Силикат сәнәгате. Керамика

Силикат сәнәгате. Керамика

(9 нчы сыйныфта химия дәресе)

Наилә ФӘСХЕТДИНОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация  категорияле химия укытучысы

Максат: силикат сәнәгате (керамика, пыяла, цемент җитештерү) нигезендә яткан химик процессларны, эшләнмәләрне өйрәнү һәм силикат сәнәгатенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын аңлау.

Бурычлар:

белем бирүдә: кремний кушылмаларының үзлекләре һәм куллану өлкәләре турында белемнәрен ныгыту, керамика эшләнмәләренең үзлекләре һәм җитештерү ысуллары, аларның җәмгыять тормышында әһәмияте белән таныштыру, яңа белемнәрне үзләштерү, белемне практикада куллана белү, төрле чыганаклардан яңа мәгълүматларны мөстәкыйль эзләү һәм гамәли белемнәрне ныгыту;

үстерелешле: уку сәләтен, күнекмәләрен үстерү (тикшерү, тасвирлау, чагыштыру, классификацияләү, исбатлау, сәбәп-тикшерү бәйләнешләре билгеләү), логик фикер йөртү осталыгын камилләштерү, өстәмә әдәбият белән эшләү күнекмәләрен ныгыту;

тәрбияви: пөхтәлек,эзлеклелек, күзәтүчәнлек, фикерне ачык әйтеп бирә белү күнекмәләрен булдыру, эш барышында үз-үзеңне тота белү культурасы тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

предмет нәтиҗәләре:

– укучыларның силикат сәнәгате тармаклары турында белемнәрен формалаштыру;

– керамика эшләнмәләре җитештерү технологиясе һәм химизмы белән танышу;

– укучылар тарафыннан силикат сәнәгатенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы һәм аның кеше тормышында әһәмияте турында белемнәр алу өчен шартлар тудыру;

– дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү;

шәхескә кагылышлы: үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә нигезләнепеп, бирелгән  ситуацияләрдән дөреслекне аерып алу, фикер йөртү буенча мөстәкыйль рәвештә дәрес максатларын билгеләү, үзеңнең фикерләреңне күрсәтү, үз уңышларың, уңышсызлыкларың сәбәпләре турынды фикер йөртү, иптәшеңә карата ихтирамлы һәм игелекле мөнәсәбәтне үстерү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

регулятив: теманы билгеләү, максатны ачыклау, үз эшчәнлегеңне планлаштыру һәм җайга салу, контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

танып-белү: сахароза турында кирәкле мәгълүмат эзләү, үткәндә өйрәнгәнне укытучы ярдәмендә яңасыннан аера белү, компьютер чаралары (интернет) ярдәмендә мәгълүмат эзләү методларын куллану, сыйныфташлары эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү һәм үз-үзеңне бәяләү;

коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү.  

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Эш төрләре: бергәләшеп, индивидуаль, парларшып, төркемнәрдә.

Җиһазлау: пыяла, керамика, фарфор, фаянс, бәллүрдән эшләнгән әйберләрнең рәсемнәре, балчык, цемент, ком үрнәкләре, «Төзелеш материаллары» коллекциясе, Татарстан һәм Россия картасы, компьютер, мультимедиа проекторы, экран; дәреслек (Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г. Химия. 9 сыйныф. – Казан: Мәгариф, 2019).

Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы

Уңай психологик халәт булдыру. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез әле, бер-бер елмаеп исәнләшеп алыйк һәм дәресне башлыйбыз. Дәресебезнең девизы итеп кытай халкы акыл иясе сүзләрен алыйк: «Син миңа әйт, мин онытырмын; миңа күрсәт – истә калдырырмын; үземә эшләргә бирсәң –  өйрәнермен». (2 нче слайд)

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Тыңлап аңлау, кабул итү һәм анализлау өчен бирем формалаштыру

Укытучы. Җир кабыгында киң таралган  химик элементлар арасында беренче урында кислород тора. Кеше кислородны көндәлек тормышында киң куллана, аннан башка  ул яши алмый, чөнки сулау өчен кислород кирәк.

Кремний элементы икенче урында. Кремний табигатьтә кушылмалар рәвешендә очрый. Бу химик элементтан башка да кешенең тормышын,  көнкүрешен күз алдына китереп булмый. Чөнки ком һәм балчыкның төп өлеше кремний кушылмаларыннан тора, аларны табигый силикатлар дип атыйлар. (3 нче слайд)

Узган дәрестә без силикат сәнәгатенең ике тармагы белән танышып үттек (пыяла һәм цемент җитештерү). Сезнең алдыгызда – силикат сәнәгатендә җитештерелгән эшләнмәләрнең рәсемнәре. Хәзер сез шуларны билгеле бер үзлекләреннән чыгып берләштерегез. (4 нче слайд) (Пыяла һәм цементтан ясалган эшләнмәләрне аерып язалар. Керамикадан ясалганы кала. Дәреснең темасын китереп чыгару.)

Силикат сәнәгате төрләре

  1. Пыяла җитештерү 2. Цемент җитештерү 3. Керамика

Укытучы. Димәк, бүген без дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез һәм үзебезгә нинди максат куябыз? (Укучылар тема һәм максатны әйтәләр.)

Укучылар. Керамика эшләнмәләре җитештерү.

Дәреснең максаты: силикат сәнәгате тармакларында җитештерелә торган эшләнмәләрнең төп төрләре белән танышуны дәвам итү; керамика эшләнмәләре ясаганда балчыкның нинди төрләре кулланыла, аннан нинди эшләнмәләр җитештерелә; кеше тормышында алар нинди кулланыш табалар; силикат сәнәгате әйләнә-тирә мохиткә ничек тәэсир итә?

Укытучы. Беренче эш итеп, алдагы дәрестә алган белемнәребездән чыгып, таблицаны тутырырга кирәк. Цемент һәм пыяла җитештерү турында сезгә нәрсәләр билгеле? Таблицаны үзегез генә тутырыгыз. Кабат иптәшегез белән тикшерегез һәм тулыландырыгыз. Нәтиҗәне әйтегез. (5 нче слайд)

 

Силикат сәнәгатенең төп тармаклары Чимал Җитештерү этаплары Эшләнмәләрне куллану өлкәләре
Пыяла җитештерү

Пыяла каты силикат материалы, аның төп үзлеге булып үтә күренмәлелек һәм химик ныклык тора.

 

 

 

Гади пыяланың нигезен натрий һәм кальций силикатлары Na2O*CaO*6SiO2 тәшкил итә. Аны җитештерү өчен сода, известняк һәм ком чимал булып тора. Чимал әзерләү (ваклау, иләү, катнашлыру),

1500ºСта  катнашманы эретү, пыяла әйберләрне формалаштыру, эшкәртү, пыяла эшләнмәләрне  бизәү.

Гади пыяладан тәрәзә пыяласы, савыт-саба ясыйлар. Пыяланың төрләре: химик пыяла, бәллүр пыяла, төсле пыяла, пыяла җепселләре. Пыяла җепселләре изоляция өчен кулланыла. Бу җепселдән тукымалар янмый, җылылык, электр, тавыш изоляцияләү үзлекләренә ия.
Цемент

Цемент порошогын су белән кушсан, цемент камыры хасил була.

Цемент – бер-берсе белән каты әйберләрне беркетү өчен төзелештә кулланыла торган материал.

Известняк – CaCO3, балчык –Al2O3*2SiO2*2H2O.

Составына карап, цементның төрле сортлары әзерләнә: тиз рәвештә киңәя торган, суыкка чыдам.

Аны махсус әйләнә торган мичләрдә балчык һәм известнякны кыздыру юлы  белән алалар. Цемент – бер-берсе белән каты әйберләрне беркетү өчен төзелештә кулланыла торган материал. Шулай ук бетон, шлаклы бетон, тимер-бетон ясыйлар. Цемент нигезендә бетон-вак таш катнашмасы, ком, цемент алына. Әгәр бетонга тимердән каркас салалар икән, тимер-бетон алалар.

 

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Укытучы (проблемалы сорау куя). Сезнең алдыгызда – хайван рәсемнәре. Аларны нәрсә берләштерә? Оя ясаганда балчыкның нинди үзлекләре кулланыла?

Укучылар. Ояларын балчыктан ясыйлар. Балчыкның иң яхшы үзлеге аның сыгылмалылыгы, бирелгән форманы саклавы, ярылмавы, озак кибүчәнлеге һәм кипкәч кечкенәймәве (утырмавы). (6 нчы слайд)

Укытучы. Алга таба дәресебезне сезнең белән ике төркемгә бүленеп дәвам иттерербез. Балчыкның составы, үзлекләре куллану, өлкәләре белән танышып үтик әле. Моның өчен интернет чыганаклардан файдаланырбыз. (Төркемнәрдә эшлиләр.) (7 нче слайд)

1 нче төркем (балчыкның үзлеге, составы белән таныштыра). Балчык – башлыча, балчыклы минераллардан торган утырма тау токымы. Балчыкның мөһим үзенчәлекләре минераль, гранулометрик һәм химик составына бәйле. Балчыкның төп химик компонентлары булып кремний оксиды (30 – 70%), алюминий (10 – 40%) һәм су (5 – 10%) тора. Минераль составы буенча полиминераль һәм мономинераль (каолинитлы, гидрослюдалы, монтмориллонитлы); чыгышы буенча – физик (ватык) һәм химик (калдык – ашалу катлаулары балчык); утырма туплану шартлары буенча – диңгез һәм континенталь; техник таләпләр характеры буенча – җиңел эрүчән, утка чыдам һәм авыр эрүчән, каолиннар, монтмориллонитлы (адсорбция һәм югары дисперсион) балчыкларга бүленә. Җиңел эрүчән балчык кремний окисьларының югары микъдары (70% ка кадәр) белән билгеләнә. Катлам булып ята. Төсе саргылт-көрәннән куе көрәнгә таба; дисперслы; яну температурасы 900 – 1000°С. Кирпеч, керамзит, цемент җитештерү өчен чимал булып тора. Утка чыдам һәм авыр эрүчән балчык алюминий оксидларының микъдары (30 –40%) белән билгеләнә. Төсләре ак, ачык соры, ачык көрән яки кара; түбән дисперслылар; яну температурасы 1100 – 1250°С. Йөзләү кирпече, утка чыдам эшләнмәләр, керамика җитештерүдә кулланыла. Каолин (ак балчык) түбән сыгылмалылыгы белән аерыла.

2 нче төркем (балчыкның кеше тормышында кулланылышы белән таныштыра). Медицинада куллану. Балчык белән дәвалау элек-электән  медицинада традицион булмаган, югары эффектлы ысул булып санала. Дәвалау өчен балчыкның төрле сортлары кулланыла. Зәңгәр төстәге кембрий балчыгы иң кыйммәтле сорт исәпләнә. Аның составында минераль тозлар һәм микроэлементлар күп. Экзема, псориаз, артрит, артроз, остеохондроз, сөял, бәрелүләрне дәвалауда кулланыла. (Соль-Илецк, «Бәкер» шифаханәләре)

Борынгы Ассириядә «китап-плиталар» уйлап табыла. Алар йомшак кызыл балчыктан ясала. Билгеләр ясалганнан соң, чүлмәкче аны мичтә киптерә. Шулай итеп, плитәдән ясалган китаплардан зур китапханәләр барлыкка килә.

Төзелеш материаллары җитештерүдә. Хәзерге вакытта балчык кызыл кирпеч ясау өчен материал буларак кулланыла. Керамика әйберләре, савыт- саба, төрле уенчыклар ясауда кулланыла.

Динамик пауза

Укытучы. Элек авылларда кешеләр үзләре кирпеч суккан. Бәлки сезнең әби-бабаларыгызның да моның белән шөгыльләнгәне булгандыр. Кирпеч остасының хезмәте бик авыр. Хәзер моны физминутка рәвешендә үзебездә сынап карыйк. (Көрәк белән балчыкны җыябыз, су өстибез һәм аяклар белән изәбез. Аннан соң катнашма формага салабыз һәм кул көче белән тыгызлыйбыз.)

Укытучы. Керамика – балчыктан дан әйберләр ясау һөнәре – Җирдә иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Кирәкле материал – кызыл балчыкның күплеге әлеге һөнәрнең һәр җирдә үсүенә ярдәм итә.

Безнең якларда чүлмәкчелек белән шөгыльләнү тарихы Борынгы Болгар заманына барып тоташа, чөнки КФУның Алабуга институты галимнәренең безнең Урта Кирмән авылы, Кирмәнчек шәһәрлеге зонасында алып барган казыну эшләре вакытында күп кенә чүлмәк ватыклары, калдыклары табылды.  

Районыбызда да чүлмәкчелек белән шөгыльләнү зур үсеш алган булган. Бу турыда танышып үтик .

Укучы (дәрескә алдан әзерләнеп килгән укучы чыгышы). Алан авылының елга буе тирәсендә чүлмәкчелек цехы булган. Әлеге чүлмәкчелек цехында барысы да кулдан эшләнгән, аяк белән хәрәкәткә китерә торган станоклар, җиргә казып эшләнелгән чүлмәкне яндыру мичләре булган. Бу вакыйгалар 1980 елларга карый. Шуннан соң яшьләр күпләп шәһәрләргә китә башлагач, авылларга, бигрәк тә кечкенәләренә иътибар кими башлый. Алан авылының язмышы да тискәре якка үзгәрә. Чүлмәкчелек белән шогыльләнү дә, урманчылык та бетә. Чүлмәкчелек эшендә эшләүче апалар, абыйлар әле дә исән. Аларның сөйләвенә караганда, барысы да кулдан башкарылган. Балчыкны сулъяк яр буеннан көрәкләр белән казып, капчыкларга салып, цех янына  ташып, кышка әзерләп куя торган булганнар. Хатын-кызлар чүлмәккә балчык әзерләгәннәр. Ул чүлмәкләрне зур мичләргә урнаштырып, аларны яндырганнар. Җәнлекләргә ашау-эчү савыты, гөл савытлары ясаганнар. Өлкән кешеләрнен сойләве буенча, Алан авылына зур-зур машиналар килгәннәр. Ясаган чүлмәкләргә заказ хәтта Себер якларыннан да була.

Укытучы. Алан авылында чүлмәкчелек белән шогыльләнү, авыллар бетү белән бәйле рәвештә, бу һөнәр бетә һәм онытыла башлады. 2010 елларда тарихи һәйкәлләрне күтәрү буенча эш башкарылды, Кирмәнчекне дә яңадан торгызу эшләре башланды. Чүлмәкчелек белән шөгыльләнүне торгызу максатыннан мәктәбебездә «Яшь чүлмәкчеләр» түгәрәге эшли. Сүзне әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларга бирик әле. (Укучылар чүлмәк ясау серләре турында сөйлиләр,  үзләре ясаган кечкенә ваза, савытларны күрсәтәләр.)

  1. Үзләштергән белемнәрне ныгыту

Укытучы. Керамика әйберләре җитештерү силикат сәнәгатенең аерым бер тармагы булып тора. Балчык – керамика әйберләрен җитештерүдә төп чимал (грекча «керамон» балчык дигән мәгънәдә). Керамика әйберләре ясау балчыкның аз гына су кушып  болгатканда пластик масса барлыкка китерү үзлегенә нигезләнгән. (Дәрестә алган белемнәрдән чыгып, укучылар түбәндәге таблицаны тутыра.) (8 нче слайд)

Силикат сәнәгатенең төп юнәлешләре Чималы Җитештерү этаплары Төрләре һәм куллану өлкәләре
Керамика

Дымлы балчык йомшак һәм пластик: аңа теләсә нинди форманы  җиңел бирергә була.

Чиста балчык калинит минералыннан тора (Al2O3*2SiO2*2H2O).

Керамик эшләнмәләр җитештерү өчен шулай ук минераль өстәмәләр кулланалар.

 

Чимал әзерләгәндә балчыкны су белән кушалар , форма бирелә, ул киптерелә һәм яндырыла.

 

Төзелеш материаллары  (төрле төр кирпечләр, стена һәм идән өчен төрле плиткалар), фарфор, фаянс эшләнмәләр, төрле  савыт-сабалар ясауда кулланыла.

 

  1. Дәрескә йомгак ясау

Укытучы. Менә безнең силикат сәнәгатене турында дәресебез дә тәмамланды. Без күп мәгълүматлар белдек. Табигать безнең өчен нинди гаҗәеп матдәләр барлыкка китергән! Ләкин алар чикез түгел, шуңа күрә безгә чама белән, сак эш итәргә кирәк. Силикат сәнәгате белән бәйле нинди экологик мәсьәләләр булырга мөмкин? (Укучылар үз фикерләрен әйтә.) (9 нчы слайд)

Теләсә нинди сәнәгать эшчәнлеге әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясый:

– табигый ресурслар киң  кулланыла, аларның күбесе яңартылмый;

– сәнәгать эшчәнлегенең калдыклары да тереклеккә тискәре йогынты ясый. Мәсәлән, һавага эләгә торган цемент тузаны үпкәләргә утыра, ютәл барлыкка килә, чөнки сулыш юлларында кремнезем кремний кислотасына әйләнә. Бу – аллергия авыруларына, сулыш юллары авыруларына китерә. Шуңа да силикат сәнәгатенең заманча предприятиеләрендә уңайлы экологик хәлне саклауга зур игътибар бирелә: калдыксыз җитештерү технологияләре кулланыла, фильтрлар һәм тузан тоткычлар куела, куркынычсызлык шартлары саклана.

  1. Рефлексия. Дәрескә гомуми йомгак ясау
  2. Укучылар җавап бирә:

– Бүген дәрестә  өйрәнгән кирәкле өч мәгълүмат: …

– Тормышта кирәкле ике кагыйдә: …

– Дәрес барышында туган бер сорау: … (10 нчы слайд)

  1. Дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя.

VII. Өй эше

Дәреслектәге 33 нче параграфны укырга.  

Иҗади биремнәр:

  1. Татарстандагы һәм районыбыздагы кирпеч заводлары турында мәгълүмат тупларга.
  2. Керамика эшләнмәләре турында проект эше әзерләргә.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.