Логотип Магариф уку
Цитата:

Шахмат зоналары киңәя

Татарстанда шахмат зоналарын булдыру проекты уңышлы гына дәвам итә. Норлат, Чүпрәле, Мамадыш районнары бу бәхеткә ия булды.Бу атнада Биектау районының Шәпше, Чыпчык, Ямаширмә авыл мәктәпләрендә шахмат...

Татарстанда шахмат зоналарын булдыру проекты уңышлы гына дәвам итә. Норлат, Чүпрәле, Мамадыш районнары бу бәхеткә ия булды.
Бу атнада Биектау районының Шәпше, Чыпчык, Ямаширмә авыл мәктәпләрендә шахмат зоналары пәйда булды.
«Шахмат  балаларның акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясый һәм тәрбияви чараның берсе булып тора. Укудан тыш буш вакытларын әрәм үткәрмәскә шартлар тудыру, балаларда шахматка карата кызыксыну уяту максаты белән ачыла бу зоналар. Укучыларда шахматка кызыксыну бар. Аларны уйнау осталыгына укытучылар өйрәтәчәк. Бәлки араларыннан танылган шахматчылар да чыгар дип өметләнәбез», – дип уртаклашты Биектау районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов.

Районда март аенда җиде мәктәптә шахмат зонасы барлыкка киләчәк. Моның өчен барлык җиһазлар да әзер икән. Уку елы ахырына кадәр 20 район мәктәбендә шахмат белән шөгыльләнү өчен урыннар ачу да планлаштырыла.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ