Логотип Магариф уку
Цитата:

«Снежный Барс» һәм «Объединение » Отечество» эзләнү хәрәкәтләренең юбилейларына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген  «Татар-информ » мәгълүмат агентлыгында «Снежный Барс» һәм «Объединение » Отечество» республика эзләнү хәрәкәтләренең юбилейларына багышланган матбугат конференциясе узды.Спикерлар сыйфатын...

Бүген  «Татар-информ » мәгълүмат агентлыгында «Снежный Барс» һәм «Объединение » Отечество» республика эзләнү хәрәкәтләренең юбилейларына багышланган матбугат конференциясе узды.
Спикерлар сыйфатында эзләнү хәрәкәтләрен оештыручылар  чыгыш ясады.
Татарстанда әлеге хәрәкәт 1965 елда барлыкка килә. Студентларның беренче эзләү берләшмәсе   «Снежный десант» дип аталган .
Хәзерге вакытта оешмалар берничә зур проект алып бара. Аларның берсе «Татарстан канатлары» дип атала. Бу проект кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугыш машиналарының фрагментларыннан һәм калдыкларыннан легендар Пе-2 самолёты торгызыла. Проектны гамәлгә ашыру дәверендә реставрация урынына 71 Пе-2 самолёты фрагментлары китерелде, шулай ук 166 самолёт экипажы әгъзасының исемнәре һәм язмышлары билгеләнде. Оешманың тагын бер зур проекты–«Вакыттан көчлерәк Хәтер» дип атала. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган хәрбиләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Бу проект ярдәмендә эзләү экспедицияләре вакытында җыелган сөяк үрнәкләрендә ДНК тикшерү үткәрелә.
Гыйнвар аенда Түбән Камада агитпоходның беренче этабы узачак, анда Казан эзләү отрядлары катнашачак. 2 февральдә Хәтер маршы кысаларында Түбән Кама районы Прости авылында Советлар Союзы Герое Кайманов Никита Фадеевичка мемориаль такта ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ