Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрә Асия Юнысова: «Флера Тарханова – яратыр һәм яратылыр өчен туган кеше иде»

«Мәгариф» бүген вафат булган шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованың  дусты Асия Юнысова белән элемтәгә керде. Шагыйрә Флера апа белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.  «Бүген төнлә күренекле шагыйрә...

«Мәгариф» бүген вафат булган шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованың  дусты Асия Юнысова белән элемтәгә керде. Шагыйрә Флера апа белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.  


«Бүген төнлә күренекле шагыйрә һәм тәржемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова вафат булган дигән кайгылы хәбәр бөтен татар халкы өчен  тетрәндердергеч хәбәр булып ирешкәндер, мөгаен. Бу хәбәрне шәхсән үзем авыр кабул иттем.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Без аның белән дуслар идек. Флера белән 1995 елда Мәскәүдә Татарстан Әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә таныштык. Дөресрәге, Мәскәүгә барганда ук бер купеда бардык, бер бүлмәдә тордык. Шуннан бирле дуслык җепләребез өзелмәде. Икебез дә хатын-кыз шагыйрә булгач, безнең уртага салып сөйләшерлек темалар күп иде.


Ул күп балалы гаиләдә үскәнгәме, бик тырыш, хезмәт сөючән иде. Аның тырышлыгына, максатчан, туры сүзле булуына һәрвакыт соклана идем. Иҗаты да күпкырлы булды.


Аның әнисе 88 яшендә вафат булды. Флера үзе дә озак яшәр төсле иде. Кызганыч, гомере озын булмаган шул, соңгы көннәрдә беркем белән дә аралашмады, сөйләшмәде...


Аның үлеме барыбыз өчен дә көтелмәгән булды, бик авыр югалту», - диде Асия Юнысова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ