Шәймиев юбилеена пешкән Усы чәкчәге

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена республика районнарыннан чәкчәк пешертеп китерүчеләр күп булгандыр. Актанышта да пешергәннәр аны: эресен дә, вагын да. Әмма республиканың беренче Президентына һәм аның кунакларына авыз иттерү өчен, Усы чәкчәге сайлап алынган.

Серең булса, күрше әйтер

Аны кем әзерләгән дә һәм башкалардан ул нәрсәсе белән аерыла? Шуны белеп һәм остадан Актаныш чәкчәге пешерү серен белешеп кайту өчен, без район үзәгеннән кырык биш чакрымда утырган Усыга юл тоттык. «Безнең чәкчәк остасы Найлә апаны Татарстанда гына түгел, Дагыстанда, Казахстан, Осетия, Англиядә дә беләләр», – дип озатып калды безне Гариповларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева. Аның сүзенә ышансаң, Усы чәкчәген хәтта илбашы Владимир Путинның беренче укытучысына да алып киткәннәр.

Җыйнак өй, ачык йөз – Гариповлар безне шулай каршы алды. Хәл-әхвәл белешергә кергән күршеләре Сиринә апа Шәмсиева, күрешүгә, без ачыкларга теләгән беренче серне ачып салды: «Һәр эшнең үз остасы була. Найлә шундыйлардан, – диде ул, ниятебезне аңлап. – Чәкчәк пешерү өчен аның бөтен әйберсе кул астында булыр. Россия Президентының үзенә чәкчәк сорап килсәләр дә, ул әзер. Минтимер Шәрипович юбилеена әзерлекне әйтәм әле. Кемнәр генә пешереп карамады ул чакта, барыбер Найләнекен сайлап алдылар. Башкаларныкына охшамаганын эзләгәннәрдер инде».

Бер күрүдән гашыйк булу

Найлә апаның үзен дә башкаларга охшамаган өчен сайлап алганнар икән бит. Ире Фазылҗан абый шулай сөйли.

– Мин бит 33 яшькә кадәр эш дип йөргән буйдак идем. Якын дустым: «Уразайда үзе чибәр, үзе тырыш бер кыз бар. Таныштырыйммы?» – ди. Үземнең дә инде, юлыма яхшы кыз очраса, өйләнәм дип йөргән чагым. Шунда эшли ул дигәч, башта колхоз ашханәсенә кереп күзәтеп чыгарга булдым. Җыйнак гәүдәле, бик сөйкемле кыз. Аңа гашыйк булмый мөмкин түгел иде. Таныштырганнан соң очрашып озак йөрмәдек. Мин – гади, туры сүзле кеше, Найләгә: «Вакытны бушка уздырып йөрмик, өйләнешик!» – дидем. Бер ай дигәндә, Уразай кызын Усыга алып та кайттым.

Мәдәният йортында эшләп йөрүче Найләсе, бер-бер артлы балалар туа башлагач, өй-гаилә мәшәкатьләрен сайлый. Фәдис, Рәдис, Вәдис инде аякка басканнар. Күңел нәрсәдер эзләнә. Тиктормас хуҗабикә үзен «Тәмледән тәмле татар ашлары» бәйгесендә сынап карарга була. Фазылҗаны да, һәрвакыттагыча, хатынының теләген хуплап тора. «Чәкчәкләребезне эреле-ваклы савытларга тезеп куйган идек. Тәүге тапкырдан җиңү килер дип өметләнмәдек тә. Тәки алды, беренчелекне алды Найләм», –
ди Фазылҗан абый, хатыны өчен шатлануын яшереп тормыйча.

 Һәр останың – үз остазы

– Чәкчәк пешерергә Чалманаратта яшәүче Нәҗибә апамнан өйрәндем. Без аны Дүрттәй дип йөртә идек, – дип икенче серне Найлә апа үзе чиште. – Бик затлы ризык бит ул. Уңсын дисәң, бөтен дәрт-дәрманыңны саласың. Күңелнең тыныч булуы да кирәк. Безгә өчәүләп чәкчәк пешереп ятасы гына калды. Олы малайларның хәзер үз дөньясы.

Өлкән уллары Фәдис, инде башлы-күзле булып, Чаллыда үз эшен оештырып җибәргән. Кайнана туфрагыннан яралган киленнәре Эльвира, аш-суга оста булып, Автошәһәрдә яшәүчеләрне сыйлый икән. Найлә апаның кайчандыр мәдәният дөньясында кайнашуы да эзсез үтмәгән. Уртанчылары Рәдис, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшли. Туй һәм башка бәйрәмнәрне алып баручы бу сәләтле егет яшьләргә kisher_men тәхәллүсе аша таныш. Ул инстаграм челтәрендә төрле темаларга кыска-кыска видеолар куеп бара. Бу шөгыль инде җиденче сыйныфта укучы энесе Вәдискә дә йоккан. «Артист итмәкче аны да. Булсын-йөрсен, бүгенге көндә үзеңне күрсәтүдән оялырга кирәми», – диләр өлкән Гариповлар. Бу гаиләдә, улларын олы юлга бастыру өчен, тырышлык-
ларын кызганмыйлар. Фазылҗан абый ике малаен да 45 чакрым ераклыктагы район үзәгенә йөртеп укыткан. Вәдис тә бүген Актанышның 2 нче урта мәктәбендә укый.

– Кайберәүләр балаларын күрше авылга укырга җибәрүдән дә куркып торалар. Ә без, үз теләгебез белән, сәләтләрен ачсыннар, һөнәр сайлау өчен төрле юллар күрсеннәр дип фикер йөрттек, – ди Фазылҗан абый. – Малайлар кеше булсыннар дибез. Үзем колхоз эшеннән башканы күрмәдем. Хәзер авылда яшьләргә юньле-рәтле эш тә калмады бит.

Алдан күрүчәнлеге, киләчәккә карап фикер йөртүе белән институт тәмамлаган күпләрнең борынына чиер-
тә Фазылҗан абый. Бу сыйфаты аңа әнисе Кәшифә ападан киләдер. Йорт хуҗасы әнкәсе турында шаккатмалы сүз әйтеп, безне аяктан ега язды бит:

– Бездә һәркемнең үз вазифасы бар, – диде ул, серле генә көлемсерәп. – Мин эштә чакта әнкәй, мине алмаштырып, 3–4 сәгать плитә янында басып торыр-
га мөмкин. Яшь чагында үзе дә чәкчәкне еш пешергәнгә күрә, ничек тә Найләгә ярдәм итәргә тырыша шулай.

 Найлә апа телгә алган өченче кеше менә кем икән ул! Ә бит плитә янында торучы әнкәләре шушы арада гына 93 не тутырган.

– Бергә эшләгәндә, тизрәк була шул. Әнкәй төшне салып, алып торса, камырын ясау, кисү, пешеп чыккач, бал белән кушу һәм матурлап тезү минем өстә, –
ди моңа кадәр сабыр гына торган Найлә апа, сүзгә кушылып. – Төрле рәвешкә китерәбез инде: заказ бирүченең теләгенә карап, йә кибән, йә кәрзин итеп өябез. Йөрәк рәвешенә китергән чак та була.

Гаилә бизнесыннан Рәдис белән Вәдис тә читтә тормый. Алар реклама өчен җаваплы икән. Рәдиснең видеода: «Өстәлдә ипи булмаса да, чәкчәктән өзелмәдек», – дип әйтеп куюы да үтемле пиар булган.

НаЙлә ападан чәкчәк рецепты:

Кирәкле әйберләр:

Камыр өчен:

10 данә йомырка

кашык очында сода

0,5 кг он

1,5 литр сыек май (туң май да өстәргә була)

Ширбәт өчен:

0,8 кг бал

1 кг шикәр комы

3-4 аш кашыгы су

Әзерләү

Туңдыргычта катырылган 10 йомырканы бүлмә температурасында эретәбез. Шуңа, кашык очында сода салып, миксер белән әйбәтләп болгатабыз. Әз-әзләп он салып, яхшылап туглыйбыз. Йомшак итеп камыр басабыз. Өлгерсен өчен, өстен каплап,
1-2 сәгатькә калдырабыз.

Камырны берничә өлешкә кисеп, һәрберсен тасма итеп тәгәрәтәбез һәм усыларча кыеклап кисәбез.

Берничәгә бүлеп, җылы майда пешереп алабыз. Моның үз сере бар: төш артык кызарып китмәсен өчен, аларны даими рәвештә болгатып торырга кирәк.

Алтынсу төскә кергән төшләрне, мае сарыксын өчен, алдан әзерләп куйган дуршлагка алабыз.

Шул арада төшләр пешә торган савыт бераз суынсын өчен, төбенә берничә тамчы су, аннан соң яңадан май салабыз.
10 йомыркадан ясалган төшне пешерү өчен, якынча бер сәгатьләп вакыт китәчәк.

Бал белән шикәр комын бергә кушып, яхшылап болгатабыз һәм, шул массага су өстәп, сүрән утта кайнап чыкканнан соң,
5-7 минут ут өстендә тотабыз. Ширбәтнең әзерлеген суга тамызып белергә мөмкин: ул тамчыланып торырга тиеш.

Пешкән чәкчәкне табакка бушатып, өстенә ширбәт агызабыз, һәм, кулны салкын суга мана-мана, үзебезгә кирәк формага өябез. Тәмле булсын!

Ландыш Нәсыйхова

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.