындагы дистанцияне саклау, баланы артык якын китермәскә тырышып, заманча психология кысаларына туры килгәнчә генә «тәрбия кылу» очраклары турында еш ишетергә туры килә.

Исламия апа белән укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләре хакында озак сөйләштек. Аның педагог зирәклегенә сокланып туймаслык. «Иң беренче укытып чыгарган укучыларым белән әле дә дусларча аралашабыз. Шундый якын алар миңа! Укучыларым арасында дустым дип атарлык якын кешеләрем дә бар, – дип сөйли ул. – Олы Кайбыч мәктәбенә директор булып күчкәч, укучыларың белән кочаклашып күрешеп йөрмәссең инде, дип көлгәннәр иде. Ә нишләп күрешмәскә, кешенең эш урыны аның күңел халәтенә яки  кешеләр белән мөнәсәбәткә тәэсир итә ала димени. Замана балаларына җан җылысы, күңел якынлыгы җитми кала кайчак.

Мин балаларны бик яратам! Минем караш, бәлки, бүгенге көннең тәрбия алымнарына туры да килми торгандыр, белмим. Әмма яшь барган саен, балалар күңелгә якынрак була бара. Аннан тагын… бала белән күңелне ачып сөйләшү дә мөһим. Бервакыт бер укучымның мәктәптә шактый проблемалары чыга башлады.  Укымасаң, үзебезгә алып кайтам, дим. Кайтам, ди бит бу, сезнең белән сөйләшеп була, ди… Тәртип бозулары өчен шелтә белдерсәк тә, шулай килештек без аның белән, нәрсә генә булса да күңелендәгесен сөйләргә, аңлатырга тәнәфестә минем кабинетка керә. Тирә-юнь «тискәре» дип кабул иткән бала да кемгәдер ышанырга, аның да эчен бушатырлык  дусты булырга тиеш дип уйлыйм мин. Шулай сөйләшә, күңелләрне бушата торгач, малайда уңай үзгәрешләр дә сизелә башлады. Андый дус-укучылар шактый минем, Аллага шөкер. (Сүзнең ни турыда барганын аңлар өчен, Исламия апаның Инстаграмдагы битен ачып карау гына да җитә торгандыр! –  Авт. Р.Х.) Мин аларны үзебезгә корбан ашларына, төрле бәйрәмнәргә чакырам, туган көнгә дә киләләр. Өйдәгеләр дә ияләште инде. Зур бәйрәмнәр булганда, кечкенә генә булса да бүләкләр алып, үзем дә  өйләренә барам. Сөйләшә-аралаша торгач җайланабыз шулай.

Укучыларымны күзәтергә яратам. Әти-әниләр сүзе дә тәэсир итә балаларга. Начар укучыга карап, аңардан кеше чыкмый дип уйларга ярамый. Киләчәктә кемнең кем буласын белеп булмый бит әле, бәлки нәкъ менә шул бала әти-әнисенә рәхәт күрсәтүче булыр. Балага якынаю дигән хакыйкать яклы мин. Әмма дөрес, гадел итеп яратырга кирәк, бер сәбәп өчен генә якынаерга да, этәреп куярга да ярамый. Мәктәптә  авыррак  укучылар булмый калмый инде ул. Кайбер балаларның холыклары кайвакыт бик үзенчәлекле психологик факторларга  бәйле була. Шуклыгы, активлыгы белән башка балалардан аерылып торучыларны кабул итү һәркемгә дә җиңел түгел».

Исламия апа гуманитар фәннәр укытса, Тәүзәр абый фәннәр патшасы – математика серләрен чишә балаларга. Бәрлебаш мәктәбенең математика укытучысы булып саналса да, предмет белгечләре җитмәгәндә, берничә авылга йөреп, көнгә җитмешәр чакрым әйләнеп кайткан чаклары да була икән аның. Үз фәне кешесе ул, төгәл, конкрет, исәп-хисап белән яшәүче. Кызыксынулары да шактый. Мондый зыялы укытучылар кайда да кирәк заман. Аларны да әнә шәһәргә дә, башка җирләргә дә чакырып торалар. Барып, урнашып эшләп тә китә алырлар иде. Әмма авылларына булган тугрылык, ярату хисе биредә тотып тора сыман аларны. 

– Без авылдагы «иң яшь гаиләдер», әйеме, Тәүзәр? – дип елмая Исламия апа, чәй эчкәндә шаяртып.  – Әниегез бер тапкыр да авылдан китик, димәде дип балаларга сөйли хәзер Тәүзәр. Әйтмәдем шул. Ул хакта уйламадым да сыман. Китеп барырбыз да аннан үзебезне гаеп-
ле санарбыз сыман иде. Шәһәр безне ымсындырмады. Авылдан китүчеләр болай да күп…

…Көзге тымызык яңгырлары белән Морза Бәрлебашына урман ягыннан көз шуып төшә. Урамдагы юлга, ак томанны ярып, машина эзе сузылган. Бер урамлы авыл үзенең укытучыларын мәктәпкә озатып калган…

Раилә ХӘЯЛИЕВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.