Логотип Магариф уку
Цитата:

«Син борчылма, мамулечка!»

Балалар йортларында яшәргә дучар ителгән кайсы гына сабыйның үткәненә күз салсаң да, ирексездән, тәкъдир каләмнәре миндә булса, язмышны болай язмас идем дия торган. Якыннары вафат, исәннәре ата-ана хо...

Балалар йортларында яшәргә дучар ителгән кайсы гына сабыйның үткәненә күз салсаң да, ирексездән, тәкъдир каләмнәре миндә булса, язмышны болай язмас идем дия торган. Якыннары вафат, исәннәре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яисә аракы сөременнән кешелекләрен югалткан, көн туса, кычкырыш, талаш, сугыш... Әнә шундый фаҗигале юл аша узып атлый алар бу йорт бусагасын. Үткәннәре куркыныч төш кебек булып исләренә төшкәндә, ул сабыйларның тәннәре генә түгел, җаннары да куырылып аладыр.
Асрамагамы, уллыккамы?
Балалар йортына килеп эләгү, бер яктан, аларны бу афәттән йолып ала, әлбәттә. Әмма, икенче яктан, казна йорты, бар яктан җитеш булса да, барыбер гаилә җылысын алыштыра алмый шул. Бу сабыйларны тудырган әти-әниләре нинди генә булмасын, балалар йорты үзенең алтын кагыйдәсенә тугры – алар турында начар фикерне теш арасыннан да чыгарасы түгел. Шуңа күрә дә бала әти-әнине барыбер әүлия урынына күреп, аларның килүен дүрт күз белән көтеп яши. Тик күке күке булып кала. Ярый ла, бәхетеңнән берәр мәрхәмәтле җан табылып, үз гаиләсенә сыендырса. Күңеле җитеп, ихластан диюем. Балалар бәхетеннән алар өчен дөрләп янган утка, ургылып аккан суга керергә, берне бишкә бүләргә әзер торучылар да бар бит дөньяда.
Берәр ятимнең башыннан сыйпасаң, аның башындагы чәч санынча савап булыр дигән гыйбарә дә бар бит. Тик яшерен-батырын түгел, тормыш шуны күрсәтә: ятим балаларны хөкүмәт ай саен түләп торган акчага кызыгып алучылар да байтак. Әлмәт балалар йорты тәрбиячеләре, хезмәткәрләре белән аралашканда, мәсьәләнең әнә шул ягы да калкып чыкты.
Биредә 20 ел буе директор урынбасары булып эшләүче Нурзия Минсалих кызы Галәвиеваның да чын-чынлап җанын кыйнаган нәрсә икән бу. Шуңа күрә дә моннан ун ел элек, тәвәккәлләп, балалар йортыннан бөтенләйгә дип үз гаиләсенә Мишаны алып кайтыр алдыннан малайга әйткән сүзләрендә аның тел төбен аңлау кыен булмый.
– Миңа акча кирәкми. Сине бернинди бурычлар белән дә бәйләп куясым килми. Аллаһы Тәгалә үземә күпме көч, сәламәтлек бирә, мин сиңа шуның кадәр ярдәм итәчәкмен. Әгәр дә сиңа ни дә булса ошамый икән, бергәләп утырып сөйләшербез, хәл итәрбез.
Аңламаслык түгел, ул вакытта Миша тугызынчыга күчкән зур егет була инде. Менә шул сөйләшүдән соң бер-берсе өчен җаннарын бирергә әзер булган «улым» белән «мамочка-мамулечка» алар.
– Нурзия ханым, шулай да күңелегездә Мишаны гаиләгә алыргамы-юкмы дигән икеләнү булмадымы? Ни дисәң дә, ул вакытта ирегез вафат. Бердәнбер кызыгыз инде буй җиткергән, эчке эшләр бүлегендә эшләүче белгеч, – дим, әлеге четерекле мәсьәләгә әңгәмәдәшемнең мөнәсәбәтен ачыкларга тырышып.
– Бернинди дә шик-шөбһә юк иде. Тәвәккәлләгән таш йоткан, таш йотмаган аш йоткан, диләрме? Хәзер кызым да: «Әнием, бу сиңа ана буларак сарыф ителмәгән потенциалыңны, мәхәббәтеңне эшкә җигү өчен яхшы форсат булды», – ди. Мин үзем бик тату ишле гаиләдә үстем. Ике кыз туганым, бер абыем бар. Әти-әни шулай итеп тәрбияләгән: бер-беребезне җил-давылдан сакларга әзер торучы кыя кебек без. Кызым исә кечкенә чагында туганнарга кунакка барсак, киткәндә, һәрвакыт: «Менә алар апалы-сеңелле, уйнар кешеләре бар, мин тагын берүзем генә өйдә калачакмын», – дип елый иде. Соңарып булса да, ул да энеле булды. Дөрес, әтисе вафатыннан соң, баштарак Илмирамны аякка бастыра алырмынмы дип аның өчен борчылган чакларым да аз булмады. Тик дөресен әйтергә кирәк, кабаттан тормыш кору, кияүгә чыгып балалар үстерү дигән ният бөтенләй юк иде.
Нурзия ханымның әтисе Минсалих ага белән әнисе Фәимә апа да исән була әле ул чакта, шуңа күрә дә иң беренче булып үзенең ниятен әнисенә «тишә» ул. 
– Бу – бик игелекле адым, мин синең белән горурланам. Шул ук вакытта куркам да. Баланы алу белән генә түгел бит, аны укытырга, кеше итәргә дә кирәк, кызым. Әти-әнисенә охшап, кыек юлдан китсә...
Нәкъ шул чакта моңа кадәр дәшми генә тыңлап торган әтисе Минсалих ага да телгә килә: «Юк сүз сөйләмә, –ди ул, җәмәгатенә шелтәле караш ташлап. – Афәрин, кызым!»
Кызгану – киңәшче түгел
«Ятимне үзеңнеке кебек яратыр булсаң гына алырга кирәк. Гаиләгә бала алырга теләгән кеше үзенең эчке ресурсларын барларга тиеш. Кызганып кына бу адымга барырга кирәкми», – монысы инде уллыкка яки кызлыкка бала алу нияте белән балалар йортына килүче әти-әниләр белән сөйләшкәндә, Нурзия Галәвиеваның кат-кат басым ясап әйтә торган сүзләре. Үзенә дә нәкъ шундый таләпне куя ул заманында. Мәсьәләнең безгә күренмәгән тагын бер ягы: олы баланы тәрбиягә бирәсең килсә дә, бик алабыз дип тормыйлар икән. Ләкин тормышта абынмасын-сөртенмәсен өчен, андыйларга да терәк, гаилә җылысы бик кирәк.
Билгеле инде, үзенең ниятен тормышка ашыруда Нурзия ханымга педагог булуы, гомер буе бала-чага арасында эшләве дә ышаныч өстәгәндер. Кайчак теге яки бу баланы начар, тәртипсез дибез. Ә менә ни өчен ул андый булган соң дип төпченмибез, алшартларын барламыйбыз. Нурзия Минсалиховна кебекләр эшне проблема тудырган сәбәпләрне эзләүдән башлый. Казанда Миша яшәгән фатирда булгач, аңа бар да аңлашыла кебек: анда ни тәрәзә, ни ишек, ни ванна, ни бәдрәф дигәндәй... Аның каравы балконында агач үсеп утыра...
Башта Минзәлә педучилищесын, аннан Казан педагогика институтын тәмамлап, Әлмәт районы Пионерлар йортында Туризм һәм экскурсияләр үзәге директоры булып 20 елга якын эшләгән җиреннән мәктәп-интернатка директор урынбасары булып килгән ул. Анда да бала хакына. Илмираны ялгыз калдырып командировкаларга йөри алмыйм бит инде дигән уй белән. Ул чагында интернат-мәктәп күп балалы, финанс ягыннан аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 150 ләп бала тәрбияләнә торган уку йорты була. 2009 елда оптимизация башлангач, мәктәп-интернат балалар йорты булып кала.
Бәхетеннән, Илмирасы борчу-мәшәкать тудырмый. Шулай да, үсә төшкәч, тәртипле кызга да таләп катгыйлана: кичләрен 10 нан да соңга калмаска. Юк икән, фатирдагы ике балконның әле берсеннән, әле икенчесеннән: «Илмира!» – дип сөрән сала башлый Нурзия ханым. Мишага бу таләпне: «Син вакытында кайт инде, яме. Юкса, эш харап, ике балконга да тынгы булмаячак», – дип, Илмира үзе аңлата.
«Интектермә малайны»
Мишаның интернат-мәктәпкә килүенең беренче елы гына була әле бу. Малай белән якыннан аралашып китүгә дә Нурзия ханымның әлеге дә баягы белсен дип, булсын дип йөрүе сәбәп була. Мишаның Нурзия ханым укыткан җәмгыять белеме буенча өлгереше, йомшак кына итеп әйткәндә, шактый аксый. Беренче чирек ахырында ул үзе: «Минем бу җәмгыять белеме «бармый», – дип, укытучы янына килә. Шулай итеп, дәресләрдән соң калып, өстәмә шөгыльләнә башлыйлар. Бер уңайдан киләчәк планнар, булачак һөнәр турында да сүз чыкмый калмый. Кара сакалың үзеңнән алда йөри дигәндәй, мондагы балаларның да шәхси кенәгәләре гадәттә буш булмый. Үзе килгәнче үк билгеле: Мишаның әнисе хәбәрсез югалганнар исемлегендә, әтисе вафат. Группировкаларга катнашы да, шикле дуслары да булган 9 яшеннән балалар йортында тәрбияләнүче малайның. Гаиләгә асрамага алып караганнар да, «әти»ләре авырып китүне сәбәп итеп, кире кайтарганнар. Димәк, баланың күңелдә бар дөньяга үпкә ята. «Мин кул селтәсәм, аңа кем булышыр? Бу бала максатына ирешсен өчен, мин аңа ярдәм итәргә тиеш», – дигән уйны шул чагында ук күңеленә беркетеп куя мөгаллимә.
– Кызым Мишадан 12 яшькә зуррак, шуңа да ул аны башта ук энесе кебек итеп күрде. Миша башта шимбә, якшәмбе көннәрендә өйгә килеп йөрсә, тора-бара кызым: «Әни, ул баланы ник интектерәсең, әйдә, үзебездә генә торсын. Риза булыр, әгәр дә инде синнән завуч буларак курыкса, мин аның белән үзем сөйләшәм», – диде.
Риза булмыймы соң?! Дәресләр бетүгә, мәктәптә ашап та тормыйча, өйгә ашыга Миша. Гаиләдә яшәүгә күнекмәгән детдом баласын өйдә хуҗа булырга өйрәтү этапларының кыенлыгын Нурзия ханым үзе генә белә. «Ашагач, тәлинкәне раковинага алып куярга кирәклеген аңлатуга гына да ике атналап вакыт киткәндер», –ди өйдәгеләр. Каршылыклар никадәр генә булмасын, күзгә күренеп пөхтәләнә егет, аның ап-ак оекбашлардан йөри башлавын кем генә сизмәде икән ул вакытта?
Егет мәктәптән техникумга киткәч тә, әзме-күпме проблемалар чыгып тора әле. Я соңга калган, я дәрескә кермәгән. Берничә тапкыр Нурзия ханымны чакырып: «Алыгыз улыгызны техникумнан, әнә училищеда укысын», – дигәнрәк кискен сөйләшүләр дә була хәтта. «Юк, улым укырга тиеш!» – дип нык тора әни кеше, чөнки иртәме-соңмы өметләренең акланачагына ышана. Икенче курс ахырына, чыннан да, барысы да җайга салына. Нурзия ханымның, мактаса да, сүксә дә, үтә гадел, зирәк кеше икәнен Миша гына түгел, һәркем белә. Юкка гына яшьрәк коллегалары да аңа «әни» дип, ә ул үзе аларны «читтә үскән кызларым» дип йөрми бит инде.
Бүген исә Нурзия ханым апалы-энеле балаларының татулыгына сөенеп бетә алмый. Уллы булып яшәгән соңгы ун ел эчендә инде ниләр генә баштан узмаган. Илмираның да күптән инде үз тормышы бар. Миша исә техникум тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп, ныгып, егет солтаны булып кайткан. Моннан ике ел элек, бер чибәрнең күңелен яулап, гаилә корып җибәргән. Нәкъ ул теләгәнчә бик матурлап, туй уздырганнар. Хәзер бораулаучы ярдәмчесе булып эшләве өстенә, читтән торып Әлмәт дәүләт нефть институтына укырга кергән. «Кода-кодагыйлар белән дә мөнәсәбәтләребез әйбәт, Ходайга шөкер, күз тимәсен», – диләр гаиләдә.
Китәр дип курку
Кыенсынып кына булса да: «Мишаның үз әнисе турында беләсе, аны эзләп табасы килмиме?» – дип сорап куям.
– Мәктәптә, техникумда укыганда, мин үзем дә, китәр дип куркып, бу хакта сүз башларга кыймый идем. Китүен бер дә теләмәдем. Минем башта беркайчан да: «18 яше тулды, инде үз җаен үзе карасын», – дигән фикер булмады, киләчәктә дә булмаячак. Хәзер инде оныклар сөясем, улымны тормышта үз юлын тапкан, аягында нык басып торучы төпле кеше итеп күрәсем килә, – ди әңгәмәдәшем. – «Жди меня» тапшыруын тыныч кына карый алмый идем. Нигәдер шунда Мишаның әнисе килеп утырган да улын эзлидер кебек тоелды. Миша: «Карама инде, мамулечка, ник карыйсың аны? Ул – минем өчен чит хатын, каян килеп эчкече мине эзләсен, юкка үз-үзеңне газаплама», –дип юата иде. Үзенә турыдан-туры әйткәнем дә бар: көннәрдән бер көнне ишек шакырлар да, әниең, килеп: «Әйдә, син минеке», – дисә, нишләрбез?.. «Юкны сөйләмә, аның яныма бер генә тапкыр да килгәне булмады», – ди ул моңа каршы.
Җан тартмаса да, кан тарта дигәне дә бар бит әле. Мишаны, әнисеннән бигрәк, әтисе кызыксындыра икән. Яше барган саен, дөреслекне беләсе килә, күрәсең. Әтисе майор дәрәҗәсендәге хәрби булган. Хатыны йогынтысына бирелеп, эчүгә сабышкан булса кирәк. Аның турындагы белешмәләрне, документларны Миша белән Нурзия ханым хәрби комиссариаттан эзләп таба. Хәрби киемдә булгач, Нурзия ханымның мәрхүм ире фотосы белән янәшә кем портреты тора икән дип аптырый торган түгел. Инде әтисенең туганнары, нәсел-нәсәбе белән кызыксыналар. Анысына апасы Илмира белән Миша икәүләп тотынганнар. Җеп очын тапканнар булса кирәк. Хәзер шуны чуалтмыйча, сак кына сүтәргә исәпләре.
«Балаңның игелеген күр»
Кешегә теләк теләгәндә, еш кына әйтелә торган сүз бу. Нурзия ханым исә бүген балалары белән чын-чынлап горурлануын яшерми. «Яхшылыкка – яхшылык» – әнә шуны сала алган ул бала күңеленә. Шуңа улының киң күңелле, оста куллы булуына сөенә Нурзия ханым:
– Әле менә минем юбилей алдыннан өйдә ремонт ясады. Рәхмәттән башка ни дисең?! Юкса, кечкенәдән әтисенең кул арасына кереп, эш җаен күреп, белеп үскән бала түгел. Җитди сүз сөйләшә башласа да, күзләремә туры карап, гел бер сүзне кабатлый: «Син борчылма, мамулечка, мин бар бит!».
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ